+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 март , 22:50

Йөзлекбаевлар йөзгә кызыллык китерми

Кырмыскалы районының Яңа Кыешкы авылындагы “Р. Йөзлекбаев” крестьян-фермер хуҗалыгында эшләр көйле бара: җәйдән үк малларга җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык хәзерләгәч, кышлату чорын уңышлы гына чыгып киләләр. Кышның соңгы аена аяк басу белән техниканы һәм агрегатларны язгы кыр эшләренә әзерли башлаганнар. Хуҗалык җитәкчесе әлеге вакытта махсус хәрби операция зонасында, ә мондагы барлык эшләр белән аның әтисе Рәфил Рәшит улы һәм якын дусты идарә итә.

Йөзлекбаевлар йөзгә кызыллык китерми
Йөзлекбаевлар йөзгә кызыллык китерми
Авыл егете уңган да, батыр да

Хуҗалык эшләрен биредә элек-электән гаилә белән алып баралар. Вакытында Рәфил Рәшит улы, урындагы колхоз таркалгач, янә берничә кеше белән пай җирләрендә эшчәнлеген дәвам итә. Күпмедер вакыттан һәр гаилә аерым хуҗалык төзи. Рәфил Йөзлекбаевның өлкән улы Радик та авылда эшләргә теләк белдерә. Шулай итеп, “Радик Йөзлекбаев” крестьян-фермер хуҗалыгы барлыкка килә. Бу елларда җир мәйданнарын арттырып, малчылык тармагын үстереп, хуҗалык эшчәнлеген уңышлы гына бергә тартып киләләр.
Хуҗалык җитәкчесе өлешләтә мобилизация игълан ителгәч тә үз теләге белән илебез азатлыгы сагына басты. Гаиләсе һәм якыннары аның карарына каршы килмәде, хуҗалык эшләрен дә җиренә җиткереп, югалтуларсыз алып барырга тырышалар һәм улларының тизрәк Җиңү белән кайтуын көтәләр.
Бу вакыт эчендә Радик берничә тапкыр яраланды, ләкин Җиңүсез кайтырга исәбе дә юк. Намуслы хезмәте, кыюлыгы һәм батырлыгы өчен әлеге вакытта рота командиры вазыйфасын башкаручы егет Батырлык ордены һәм Миңнегали Шәйморатов медале белән бүләкләнде.
Хуҗалыгы өчен күңеле тыныч аның, чөнки ул ышанычлы кулларда. Мөмкинлек чыккан саен әтисе һәм гаиләсе белән аралашып торалар, хәл белешкән арада хуҗалык эшләре белән дә кызыксына, үзенең теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерә.

Маллар тук!

Әлбәттә, хуҗалыкта эш җитәрлек. Менә берничә ел элек Йөзлекбаевлар, игенчелектән тыш, күрше Үтәгән авылындагы элекке ферма биналарын алып, терлекчелек белән дә шөгыльләнә башлаган иде. Әлеге вакытта биредә 50гә якын мөгезле эре мал, шуларның өч дистәсе – сыер, 60 баштан артык ат һәм йөзләп баш сарык асрала. Әлегәчә малларны ит өчен генә тотынсалар, быел сөт юнәлешен дә үстерергә исәп тоталар.
Кышлатуга хуҗалыкта җәйдән үк бик җаваплы әзерләнгәннәр. Соңгы елларда басулары да мул уңыш белән куандыра, шуңа ашлык җитәрлек. Аның бер өлешен авыл халкына да саталар әле. Менә салам гына бетеп килә, ди Рәфил Рәшит улы, бераз борчылып. Көздән сатып алучылар күп булган. Аның каравы, печәнне күпләп хәзерләгәннәр, алар ферма янындагы ангарларда саклана. Иртәле-кичле атларга һәм сарыкларга солы салалар, сыер һәм үгезләр дә фураждан өзелми.
Башка елларда атлары кышкы чорда тибенлектә йөргән, быел исә, якын-тирәдә чәчүлекләр урнашкач, малларны чыгарып булмый, алар ферма ихатасында асрала.
Терлекчеләр үз эшенә җаваплы карый, ди Рәфил Рәшит улы. Атларны Мәхмүт Байгилдин тәрбияләсә, мөгезле эре маллар Фәрит Хәсәнов карамагында. Сарыкларны исә Шәрифҗан Йосыпов карый. Ә Илдар Байгилдин ферма тирәсендәге барлык эшләрне башкара, кирәк булганда малларны тәрбияләүдә дә ярдәмләшә.

Техника төзекләндерелә

Маллар караулы булгач, Рәфил Рәшит улы бирегә эш барышын күзәтергә генә килә. Хуҗалыкта язгы кыр эшләренә төшәр алдыннан техниканы әзерләү башланган. Шуңа өлкән Йөзлекбаев тагын берничә кеше ярдәмендә көннәрен гаражда үткәрә – чәчкечләрне ремонтлыйлар.
Техника җитәрлек: үзләренең “Т-150”, ике “МТЗ”, ике “ДТ” тракторлары, “ЗиЛ” һәм “КамАЗ” машиналары, “Нива” комбайны бар. Узган елда урак чоры башланыр алдыннан “К-700” тракторы алганнар иде. Тагылма агрегатлар белән дә тулысынча тәэмин ителгәннәр, читтән техника җәлеп итмиләр.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшнең бер минутка да тукталып торганы юк. Хәзерге вакытта фермаларда иң җаваплы чор – терлекләрне кышлату чоры дәвам итә. Шул ук вакытта техниканы язгы чәчүгә хәзерли башлаганнар, басу эшләре башланганчы аларның барысы да әзерлек сызыгында үз урынын алачак. Йөзлекбаевлар чәчүгә, һәр елдагыча, ныклы әзерлек белән килә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: