+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 март , 09:55

Бәхете туган җирдә

Авыл хуҗалыгында эшләргә теләүчеләргә Илеш районында мөмкинлекләр җитәрлек.

Бәхете туган җирдә
Бәхете туган җирдә

Бүгенге фермер­лар­ның төп сыйфатлары – ул үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек һәм крестьяннарга хас зирәклек. Алар – максатчан кешеләр һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә көн саен авыр хезмәт башкара. Фермерларга эшләрендә уңышларга ирешүдә нәкъ менә алда санап киткән сыйфатлар һәм урыннардагы хакимиятләрнең эшлекле мөнәсәбәте ярдәм итә. Хәзерге вакытта фермерлыкны һөнәр буларак кына түгел, ә йөрәк кушуы буенча башкарылучы фидакарь хезмәт дип карарга кирәк. Шундый фидакарьләрнең берсе Владислав Исанов Илеш районының Красный Октябрь авылында яши.

Элек-электән ата-бабалары җир кешесе булып, геннардан килгән авылча яшәү үзенекен иткән, берничә ел элек үзенә җир кишәрлеге алып, фермерлык эшен башлый Владислав.
– Белгечлегем буенча агроном түгелмен, бу өлкәдә үз киңәшләре белән ярдәм итүче “Урожай” җәмгыяте белгечләренә, урындагы хакимият җитәкчелегенә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренә рәхмәтлемен. Кайсы вакытта мөрәҗәгать итсәм дә, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тырышалар, – ди фермер.
Илеш районы икътисадының нигезен авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү тәшкил итә. Продукция җитештерү күләме, социаль-икътисади күрсәткечләр буенча район Башкортстанда иң тотрыклы төбәкләрдән санала. Биредә яшәүчеләрнең социаль иминлеген Илеш кырларының мул уңышы, игенче һәм терлек­челәрнең фидакарь хезмәте тәэмин итә. Төп җитештерү күләмнәре, әлбәттә, аякларында нык басып торучы “Урожай” җәмгыятенә, “Урал”, “Маяк”, Куйбышев исе­мендәге кооперативларга, “Мир”, М. Гәрәев, ХХII Партсъезд, Куйбышев исемендәге хуҗалыкларга, “Илеш”, “Үзәк” МТСларына, Гайнетдинов, Ихсанов, Ялалов, “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә.
– Безнең райондагы зур хуҗалыклар фермерларга көндәш дип карамый. Киресенчә, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, ярдәм итәләр, – ди Владислав ныклы ышаныч белән.
Кечкенә мәйданнарда җир эшкәрткән, ишле булмаса да терлек асраган фермерлар да Илеш районының авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә өлеш кертә. Иң мөһиме – алар авылда социаль функция башкара. Һәрхәлдә, алар үз көннәрен үзләре күрә. Районда “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү”, “Яшь фермерларга ярдәм”, “Кулланучылар кооперативларын үстерү”, “Агростартап” программаларыннан нәтиҗәле файдаланалар. Бер генә мисал: 2012-22 елларда 22 крестьян-фермер хуҗалыгы 87 миллион 230 мең сумлык грантлар алды. Киләчәктә дә бу юнәлешләр буенча эш дәвам итәчәк, диләр авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз эшләрен җәелдерергә, терлекчелек, үсемлекчелек, умартачылык, кошчылык белән шөгыльләнергә теләүчеләргә Илеш районында мөмкинлекләр җитәрлек, кыскасы.
– Башта гына авыр кебек иде, бер башлап җибәргәч, үз юлы белән бара икән ул. Аннары, белмәгән эш түгел бит, авылда тудым, үстем. Машина да йөрттем, барысын да эшләдем. Ансат эш, гомумән, юк ул авылда. Кайда да эшләргә кирәк. Фермер булып китәр өчен, әлбәттә, иң элек заманча итеп, мул тормышта яшәргә теләгең булырга тиеш, – ди Владислав Владимирович.
Авылның саклап калынуының да тырыш хезмәттән башка мөмкин түгеллеген яхшы белә ул. Владиславның ике улы – Виктор белән Вадим үсеп килә. Фермерлыкка тотынганда Владислав, әлбәттә, аларның киләчәген күз уңында тоткан. Бүген инде алар – әтиләренең ышанычлы ярдәмчеләре, күп эшләрне үзләре белеп башкара, техника серләрен өйрәнәләр.
– Минем балалар да җирне, авылны үз итәр, башлаган эшне ташламаслар, дип ышанам. Читкә чыгып китсәң дә анда акчаны да, мал-мөлкәтне дә өеп куймаганнар. Кешечә яшим, дисәң, маңгай тирен сөртә-сөртә эшләргә кирәк, – ди Владислав Исанов.
Үз эшен булдыручылар, фермерлык хәрәкәтенә кушылучылар саны арту сөенечле. Үз хуҗалыгыңны булдыру гади түгел, ләкин үҗәтлек күрсәтеп, тырышлык салсаң, хәл ителә торган мәсьәлә. Владислав Исанов – шуның ачык мисалы.
Шунысы да бар: фермерлар – бигрәк тә кечкенә авылларның терәге ул! Әйтик, авылда фермерлар бар икән, территориясе кардан чистартыла, авылга юл бар, дигән сүз. Авылдашларына азык хәзерләүдә, тиресен таратуда да, бакчаларын сөрүдә дә шушы фермерлар булыша. Фермерлар – авылда калучыларга үрнәк. “Ул булдыра алгач, мин дә эшли алам”, дип, алар үрнәгенә башкалар да иярә.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: