+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 март , 20:22

“Төп игътибар эшкәртүне һәм экспортны арттыруга, кадрлар әзерләүгә биреләчәк”

Бер атнадан башкалабызда 34нче “Агрокомплекс” Халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы ачыла.

“Төп игътибар эшкәртүне һәм экспортны арттыруга, кадрлар әзерләүгә биреләчәк”
“Төп игътибар эшкәртүне һәм экспортны арттыруга, кадрлар әзерләүгә биреләчәк”
Хәбәр ителүенчә, 26-29 мартта башкалабыз Уфаның “Экспо” күргәзмәләр комплексында 34нче “АгроКомплекс” халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы узачак. Соңгы елларда, илдә аграр бизнес яңача шартларда үсеш юлына баскан чорда, дөнья күләмендәге мәртәбәле чара аерым әһәмияткә ия булуын күрсәтте. Үткән елда узган традицион чарага бәя биреп, Русиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев: “Аграр секторның арытаба үсешен тәэмин итү өчен безгә производствога инновацияләр кертүне дәвам итәргә, тармакны технологик һзм техник яктан яңартуны тизләтергә кирәк. Берсүзсез, илебездә мондый максатка ирешүдә “АгроКомплекс” кебек Халыкара зур чаралар мөһим роль уйный”, — дигән иде. Һәм, әлбәттә, өч дистә елдан артык Башкортстан башкаласында уздырыл­ган Халыкара дәрәҗәдәге күргәзмә Идел буе, Урал һәм Себер төбәкләре өчен тармакта мөһим вакыйга булуын күрсәтте. Әйтергә кирәк, узган елдагы аграр форумда илнең төрле төбәкләреннән 14 авыл хуҗалыгы министры катнашуы да шуны күрсәтте.

Халыкара күргәзмә һәм Агросәнәгать форумы, билгеле, республикабыз өчен мәртәбәле чара буларак кына түгел, ә авыл хуҗалыгын модернизацияләү, җитештерүне яңа технологияләр нигезендә оештыруга да зур йогынты ясады.
Башкалабызда берничә көннән ачылачак зур форумга әзерлек барган көннәрдә без, традиция буенча, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белән очрашып, тармакның узган елдагы эш йомгаклары һәм алдагы чорга бурычлар, шулай ук, 34нче Халыкара “АгроКомплекс” күргәзмәсенә һәм Агросәнәгать форумына әзерлек барышы турында сөйләвен үтенеп мөрәҗәгать иттек.


– Илшат Илдусович, республика аграр тармагының узган елдагы эшчәнлегенә бәя биргәндә, Көнбатыш илләренең санкцияләре, язгы һәм җәйге айларда басу культураларының корылыкка дучар булуы һәм энергия чыганакларына бәяләр тотрыксызлыгы ни дәрәҗәдә йогынты ясады, дип уйлыйсыз?

– Әлбәттә, телгә алынган сәбәпләр республиканың агросәнәгать тармагына күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясамый калмады. Әмма соңгы елларда аграр сәясәттә өстенлекле юнәлешләрне билгеләү һәм дәүләт ярдәмен нәтиҗәлерәк файдалану безгә “хәвефсезлек мендәре” булдырырга ярдәм иткән иде. Аның иң мөһиме – хуҗалыкларның күпләп яңа техника алуы, заманча инновацион алымнарны кыюрак куллана башлавы.

Ел йомгаклары буенча, Башкортстан илнең аграр җитештерү тотрыклы үсеш юлында булган әйдәүче төбәкләре сафында калды. Бал, кымыз, сыер ите, сөт җитештерү буенча без илдә лидерлар исемлегендә. Үткән елда 226 миллиард сумлык тулай авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Бу – илдә 9нчы күрсәткеч. Әлеге сумманың 93,7 миллиард сумы игенчелек тармагына карый (илдә 15нче урын), ә терлекчелек өлеше – 132 миллиард сум (илдә 4нче урын).

– Язгы чәчү чорында көтел­мәгән салкыннар, уңыш җыю алдыннан явымсыз көннәр республикада планлаштырылган ашлык җыеп алуны куркыныч астына куйган иде. Шулай да, елына карата, авыл хуҗалыгы эшчән­нәренең өметләре акланды кебек.

– Үсемлекчелек, басучылык тармагы уңышлары, билгеле, күпмедер дәрәҗәдә һава шартларына да бәйле. Үткән елда да шулай булды. Игенчеләребез басуга чыккач та табигать безне көйсезлеге белән сыный башлады. Чәчү чорында мондый салкыннар – сирәк була торган хәл. Республика Башлыгы фәрманы белән аерым районнарда гадәттән тыш хәл игълан ителүе дә шуңа бәйле. Салкыннар нәтиҗәсендә барлыгы 101 мең гектарда авыл хуҗалыгы культуралары зыян күрде. Югалтуларны акча белән исәпләгәндә, 1,4 миллиард сумнан артты. Әйтергә кирәк, шундый кырыс табигать шартларында да республикада 3,2 миллион тонна ашлык җыеп алынды һәм һәр гектардан уртача уңыш 19 центнер тәшкил итте. Ә 680 мең гектарда үстерелгән уҗым культура­ларының уртача төшеме 23,1 центнерга җитте. Билгеле, бу 2022 елгы күрсәткечтән (34 центнер) кимрәк, ә 2021 елдагы уртача уңыштан (15,8 центнер иде) артыграк. Шунысын да билгеләргә кирәк: узган елда без ашлык җыемы буенча илдә 16нчы позициядә булдык.
Шул ук вакытта шикәр чөгендере буенча ирешелгәннәр 2022 елдагыдан байтакка яхшырак. Татлы тамыр былтыр 49 мең гектар мәйданда игелде һәм тулай җыемы 1,7 миллион тоннага якынлашты. Плантация­ләрнең һәр гектарыннан уртача 322 центнер, ягъни 2022 елдагыдан 10ар центнерга күбрәк чимал җыеп алынды. Төп эшкәртүче предприятиеләр – Чишмә һәм Раевка шикәр заводлары тарафыннан 1,5 миллион тонна чамасы татлы тамыр эшкәртелде һәм 220 мең тонна шикәр комы җи­тештерелде. Бу – республика ихтыяҗыннан байтакка артыграк.
 
– Терлекчелек тармагы эшчәнлеге турында да кыскача таныштырып үтсәгез иде.

– Иң мөһиме – ит һәм сөт җитештерүдә тотрыклы үсеш юлына бастык. Мин моңа этәргеч биргән гомумдәүләт проектлары, дәүләт ярдәме, тармакны модернизацияләү һәм токымлы маллар санын ишәйтү турында кабатлап сөйләп тормыйм. Гомумән, терлекчелектә 132 миллиард сумлык продукция җитештерелде. Күрсәткеч аннан алдагы ел дәрәҗәсендә сакланды. Оператив мәгълүматларга караганда, барлык категориядәге хуҗалыклар тарафыннан тереләй авырлыкта 423,5 мең тонна сыер малы һәм кош ите, 1,6 миллион тонна сөт җитештерелде.

Белешмә. Авыл хуҗалыгы оешмаларында уртача һәр сыердан савып алынган сөт 2022 елда 6,6 мең килограмм булса, узган елда 7,2 мең килограммга җитте.

Республикада сөт җитештерүдә һәм, шулай ук, терлекчелек тармагында зур инвестиция проектларын гамәлгә кертүдә хуҗалыклар арасында Авыргазы районының “Урожай”, Ярмәкәй районының “Северная Нива Башкирия”, Чакмагыш районының “Базы”, Мәләвез районының “Ашкадар” һәм Стәрлетамак районының Калинин исемендәге аграр пред­приятиеләрен билгеләп үтәргә телим.

– Соңгы елларда республика тармакны техник коралландыру буенча илдә уңышлы эшләүче төбәкләр исемлегендә булды. Әлбәттә, моңа Халыкара “Агрокомплекс” күргәзмәсе кысаларында оештырылган чаралар да ярдәм иткәндер. Һәрхәлдә, әлеге чарада республика агра­рийларының яңа техника сатып алуда активлыгы да артты.
– Бүген аграр тармакта гомум бәясе 112 миллиард сумлык 72 өстенлекле инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Аларны тормышка ашыру 10 меңгә кадәр яңа эш урыны булдырырга ярдәм итәчәк. Шунысын да билгеләргә кирәк: әлеге зур максатларны гамәлгә кертә башлаганнан алып, 35,6 миллиард сум акча үзләштерелде. Мондый амбициоз эшләр тармакны мөмкин кадәр заманча техника белән коралландыруга да бәйле. Саннар теле белән әйткәндә, узган елда 562 трактор, 243 ашлык комбайны, 700дән күбрәк туфрак эшкәртү һәм чәчү машиналары сатып алынды. Бергә исәпләгәндә, ул – гомум бәясе 14,2 миллиард сумлык 3000 берәмлеккә якын төрле авыл хуҗалыгы техникасы, дигән сүз. Бүгенге шартларда аграр тармакның үсешен аның ни дәрәҗәдә техник һәм технологик кораллануы хәл итәчәге бәхәссез.

“Росагролизинг” җәмгыяте белән хезмәттәшлек уңышлы дәвам итә. Үткән елда, мәсәлән, гомум бәясе 2,9 миллиард сумлык 450 берәмлек техниканы ташламалы шартларда алар аша алдык. Русия төбәкләре арасында “Росагролизинг” җәмгыяте белән уңышлы хезмәттәшлек итүчеләр исемлегендә булуыбыз да, минемчә, республикада әлеге юнәлештәге эшнең яхшы оештырылуын күрсәтә.

Соңгы елларга кадәр партнерларыбыз булган Европа илләренең санкцияләре безгә ышанычлы яңа дуслар табарга ярдәм итте. Без хәзер Кытай, Һиндстан һәм Төркия белән элемтәләребезне яхшыртабыз.

Икенчедән, аграр тармакта техника паркын яңартуга юнәлтелгән комплекслы төбәк программалары нәтиҗәле. Әлеге документка ярашлы, 2011 елдан, ягъни гамәлгә кергән вакыттан башлап, аграрийлар сатып алган техника бәясенең яртысы субсидияләнә. Программа буенча ел саен 750дән артык авыл хуҗалыгы оешмасы әлеге дәүләт ярдәмен ала. Шушы максатларга бюджеттан 14,4 миллиард сум акча бүленде.
 
– Илшат Илдусович, соңгы елларда табигать көйсезлеге генә түгел, ашлык җыемының да артуы республикада ашлык киптерү корылмалары санын арттырырга кирәклеген күрсәт­те. Узган елның көзендә мондый корылма җитештерү предприя­тиесенең үзебезнең республикада эшли башлавы нәрсә бирәчәк?
 
– Куәтле киптерү җиһазларының ни дәрәҗәдә кирәк булуы 2022 елда рекордлы уңыш җыеп алгач күренде. Ул бигрәк тә Урал аръягы һәм төньяк-көнчыгыштагы районнарыбыз өчен кирәк. Исәпләүләргә караганда, якындагы биш елда 120 берәмлек зур корылма булдыру бурычы тора, шулай ук 500 берәмлектән күбрәк ашлык тазарту машинасы сатып алырга кирәк. Узган елның көзендә Беларусь Республикасыннан килгән хезмәттәшләр белән берлектә төзелгән “Амкодор-Агидель” предприятиесе җитештергән ашлык киптергечләргә ихтыяҗ зур һәм якын елларда ул үзенең файдасын күрсәтер дип уйлыйм.
 
– Аграр җитештерүдә ху­җалык итүнең кече формалары өлеше елдан-ел артуы күзәтелә. Илнең аерым төбәкләрендә фермер хуҗалыклары саны кими. Башкортстанда алар ничек эшли?
 
– Республикада аларның саны арту дәвам итә икән, димәк, алар үз көченә ышанып эшли. Әмма бу гына аз. Дәүләт ярдәме мондый катего­риядәге хуҗалыклар эшчәнлегендә мөһим роль уйный. “Кече һәм урта малтабарлык субъектлары акселерациясе” дигән төбәк проектын биш ел гамәлгә ашыру барышында кече бизнеска 1,4 миллиард сумлык бюджет ярдәме күрсәтелде.

Белешмә. Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр­нең 16 процентына ия булган фермерлар өлешенә республикада җитештерелгән аш­лыкның – 35, шикәр чөген­деренең – 20, ябык грунтта үстерелгән яшелчәнең – 78, сөтнең – 11 һәм итнең 6 проценты туры килә.

Республикада аграр җитештерү белән шөгыльләнүче барлык категориядәге хуҗалыкларга да караш, дәүләт ярдәме бертөрле. Һәм соңгы 5 ел дәвамында 296 яңа фермер хуҗалыгы оештырылу да – шуның ачык мисалы.
 
– Илшат Илдусович, республика аграрийлары илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертүе турында Мәскәүдә бүген дә дәвам итүче Халыкара “Россия” күргәзмә­сендә дә билгеләнде. Сез, аграр ведомство җитәкчесе буларак, якын киләчәктә республикада аграр җитештерү сәясәтендә нинди юнәлешләргә басым ясалырга тиеш, дип исәплисез?
 
– Дөньяда барган социаль-сәяси, планета халкын азык-төлек белән тәэмин итү проблемалары киерен­келәнә барган чорда, әлбәттә, беренче чиратта илебезнең эчке сәүдә базарын үзебезнең продукция белән тулыландыруны һәм аграр предприя­тиеләрне модерниза­цияләүне дәвам итүне беренче бурыч дип карыйм. Республикада авыл хуҗалыгын үстерүдә нәрсәгә игътибар арттырырга кирәк, дигән сорауга, билгеле, тармакта төп инвестицияләр ит һәм сөт җитештерүне арттыруга юнәл­телгән чаралар белән бәйле булырга тиеш. Әйткәндәй, терлекчелек тармагы продукциясенә ихтыяҗ үсә һәм ул һәрвакыт рентабельле булып калачак.
Бу елга төп бурычлар арасында авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү, экспорт мөмкинлеген үстерү һәм кадрлар потенциалын ныгыту өстенлекле юнәлешләр буларак билгеләнде. Аграр тармакның рентабельлелеген үстерүгә булышлык итүче барлык юнәлешләр буенча да актив эш алып барабыз. Әлбәттә, тышкы сәүдә базарында тәкъдим итәрдәй продукцияне күбрәк җитештерү кирәк. Гомумән, экспорт аграр җитештерүне арттыруда яңа юл ача. Федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, узган елда Башкортстан дөньяның 44 иленә 340 миллион долларлык 700 мең тонна продукция экспортлады. Республика Башлыгы куйган максат тагын да киеренкерәк: безгә АПК продукциясен экспортлауны 500 миллион долларга һәм 2 миллион тоннага җиткерергә кирәк. Һәм югарыда телгә алынган чаралар һәммәсе дә шушы максатка юнәлтелгән.
Аграр тармакны кадрлар белән тәэмин итүдә соңгы елларда зур эш башкарылды. Республикада аграр юнәлеш буенча белем алучы студент­ларның производство практикасын оештыруда һәм кешеләрне һөнәргә өйрәтүдә тотынылган чыгымнарның бер өлеше аграр хуҗалыкларга республика казнасыннан өлешләтә субсидияләнә.

Белешмә. Узган елда аграр тармактагы 106 пред­прия­тиегә 468 кешене эшкә алу белән бәйле чыгымнарны каплау өчен 23,1 миллион сум акча бирелгән. Шулай ук, авылга эшкә кайтучы 100 яшь белгеч 750шәр мең сумлык дәүләт ярдәме алган.

– Илшат Илдусович, бүгенге әңгәмәдәге соңгы сорау: бер­ничә көннән башкалабыз Уфада Халыкара “АгроКомплекс” күргәзмәсе һәм Агросә­нәгать форумы үз эшен башлаячак. Мәртәбәле чараның быелгы үзенчәлеге нәрсәдә һәм ул нинди шартларда үтәчәк?
 
– Форумның илебез чикләреннән узып, Халыкара статуска ия булуы да, минемчә, чараның бәһасын, әһәмиятен арттыра торгандыр. Ул 34нче тапкыр оештырылса да, безгә һич тә “иркенәергә” урын калдырмый. Җаваплылыкның, таләпчәнлекнең артуы, әлбәттә, күргәзмәдә чит ил вәкилләренең елдан-ел күбрәк катнашуына да бәйле кебек. Быелгы форумда илнең 40 төбәгеннән 400 компания катнашырга теләк белдерде. Чит илләрдән абруйлы делегация, кунаклар булачак. Ачык мәйданчыкта 200дән күбрәк төрле авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләре урын алачак.
 
Халыкара әһәмиятле чаралар да каралды. Кытай, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Беларусь республикалары вәкилләре, мәсәлән, илләр арасында товар әйләнешен үстерү перспективалары буенча фикер алышачак. Студентлар, авыл яшьләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен фәһемле очрашулар көтелә.
Быелгы форумда игътибар үзә­гендәге төп фикер алышу мәй­данчыгында сүз тармакны транс­формацияләү, аны санлыга күчерү һәм кооперацияне үстерү проблемаларына багышлана. Һәр елдагыча, галимнәр һәм аграр белгечләр сессия һәм “түгәрәк өстәл”ләрдә гомум мәсьәләләрне уртага салып фикер алышачак.
Әлбәттә, форумда федераль дәрәҗәдәге ассоциация һәм бер­лекләрнең катнашуы да, безнеңчә, очрашуларны тагын да баерак, нәтиҗәлерәк итәчәк. Һәр елдагыча, форум ахырында төрле дәрәҗәдәге конкурска йомгак ясалуы да чарага матур ямь өстәр дип уйлыйм.
 
– Әңгәмә өчен рәхмәт.

Олег Төхвәтуллин әңгәмәләште.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: