– Язгы кыр эшләрен әзерләгәндә һәм үткәргәндә төбәк авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әйләнештәге акчаларын тулыландыруның төп инструментларының берсе булып ташламалы, кыска сроклы кредитлар тора. Хәзер чәчү кампаниясенә әзерлек кызу бара. Быел апрель урталарында кырга чыгарга ниятлибез. 2 миллион гектардан артык язгы культуралар чәчелергә тиеш, - диде Илшат Фазрахманов.
Агымдагы елгы чәчү кампаниясенә гомум чыгымнар Башкортстанда 24 миллиард сум дип бәяләнә, бу - узган елгы күрсәткечтән 7,5 процентка күбрәк. Кредит ресурсларының күләме 12 миллиард сум тәшкил итә.
Фото: pravitelstvorb.ru