+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 март , 14:31

Без ничек артка тәгәрәдек һәм күтәрелдек?

Русия соңгы 20 елда авыл хуҗалыгында дөньядагы элекке лидерлыгын ничек кайтарды?

Без ничек артка тәгәрәдек һәм күтәрелдек?
Без ничек артка тәгәрәдек һәм күтәрелдек?

“...Авылда, агросәнәгать комплексында кече һәм урта бизнес эшен аерым билгеләп үтәм. Хәзер без үзебезне тулысынча азык-төлек белән генә тәэмин итмибез. Русия – глобаль бодай базарында лидер. Без азык-төлек экспортлаучы алдынгы егерме ил арасында. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, фермерларга, гомумән, авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләргә рәхмәт белдерәм, яхшы нәтиҗәләр өчен сезгә рәхмәт!
2030 елга Русиянең агросәнәгать тармагында җитештерү күләме, 2021 елдагы белән чагыштырганда, тагын дүрттән бер өлешкә үсәргә тиеш, ә экспорт бер ярым тапкыр артачак. Без, һичшиксез, тармакка ярдәм итүне, шулай ук авыл территорияләрен комплекслы төзекләндерү программасын, шул исәптән почта бүлекчәләрен яңарту һәм модернизацияләүне дәвам итәчәкбез”.

Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасыннан.
29 февраль, 2024 ел.

Җимергеч реформалар

Илнең 1990 еллар башындагы җитәкчелеге 60 еллык тарихы булган һәм индустриальләштерү чорында мөһим роль уйнаган колхоз-совхозларны “реформалаштыру” турында карар кабул итте. Дөресрәге, ул сәясәт күмәк хуҗалыкларны таркатудан гыйбарәт иде. Либераль дәүләт эшлеклеләре авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне хосусыйлаштыруга рөхсәт бирде. Шул рәвешле, тармак базар шартларында эшли һәм көн күрә башлады. Элекке колхозларны күпсанлы ширкәтләр, кооперативлар, җәмгыятьләр алмаштырды. Кызганычка каршы, аграрийлар мондый шартлардагы кискен үзгәрешләргә әзер түгел иде. Моны аннан соңгы елларда тармактагы хәлләр дә ачык күрсәтте. Иң аянычлысы – авыл хуҗалыгы оешмалары язмыш кочагында калып, дәүләт ярдәменнән мәхрүм ителде.

Белешмә. 1990-96 еллар арасында авыл хуҗа­лыгы җитештерүенә капитал салулар 18 тапкырга кимеде. Ашлыкның тулай җыемы 117 миллион тоннадан 70 миллион тоннага калды. Шушы вакыт эчендә илдә һәр гектардан уртача уңыш күрсәткече 19 центнердан 13 центнерга кадәр кимеде. Гасырның соңгы ун еллыгы ахырына ил күләмендә 30 миллион гектарда бер культура да үстерелмәде һәм басулар агач, чүп үләннәре астында калды.

Аграр “реформа”ларның беренче нәтиҗәләре шул – илебездә үзебездә җитештерелгән азык-төлеккә кытлык башланды. 1990 елларда Русия зур күләмдә әзер терлекчелек продукциясен импортлауга күчте. Итнең, бигрәк тә кош итенең, моңа кадәр күрелмәгән күләмдә читтән кертелүе, гомумән, әлеге базардагы ихтыяҗны киметүгә һәм, шулай ук, ит җитештерүне арттыруга тиешле дәрәҗәдә ярдәм итә алмады. Шул еллардагы белешмәләргә караганда, 1990 елларда Мәскәүдә, мәсәлән, импорт өлеше 70 процентка җиткән иде.

1991-99 елларда артка тәгәрәү

Сыер малы саны 2 тапкыр кимеде
Бөртеклеләр мәйданы 15 миллион гектарга азайды кимеде
Тармакта техника 2 тапкыр кимеде
Минераль ашлама куллану 10 тапкыр кимеде

Азрак туклана башладык

Илдә аграр җитештерүнең кимүе һәм шул ук вакытта бәяләрнең “иреккә чыгуы” сатып алу мөмкинлеге түбәнәюгә китерде. Күпчелек гаиләләрдә азык-төлек куллану кимеде. Статистика мәгълүматларына караганда, халыкның туклану сыйфаты начарайды. Русиялеләр бәрәңгене генә элекке еллардагыга караганда күбрәк куллана башлады.
Куллану структурасы үзгәрде. 1990 елда, мәсәлән, шәһәр халкы авылда яшәүчеләргә караганда күбрәк ит ашаган булса, 1996 елда хәл үзгәрә – шәхси хуҗалыклар исәбенә авылда аны куллану арта.
Гомумән, алга киткән илләр белән чагыштырганда, халыкны туклану продуктлары белән тәэмин итү күрсәткечендә Русия 7нче урыннан 40нчы урынга төшә.
Белешмә. 1990 еллар уртасында илдә яшәүче һәр кеше тәүлегенә 2300 калориядән күбрәк куллана алмаган, гәрчә медицина нормасы буенча ул күрсәткеч – 3200 калория булырга тиеш. Илдә уртача гомер озынлыгының 1990 елдагы 68 яшьтән 1996 елга 62 яшькә кадәр кимүен дә белгечләр шул туклану сыйфатының начараюы белән бәйли.

Кискен борылыш үсешкә ярдәм итте

Ниһаять, ил тормышында аның эчке һәм тышкы сәясәтен үзгәртергә мәҗбүр итүче шарт барлыкка килде. 1998 елгы дефолттан соң импорт азык-төлеге бәяләре берничә тапкыр күтәрелде. Үзебездә җитештерелгән продукция шул рәвешле әкрен генә көндәшлек шартларында сәүдәгә чыга башлады.
Яңа гасырга аяк басканда ил Хөкүмәтенең аграр тармакка карашы үзгәрү эчке базарда импорт өлешен киметүгә юл ача. 2000 еллар уртасында аграр юнәлештә “Агросәнәгать тармагын үстерү” гомумдәүләт проекты мөһим роль уйнады. Ул 2005 елның 5 сентябрендә ил Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән булдырылды.

“...Кайчандыр авыл хуҗалыгында проблемалар мәңге бетмәс кебек күренә иде. Без бу турыда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән сөйләшкәндә, аграр тармакның күпме акча бирелсә дә ниндидер “төпсез упкын” булуы һәм моның нәтиҗә бирмәве турында әйткәндә аларның гаҗәпләнүен дә хәтерлибез. Юк, барысын да башкачарак оештырып була. Без төпле тикшерелгән карарлар таптык, дәүләт программасы кабул иттек, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итүнең камил системасын булдырдык”.
Владимир Путин, Русия Президенты.

Проект “өстенлекле” статус алды

Ул өч юнәлешне берләштерде:
* терлекчелекнең тизләтелгән үсеше;
* хуҗалык итүнең кече формалары үсешенә ярдәм итү;
* авылда яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү.

Әлеге өч юнәлешне гамәлгә ашыру өчен башта 35 миллиард сум акча бүленде һәм аннан соң әлеге сумма 47,8 миллиард сумга җитте. 2006 елда гына да проект кысаларында 16 меңнән артык яшь гаилә түләүсез яисә ташламалы шартларда торак алды.
Саннар телендә. Ике елга исәпләнеп кабул ителгән проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә ит җитештерү – 5, кош ите – 15, дуңгыз ите җитештерү 9 процентка үсте. “Росагролизинг” җәмгыяте тармакка, 2005 елдагы белән чагыштырганда, 7,7 тапкыр күбрәк мал сатып алырга булышлык итте.
Ике елдан соң гомумдәүләт проекты дәүләт программасы статусын алды һәм ул бүген дә уңышлы тормышка ашырыла. 2019 елга кадәр, мәсәлән, шушы максатларга 2,3 триллион сум акча бирелде.

Яңарыш һәм үсеш чоры

2010 елда Хөкүмәт ун елга исәпләнгән “Азык-төлек доктринасы”н кабул итте. Әлеге документта гомум туклану күләмендә үзебездә җитештерелгән азык-төлек продукциясе өлеше билгеләнде. Әйткәндәй, 2018 елга доктрина кысаларында каралган күләмдә ашлык, май һәм ит җитештерү күрсәткечләренә ирешелде.
2014 елның августында Русия, Көнбатыш илләре санкцияләренә җавап итеп, АКШ, Европа берлеге, Австралия, Норвегиядән азык-төлеккә эмбарго кертте, һәм тагын бер елдан соң әлеге исемлеккә Албания, Черногория, Исландия, Лихтенштейн һәм Украина өстәлде.

“...Әлеге хәлләрдән соң безнең моңа кадәр партнерлар дип исәпләнүчеләр санкцияләр кертте – без дә җавапсыз калмадык. Алар мондый карары белән безнең эчке базарда үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә этәргеч бирде. Ләкин алар шуны онытмаска тиеш: мондый мөнәсәбәт, мөгаен, озак дәвам итә алмас. Кулланучы да базарда көндәшлек шартлары булуына мохтаҗ. Шуңа күрә әлеге хәлдән безгә үз файдабызга файдаланып калырга кирәк”.
Владимир Путин, Русия Президенты.

Әлбәттә, ил башлыгы куйган бурычлардан чыгып, аграрийлар Көнбатыш санкцияләрен бик нәтиҗәле файдаланып калды да. Һәрхәлдә, соңгы ике елда авыл хуҗалыгы тармагындагы ирешелгәннәр шуны раслый. 2017-22 елларда Русия авыл хуҗалыгы культуралары җыеп алуда тарихи рекордлар куйды: ашлыкның тулай җыемы 2017 елда 135,5 миллион тонна тәшкил итсә, 2022 елда 157,7 миллион тоннага җитте. Шулай ук, 2022 елда рекордлы – 11,7 миллион тонна ит җитештерелде. Гомумән, 2000 елдан 2022 елга кадәр Русиядә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 2 тапкыр артты.
Белешмә. Русиялеләрнең туклану сыйфаты яхшырды. 1990 елларда, мәсәлән, бәрәңге туклану рационында төп өлешне алган булса, хәзер ул күрсәткеч 2,9 проценттан артмый. Рационда ит продуктлары өлеше – 17,7, сөт һәм сөт продуктлары 13 процентка җитте. Узган елгы мәгълүматлар буенча, илдә уртача гомер озынлыгы 73 яшь тәшкил итте. Чагыштыру өчен: 1996 елда бу күрсәткеч 62 яшь белән чикләнә иде.

“...Төп азык-төлек төркемнәре буенча илнең эчке базарын үзебездә җитештерелгән продукция белән тулысынча тәэмин иттек, ә кайбер товарлар буенча, мәсәлән, көнбагыш мае, ашлык буенча предприятиеләребез куәте ихтыяҗны артыгы белән каплый. Хәзер Русия яхшы экспорт потенциалына ия”.
Владимир Путин, Русия Президенты.

Русия – бүген дөньяның азык-төлек базарында төп партнерларның берсе һәм доноры. 2022 ел йомгаклары буенча, мәсәлән, Русия бодай һәм балык экспорты буенча дөньяда 1нче урынга чыкты. Көнбагыш мае экспортында – икенче, рапс мае буенча өченче урында. Без, шулай ук, арпа, кукуруз һәм соя мае күрсәткечендә – иң зур экспортер. Русия дөнья базарында иң күп күләмдә ашлык сатучы ил буларак билгеле.

Авыл – зур төзелешләр мәйданы

* “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында 2020-22 елларда 129 мең гаилә торак шартларын яхшыртты.
* Авыл территорияләрен төзекләндерү буенча 10,8 мең проект тормышка ашырылды.
* 2024 елга кадәр авылларда 1758 мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрү бурычы тулысынча үтәлде.
* 2021-23 елларда федераль казна исәбенә 5 мең берәмлек “ашыгыч ярдәм” машинасы сатып алынды.
* “Авыл табибы” программасында барлыгы 58,2 мең, ә узган елда 7 меңгә якын медицина хезмәткәре катнашты.

Русиянең агросәнәгать тармагында 2000 елларда башланган реформаларның нәтиҗәсе күренеп тора. Авыл хуҗалыгындагы төпле сәясәт аграр хуҗалыкларны яңача шартларда эшләргә этәрде һәм дәүләт ярдәмен сизелерлек арттырды. Иң мөһиме – Русия үзен дөньяда аграр җитештерүне үстерүче ил итеп кенә түгел, ә азык-төлек белән башка дәүләтләргә дә ярдәм итәргә сәләтне куәтле ил буларак танытты. Һәм, әйтергә кирәк, илебезнең санкцияләр шартларында да әлеге авыл хуҗалыгы елында чит илләргә кимендә 55 миллион тонна авыл хуҗалыгы продукциясе сату максатын куюы бүгенге аграр тармакның ни дәрәҗәдә үсүен дәлилләүче факт булып тора.

“Игътибарны шуңа да юнәлтергә телим: безгә берничек тә тырышлыкны киметергә ярамый. Әлбәттә, бөртеклеләрдән рекордлы уңыш җыеп алынды. Төп азык-төлек продуктлары белән үзебезне тәэмин итәргә сәләтлебез. Тышкы сәүдә базарында да яхшы күрсәткечләргә ирешәбез. Продукциянең бәя-сыйфат нисбәтендә без – лидерлар, ә тышкы сәүдәдә бодай сату күрсәткече буенча – 1нче”.
Владимир Путин, Русия Президенты.

Русия ничәнче урында?

Ашлык, көнбагыш мае җитештерүдә дөньяда 1нче
Ит җитештерүдә Европада 1нче
Бройлерлар ите буенча дөньяда 4нче
Сөт җитештерүдә Европада 1нче
Сөт җитештерүдә дөньяда 5нче

Дуңгыз ите җитештерү буенча:
Европада 2нче
дөньяда 4нче

2030 елга кадәр агросәнәгать тармагын үстерү буенча төп максатлар:
* Илдә үзебезнең орлык селекциясен һәм аны җи­теш­терүнең, терлекчелек селекциясе һәм генетикасының тизләтелгән үсешенә ирешү;
* Биотехнологияләрне камилләштерү;
* Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенә инновацияләр кер­тү;
* Җитештерү һәм логистика процессларын опти­маль­ләштерү, “басудан – сәүдә ноктасына” чылбырын үстерү;
* Тармакны санлы форматка күчерүне тизләтү;
* Мелиорация комплексын үстерү һәм модерниза­цияләү;
* Җирләрнең уңдырышлылыгын күтәрү, саклау һәм теркәү.

(Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы, “Россельхозбанк” белешмәләре һәм үзәк матбугат басмаларыннан алынган мәгълүматлар
файдаланылды).

Автор:Олег Төхвәтуллин
Читайте нас: