+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 март , 20:58

Бюджетка 2,2 миллиард сум күчерелгән

Министрлык 2023 елга йомгак ясады.

Бюджетка 2,2 миллиард сум күчерелгән
Бюджетка 2,2 миллиард сум күчерелгән

Башкортстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская ведомство коллегиясенең 2023 елгы эшчәнлек йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча киңәйтелгән утырышында, 2022 ел белән чагыштырганда, төбәкнең консолидацияләнгән бюджетына керемнәрнең 2,2 миллиард сумга артуы турында хәбәр итте. Республиканың консолидацияләнгән бюджетының керем өлешенең сизелерлек артуын министрлыкның узган елдагы төп уңышы дип атарга мөмкин. Республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы 15,7 миллиард сум салым булмаган керемнәр кертүне тәэмин итте.

– Билгеләп үтәм, керемнәрнең шактый күләмен – 4,9 миллиард сум - без дәүләт милке чикләнмәгән җир кишәрлекләрен арендалаудан һәм сатудан алдык. 2021 елдан 2023 елга кадәрге чорда, ягъни чикләнмәгән җирләр белән идарә итү вәкаләтләре тапшырылганнан бирле, Башкортстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 13 миллиард сумга якын акча кергән, диде министр.

- Аерым рәвештә төп социаль йөкләмәләребезнең берсенә – ташламалы категория гражданнарга җир кишәрлекләрен бушлай бирүгә тукталам. Җир участогы алу максатларында 96 меңнән артык граждан исәпкә куелган, 2024 елның 1 гыйнварына аларның 76 проценты, ә бу 72,7 мең граждан, инде җир участоклары белән тәэмин ителгән. Җир массивларын актив формалаштыру, кадастр эшләрен гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2023 елда чиратны 16 процентка, яки 3 824 гражданга киметергә мөмкин булды, – дип сөйләде Наталья Полянская.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: