+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 март , 20:18

Хуҗалы илнең нигезе ныклы

Бүген әйдәп баручы төбәкләрнең берсе булган республикабыз зур үсеш юлы үткән.

Хуҗалы илнең нигезе ныклы
Хуҗалы илнең нигезе ныклы
Башкортстанда яшәүче халыкларның автономияле республика булып берләшүенә тарихи алшартларны XVII гасырда илдәге сәяси хәл-вакыйгалардан чыгып билгеләргә кирәктер. Патша хөкүмәте башкортларның Русия дәүләтенә ирекле кушылу шартларын үтәүдән читләшә, төбәктәге халыкларны феодаль һәм милли җәберләү үсә. Боларга җавап итеп, башкортлар ХVII-ХVIII гасырларда, үзләре хуҗа булган җирләргә вотчина хокукын саклап, восстаниегә күтәрелә.
1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләреннән соң халыкның күзе ачыла. Башкортлар арасындагы төрле катламнар, эшче, крестьян һәм милли хәрәкәтләр башкортларның милләт буларак танылуын һәм үзбилгеләнешкә хокуклары барлыгын таләп итеп күтәрелә. Әлеге сәяси акцияләр 1917 елның ноябрендә Башкортстан өлкә шурасының Русия республикасы составында Башкортстан автономиясен игълан итүгә этәргеч бирә. Шул ук елның декабрендә Бөтенбашкорт учредительләр корылтаенда Кече Башкортстан автономия буларак игълан ителә. Кыскасы, башкортларның үз дәүләтчелеген төзүдә беренче чиратта үз җирләренә хуҗа булу, азатлыкка һәм үзбилгеләнешкә омтылуы төп алшартларның берсе булып тора.


РСФСР составындагы тәүге автономиягә ия булган яшь республика тормышы сәяси яктан да зур сынауларга дучар була. Гражданнар сугышы һәм ачлык нәтиҗәләре дә урап үтми Башкортстанны. 1921-22 еллардагы ачлыкта республика халкы — 22 процентка, чәчүлек мәйданнары ике тапкырга кими. 1928 елга вак кустарь сәнәгате генә сугыш алды елларындагы элекке күрсәткеч­ләрен саклап кала ала. Гомумән, бу чорда Башкортстан аграр юнәлеш өстенлек итүче төбәк булып кала.
Башкортстанның авыл хуҗа­лыгы тарихы каршылыклы, бер үк вакытта үз җирләренә хуҗа булуны саклап калырга омтылган халыкларның авыр язмышы, көрәше һәм якты киләчәккә омтылышлары белән бәйле.

1921 елда Ленинның НЭПка (яңа икътисади сәясәт) күчү тәкъдименнән соңгы Башкортстандагы хәлләрне искә төшерик. Яшь совет республикасында крестьян массалары, нигездә, дәүләт ярдәменнән башка яши алмаган. Шул рәвешле, республикадагы хуҗалыкларның 25-30 проценты салымнардан азат ителә. Аларның күбесе продукция җитештерү белән шөгыльләнсә дә, базардагы көндәшлекне күтәрә алмый. Шуңа күрә дәүләт ярлы хуҗалыкларга ссудага кредитлар, авыл хуҗалыгы техникасы, мал сатып алуга кредитлар, агрономия тармагына кирәк-ярак белән ярдәм иткән. Авыллардагы хәерче катламнарны эшкә җәлеп итү максатында кооперативлар оештырыла. Кооперацияләр НЭПның тәүге көннәреннән үк, ил җитәкчелеге фикеренчә, шәхси капитал үсешенә юл куймау максатын билгели. 1924 елның 1 гыйнварына Башкортстандагы кооперацияләрнең социаль составы түбәндәгечә була: атлары булмаучылар — 30 процент, бер атка ияләр — 10,6, ике атлылар — 17, өч атлылар — 3,3 һәм күп атка хуҗа булучылар 1,6 процент тәшкил иткән.

Игътибарга лаек документ. 1925 елның 22 мартында үткән V Бөтенбашкорт съездындагы чыгышында П. Кичигин авылдагы ярлыларга җир һәм урманнар бүлеп бирүдәге хаталарны тәнкыйтьли. 1926 елда илдә авылда яшәүчеләргә кредитлар белән ярдәм итү максатында хөкүмәт тарафыннан махсус фонд булдырыла. Әлеге кредитлар крестьяннарга мал сатып алу өчен бирелгән. Шунысы да бар: яшәештәге базар законнары авылда урта хәлле һәм кулаклар сыйныфы формалашуга юл ача. Башкортстанда 1926 елда хуҗалыкларның 52 проценты урта хәллеләр исәбендә була, ягъни уртача керемнәре 200-400 сум тәшкил итә. Ә менә җитеш тормышта яшәгән кулакларның (12 процент) кереме 500-1000 сумга җиткән. Кулаклар төркеменә кергән хуҗалыкларга авылдагы барлык керемнең 11 проценты туры килгән. Табышлары урта хәлле­ләрнекеннән — 2-2,5, ә ярлыларныкыннан 4-4,5 тапкырга югарырак булган. Барлык җитештерү куәтләренең 16 проценты кулаклар карамагына туры килә.

Әмма дәүләт “кулак”, “урта хәлле” һәм “ярлы” терминнарына төгәл бәяләмә бирмәгән. Әйтик, Уфа кантонында 8 дисәтинә җиргә хуҗа крестьян кулак дип кабул ителсә, Бәләбәйдә шул ук мәйдандагы җир белән крестьян ярлылар сыйныфына кергән. 1928 елдагы тарихи мәгълүматларга караганда, республикада крестьяннарның катламнарга бүленүе түбәндәгечә: урта хәлле хуҗалыклар — 52, ярлылар — 36 һәм кулаклар 12 процентны алып торган.

1926 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, БАССРда 10270 авыл теркәлгән. Республикада яшәүчеләрнең 91,2 проценты, ягъни 2,4 миллион кеше авылда яшәгән. Күренүенчә, аграр сектор бу чорда икътисадта мөһим урын тоткан. 1928 елга чәчүлек мәйданнары 1913 елгы дәрәҗәгә җитсә дә, ашлыкның тулай җыемы шул чордагының 80 процентыннан артмаган.

Төбәктә күмәк хуҗалыкларга берләшүнең тәүге адымнары 1917 елгы революциядән соң ук башлана һәм 1928 елга республикада коммуналар саны — 27гә, авыл хуҗалыгы артельләре — 268, җирне күмәк эшкәртү буенча берләшкән ширкәтләр 804кә һәм вак совхозлар 35кә җитә. 1927- 28 еллар икмәк хәзерләүчеләр өчен кризис елы буларак тарихка керә. Моның сәбәбе
 
— индус­триальләштерүгә күчүдә акланмаган ашыгу. Зур финанс чыгымнары таләп ителү, нигездә, крестьяннар җилкәсенә төшә. Бу елларда республика авыл хуҗалыгына 18 миллион пот ашлык җитештерү бурычы куела. Ә күрсәткеч 11 миллионнан артмый. Крестьяннар мәҗбүри ашлык сату сәясәтенә ризасызлык белдерә. Һәм 1928 елда партия әлеге кризис килеп чыгуда төп гаеп кулакларда һәм аларның ашлыкка бәяләрне үз максатларында күтәрүендә, дип игълан итә.
 
Ил җитәкчелеге төзегән комиссия, БАССРда крестьян хуҗалыкларының берләшүе 1932 елның язына тәмамланырга тиеш, дигән бурыч куя. Хуҗалыкларның оешкан төстә күмәкләшүе БАССРның Аргаяш, Зилаер, Мәсәгуть, Тамьян-Катай кантоннарында башлана. Әйтик, 1929 елның декабреннән 1930 елның гыйнвар айларында әлеге кантоннарның кайбер волостьларында коллективлаштыру дәрәҗәсе 60 процентка җитә.
 
РСФСРда күмәк хуҗалыклар оештыруны тизләтү максатында шәһәрдән авылларга вәкилләр (уполномоченныйлар) җибәрү тәртибе кертелә. ВКП(б) Үзәк Комитетының 1929 елның ноябрь пленумы колхозлашу хәрәкәтенә ярдәм йөзеннән алдынгы карашлы 25 мең эшчене җибәрергә карар итә. БАССРга Уралның эре сәнәгать пред­приятиеләреннән 512 эшче җибәрелә. Шул чорда кабул ителгән “25 меңчеләр”, нигездә, авыл хуҗалыгында, башкарма комитетларда эшләгән төп җитәкчелек көченә әверелә.
 
Тарихи чыганакларга күз салганда, Башкортстанда хуҗа­лыкларны коллективлаштыру кыска вакытта — өч айда тәмамлана. 1930 елның мартына, мәсәлән, республикадагы крестьян хуҗалыкларының 80 проценттан күбрәге әлеге кампания канаты астына алына. Бу эшне кыска вакытта тормышка ашырып, Башкортстан СССРда беренче урынга чыга. Кызганычка каршы, крестьяннарны колхозга мәҗбүри рәвештә кертү хаталарын да онытырга ярамый. Урыннарда күмәк хуҗалыкларга керүдән баш тартып, малларын суючы крестьяннар да аз булмый. Әйтик, 1930 елда, 1929 елдагы белән чагыштырганда, республикада атлар саны — 25, сыер маллары — 27, сарык һәм кәҗәләр — 32, дуңгызлар 61 процентка кими. Болардан тыш, хакимлек итүчеләргә ризасызлык йөзеннән колхоз милкенә зыян салу, активистлардан үч алу очраклары да еш күзәтелә. Власть органнары алар белән рәхимсез көрәшә. Аянычлы саннар: 1930 ел дәвамында коммунистик режим тарафыннан республиканың сигез меңнән артык крестьяны репрессиягә эләгә.
 
Әлбәттә, 1932 елда илебездә махсус карар нигезендә яшәгән урында мәҗбүри теркәү тәртибе кертелү крестьяннарны колхоздагы җитештерүдән читләштерү буенча иң зур хата булып тора. Крестьяннар җиткелекле тормышта яшәргә омтылып, төп көчләрен шәхси хуҗалыкларын үстерүгә бирергә тиеш була. Әмма дәүләт һәртөрле салымнар аша шәхси хуҗалыклар үсешенә аяк чала. Шуңа карамастан, 1930 елда крестьяннарның шәхси ихата хуҗалыгы авыл хуҗалыгында тупланган республика кеременең 40 процентын биргән. Әйткәндәй, шәхси ихаталарда маллар саны колхозлардагы күрсәткечтән һәрвакыт югарырак бул­ган.
 
Бары тик И. Сталин үлгәннән соң илдә тоталитар режимнан арыну башлана. Авыл хуҗалыгы салымы киметелә, хәзерләү һәм сатып алу бәяләре күтәрелә, мәҗбүри авыл хуҗалыгы продукциясе тапшыру күләме киметелә. Колхозчыларга эш хакы түләү күләме арта һәм ахырда ул кулакча белән бирелә башлый. Ә инде ашлык җитештерүне арттыруда төп ышаныч чирәм җирләрне үзләштерүгә бәйле була. Башкортстанның Урал аръягында гына да 500 мең гектар яңа җирләр сөрелеп эшкәртелә башлый. Дистәләрчә совхоз оештырыла...
Республиканың туган көне дәһшәтле, сынаулы елларга туры килде. Әмма күпмил­ләтле халкыбыз җирен дә, дәүләтчелеген дә саклап кала алды. Бер гасырдан артык тарихы, үткәндәге сәхифәләре белән башкортстанлылар бүген хаклы рәвештә горурлана ала. Уртак йортыбыз Башкортстанның җирләрен халкы игелекле итте.
1990 елның 11 октябрендә Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы Югары Советы Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итте, ә 1992 елның 25 февралендә БАССР “Башкортстан Республикасы” дип үзгәртелде.
 
Бүген Башкортстан, индустриаль аграр республика буларак, илнең ышанычлы терәге генә түгел, аның территориясендә нефть, табигый газ, күмер, тимер рудасы, бакыр, цинк, алтын һәм башка файдалы казылмалар чыгарыла.
Башкортстанда авыл хуҗалыгы, терлекчелек, кымызчылык, умартачылык интенсив үсеш ала. Башкортстан — Русия төбәкләре арасында сыер малы һәм атлар саны, шулай ук, бал һәм сөт җитештерү буенча лидер. Безнең илдә һәм хәтта аннан читтә дә республиканың визит карточкаларының берсенә әверелгән башкорт балы зур популярлык белән файдалана.
2018 елдан Башкортстан Республикасын Радий Фәрит улы Хәбиров җитәкли. Аның җитәкчелегендә республика ышанычлы икътисади үсеш юлына чыкты. Соңгы биш ел дәвамында республикабыз сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында илдә алдынгы урыннарны били.
 
“Безгә шактый күп көч куярга туры килде, бигрәк тә Көнбатыш илләре санкцияләр куллана башлагач, сынаулы булды, — диде Радий Хәбиров, үткән елның ноябрендә “Русия” Халыкара күргәзмә-форумы мәй­данчыгын­дагы чыгышында. — Без һәрвакыт басымнар астында булдык. Ләкин бүген мин ышаныч белән әйтә алам: Башкортстан икътисады аларны шактый уңышлы кичерде”.

Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: