+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 март , 11:31

Хезмәттәшлек офыклары елдан-ел киңәя

Бүген Уфада Агросәнәгать форумы һәм Халыкара “АгроКомплекс” күргәзмәсе үз эшен башлый.

Хезмәттәшлек офыклары елдан-ел киңәя
Хезмәттәшлек офыклары елдан-ел киңәя
Бүген башкалабыз Уфаның “ЭКСПО” күргәзмәләр комплексында Агросәнәгать форумы һәм Халыкара “АгроКомплекс” күргәзмәсе ачыла. Ул – илнең агросәнәгать тармагындагы соңгы еллардагы фәнни-техник казанышларны күрсәтүче иң зур экспозицияләрнең берсе. Русия һәм безнең белән хезмәттәшлек итүче дустанә дәүләтләрдән килгән белгечләр, галимнәр, аграр тармак белән бәйле төрле дәрәҗәдәге кампанияләр җитәкчеләре бүгенге сәяси-икътисади шартларда тармакны үстерү һәм техника казанышларын куллану буенча фикер алышачак. Мәртәбәле чараның традиция буенча ел саен март аенда үткәрелүе дә очраклы түгел. Халыкара форум ил күләмендә аграрийларның язгы кыр эшләренә старт бирү вакытына туры килә.
Быелгы дәрәҗәле аграр форумның үзенчәлеге нәрсәдә? Халыкара күргәзмә чит илләрдәге партнерларыбызны җәлеп итә алдымы һәм республика аграрийлары язгы чәчү кампаниясенә ничек әзерләнде?

Журналистларның шушы һәм кызыксындырган башка сорауларына Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм “Башкортстан күргәзмәләр компаниясе”нең генеральный директоры Альбина Килдегулова җавап бирделәр.


Аграр ведомство башлыгы бел­дерүенчә, Көнбатыш илләренең басымы да, аерым дәүләтләр белән соңгы елларга кадәр дәвам иткән хезмәттәшлек җепләре­нең өзелүе дә әлеге Халыкара форумны үткәрүгә комачауламый алмаган. Киресенчә, дип билгеләде Илшат Фазрахманов, “АгроКомплекс” күргәзмәсендә катнашырга теләк белдерүчеләр элекке еллардагыдан да күбрәк булган һәм, шунлыктан, байтак компанияләр катнашудан мәхрүм калган. Әлбәттә, бу һич тә күргәзмә мәйданнарының чикле булуына бәйле түгел. Әйткәндәй, “ЭКСПО” күр­гәзмәләр комплексы тәкъдим итү мәй­данчыгы буенча илдә иң зурлардан исәпләнә.
– Шунысы куанычлы: соңгы елларда күргәзмә белән танышырга теләүчеләр генә түгел, чарада катнашырга теләк белдерүчеләр саны да күпкә артты, – ди
“ЭКСПО”ның генеральный директоры Альбина Килдегулова. – Кунакларның күбрәк булачагын истә тотып, без моңа кадәр башка максатларда файдаланылган эш зонасын күргәзмә мәйданчыгына куштык. Хәзер биредә үсемлекчелек, терлекчелек һәм ветеринария юнәлешләре буенча яңа экспозицияләр урын алды. Әлбәттә, чарага җитди әзерләндек. Безнең күргәзмә стендлары һәм экспозицияләре халыкара стандартларга җавап бирә. Шуңа күрә, Башкортстанда узган әлеге чараның агро­сәнәгать юнәлеше буенча оештырылган илдәге тәүге мөһим “өчлек”кә керүе белән хаклы рәвештә горурланабыз. Экспертлар фикеренчә, шундый мәртәбәле форумнар әһәмияте һәм колачлылыгы буенча Мәскәүдә, Краснодарда һәм Уфада гына оештырыла. Үзенчәлеккә килгәндә, быел чарада катнашучыларның 45 проценты – “яңа уенчы”лар, ягъни республикада узган мондый чарада беренче тапкыр катнашучылар.

Белешмә. “АгроКомплекс” күр­гәзмәсендә быел илнең 40 тө­бәгеннән 360 компания һәм, шулай ук, Кытай һәм Беларусь республикаларыннан компанияләр катнашырга теләк бел­дергән. Узган елдагы чарада Русиянең 37 төбә­геннән 340 компания катнашкан булган.
Күргәзмәләр комплексы мәйдан­чыгында 50гә якын компания тәкъдим иткән 180 берәмлек техника куелачак. Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, быел “Фермер авылы” мәйданчыгына аерым игътибар бирелә. Биредә 50 КФХ үз уңышларын тәкъдим итәчәк. Шунысы да игътибарга лаек: биредә Башкортстан фермерлары җитештергән күптөрле ассортименттагы азык-төлек чыгарылачак. Алар белән якыннан танышу рес­публиканың азык-төлек сәнәгате, ресторан комплексы һәм сәүдә нокталары өчен киләчәккә яңа хезмәттәшлеккә нигез салыр, дигән ышаныч бар.

Форумның пленар өлеше мөһим һәм кызыклы чараларга бай. Дүрт көнлек чарада дистәләгән программа тәкъдим ителәчәк. Быелгы форумның тагын да игътибарга лаек бизәге Кытай вәкил­ләренең күпләп килүе белән бәйле. Бу илнең ике провинциясеннән 50гә якын кунак катнашачак. Соңгы елларда үзләрен Русиянең якын дусты һәм ышанычлы партнеры итеп күрсәткән Кытай ком­панияләренең күргәзмә экспо­зициясендә эшлекле контрактлар төзиячәге көтелә. Кунакларның бер төркемен республиканың аграр предприятиеләре һәм аларның казанышлары белән якыннан таныштыру планлаштырыла. Мәгълүм булуынча, алар фермер хуҗалыклары тормышы белән танышырга теләүләрен дә бел­дергән.

– Ел саен үткәрелүче Халыкара форумга зур игътибар бирәбез. Безгә биредәге һәр яңалыкны тотып алу мөһим. Әлбәттә, ил төбәкләрендәге билгеле компанияләрнең катнашуы республика агросәнәгать комплексы үсешенә дә этәргеч бирергә тиешлеген аңлыйбыз. Соңгы елларда, мәсәлән, аграр тармакны трансформацияләү һәм санлыга күчерү мәсьәләләренә игътибар артты. Узган 5-6 елда республикада кече һәм урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән чагыштырмача эре компанияләр арасындагы эшчәнлекне көйләү, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу, шулай ук, дәүләт ярдәме күрсәтүдә тиешле бер балансны тәэмин итү корылык, санкция һәм ихтыяҗдан артыграк җитештерү белән бәйле мәсьәләләрне җиңәргә ярдәм итте, – ди Илшат Фазрахманов.

Илшат Илдус улы, бүген аграр тармак катлаулы шартларда тотрыклылыгын саклап яшәү турында гына түгел, үсешкә омтылу максаты турында да уйлый, дип белдерде. Авыл хуҗалыгы тармагы алдындагы бурычларны үтәү, беренче чиратта, тармактагы барлык эшчәнлекне санлыга күчерүдән башлана. Әйткәндәй, быелгы форумда “Көнчыгышка борылу” трегы эшчәнлегенең Якын Көнчыгыш һәм Азия илләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә багышлануы да очраклы түгел. Ул илнең экспорт мөмкинлеген югарыда телгә алынган дәүләтләр белән арттыруга бәйле булачак.

Белешмә. Узган елда Башкортстан АПК продукциясен дөньяның 44 иленә экспортлады. Чит илләргә барлыгы 700 мең тонна төрле авыл хуҗалыгы продукциясе озатылды. Министрлык белеш­мәсеннән күренүенчә, аны 2 миллион тоннага җиткерү максаты куела.
Быел республика аграрийларының язгы кыр эшләренә әзерлеге соңгы биш елда күрелмәгән дәрәҗәдәге катлаулы шартларда дәвам итә. Журналистлар белән очрашуда тармак министры шулай дип белдерде.

– Катлаулылык, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс чыганаклары чикләнүендә, – диде ул. – Лимит күләме кимеде, ә процент ставкалары күтәрелде. Коммерция кредитларының еллык ставкасы 25 процентка җитте. Бүген аграрийларга ташламалы кредитлар елына 10 процент ставка белән бирелә. Ә узган елда ул 5 процентка кадәр генә иде. Әлбәттә, мондый хәл алдагы уңыш хәстәрлеге белән янып йөрүче аграрийларга өстәмә авырлык тудырды. Хәзер аларның күбесе үсешне инвестицияләүгә файдаланасы средстволарын язгы мәшәкатьләр өчен тотыначак. Әйтик, яңа ферма төзе­лешләренә бүленгән көндәлек чыгымнарга юнәлтергә тиеш булачаклар.

Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел бөртеклеләрне 2,1 миллион гектарга якын мәйданда чәчү планлаштырыла. Элекке еллардан аермалы буларак, быел кытай борчагы мәйданы – узган елдагыдан 2 тапкыр, ногыт борчагы – 120 процентка, ясмык – 2,5 тапкыр, каты сортлы бодай мәйданнары 130 процентка артыграк планлаштырыла. Әйтергә кирәк, техника һәм ягулык-майлау материаллары җитәрлек.
Кызганычка каршы, чит ил селек­циясенә юллар ябылганлыктан, быел аерым төр чәчү орлыгының таләп ителгән күләмгә җитмәве ихтимал. Русия селекционерлары бөртекле культуралар орлыгына ихтыяҗны тулысынча канә­гатьләндерә ала. Әмма шикәр чөгендере орлыгының, нигездә, чит илдә җитеш­терелгәне кирәк булачак.
Башкортстанның климатик шартларына, мәсәлән, бары тик Италия, Германия һәм Франция селекциясе яраклаша ала. Алдагы чәчү кампаниясе өчен республика аграрийларына таләп ителгән күләмгә җиткерү өчен 20 процент чит ил кукуруз орлыгы һәм 15-20 процент көнбагыш орлыгы кирәк. Соңгы елларда, министр билгеләвенчә, республиканың аграр хуҗалыклары “кул астында” булган орлыкны чәчү белән генә чикләнми, ә сәүдә базары конъюнктурасын да исәпкә ала.
 
– Мондый алым нәтиҗәле түгел. Без аграрийларга маржиналь һәм экспорт юнәлешендәге культураларга өстенлек бирергә киңәш итәбез. Ясмыкның тоннасы, мәсәлән, 90 мең сум бәяләнә. Көнбагыш, кытай борчагы – шулар исәбендә. Икенчедән, кузаклылар туфракны өстәмә туендыруга да ярдәм итә. Шикәр чөгендере плантацияләре мәйданы да артачак, чөнки “татлы тамыр” продукциясенә ихтыяҗ зур.
 
Бүген тоташ аграр сектор зур үзгәрешләр кичерә. Без бөтендөнья сәүдә базарындагы сыйфатлы товар тәкъдим итү “көрәш”енә әзерләнергә тиеш. Бу – яңа технология, стандартлар һәм идарә итүдә заманча алымнарга юл ача. Башкалабызда узучы Халыкара форум илдә, республикада аграр сәясәтне дөрес алып баруыбызны дәлилләвенә һәм тармак үсешенә яңа этәргеч бирәчәгенә ышанам, – ди Илшат Илдус улы.
Шул ук вакытта. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына таянып, ведомство башлыгы, көннәрнең иртә җылынуын исәпкә алып, республика хуҗалыкларының 15 апрельдән дә калмыйча басуда дым каплатуга чыгачакларын фаразлый.

Олег Төхвәтуллин.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: