Республика Министрлар кабинеты башлыгы мәктәп эскәмиясеннән авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү системасын Башкортстанның уңышлы кейсы дип атады.
- Бездә хәзер барлык муниципаль районнарда 126 агросыйныф эшли. «Профессионалитет» федераль программасында актив катнашабыз. Югары уку йортларында максатлы укытуны үстерәбез. Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең студентлар кампусында аграр юнәлештәге геном лабораторияләрен ачуны тикшерәбез, – диде Премьер-министр.
Булачак аграрийлар өчен заманча махсус җиһазлар белән җиһазландырылган ике уку кабинеты бүлеп бирелгән.