+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 март , 14:10

Агросәнәгать форумына старт бирелде

Бүген башкалабыз Уфада 34нче Халыкара “АгроКомплекс-2024” махсуслашкан күргәзмә һәм Агросәнәгать форумы үз эшен башлады. Чарада быел илнең 40 төбәгеннән 360 компания һәм, шулай ук, Кытай, Нигерия һәм Беларусь республикаларыннан компанияләр катнаша.

Агросәнәгать форумына старт бирелде
Агросәнәгать форумына старт бирелде

“АгроКомплекс” — республика авыл хуҗалыгы тармагында Русия һәм чит илләр дәрәҗәсендә колачлы чара булган бердәнбер күргәзмә. Аның географиясенең һәм мәртәбәле күргәзмәдә катнашучылар санының елдан-ел арта баруы Көнбатыш илләре санкцияләре шартларында аеруча мөһим. Биредә Русия һәм безнең белән хезмәттәшлек итүче дустанә дәүләтләрдән килгән белгечләр, галимнәр, аграр тармак белән бәйле төрле дәрәҗәдәге компанияләр җитәкчеләре бүгенге сәяси-икътисади шартларда тармакны үстерү һәм техника казанышларын куллану буенча фикер алыша.

Форумның ачылу тантанасында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров һәм аның урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов та булдылар. Кунаклар тәкъдим ителгән техниканы һәм җиһазларны карады.

- Без Башкортстанда «акыллы» терлекчелек һәм «төгәл» игенчелек технологияләрен актив кулланабыз. 7 миллион гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре тулысынча санлаштырылды. Безнең һәр басуны мобиль кушымтада күрергә була,анда аның мәйданы, милекчесе, авыл хуҗалыгы культурасының төре - барысыда бар. Авыл хуҗалыгы культураларын үстергәндә пилотсыз очучы аппаратларны нәтиҗәле кулланабыз. Биш ел эчендә 16 мең берәмлек югары җитештерүчәнле техника һәм җиһазлар сатып алынды, – дип сөйләде Премьер-министр.

Форумда "Башкортстан продукты" проекты дипломантлары үз продуктларын тәкъдим итте. Анда пихта мае, үлән чәйләре, токмач, сыр, ашлык продукциясе, кымыз, ит ризыклары, кондитер эшләнмәләре, бал, сөт продукциясе, җиләк-җимешләр, кәҗә һәм сыер сөтеннән продукция тәкъдим ителде. Продуктны чара мәйданчыгындагы «Фермер авылы» экспозициясе зонасында татып карарга һәм сатып алырга мөмкин.

"Башкортстан Республикасы илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә зур роль уйный. Регион даими рәвештә илнең бодай, арпа, арыш, карабодай һәм башка төрле культуралар, яшелчә, сөт һәм итне күпләп җитештерүче иң беренче унлыгына керә. Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне актив үстерәләр, азык-төлекнең шактый күләмен эчке базарга гына түгел, тышкы базарга да юнәлтәләр. Быелгы форум һәм күргәзмәнең, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә узачагына ышанам", - дип язылган иде Русиянең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевның сәламләү хатында.

Халыкара күргәзмә һәм форум эше 4 көн дәвам итәчәк. Программаларда “түгәрәк өстәл”ләр, тематик дискуссия утырышлары һәм төрле конкурслар үткәрү каралган. Форумның пленар өлеше мөһим чараларга бай. Аларда Кытайның ике провинциясеннән 50гә якын кунак катнашачак.

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: