+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
30 март 2024, 07:10

Кырмыскалы умартачыларын ниләр борчый?

Тармак үсешендәге көнүзәк мәсьәләләрне алар җаваплы ведомстволар вәкилләре катнашлыгында үткән җыелышта тикшерде.

Кырмыскалы умартачыларын ниләр борчый?Кырмыскалы умартачыларын ниләр борчый?
Кырмыскалы умартачыларын ниләр борчый?
Умартачылык – кызыклы һәм мавыктыргыч, әмма күп тырышлык таләп итүче шөгыль. Шунысы куанычлы: Кырмыскалы районында бу юнәлештә эшчәнлек алып баручылар аз түгел. Узган ел нәтиҗәләре умартачылыкның табышлы өлкә булуы һәм умартачыларның бал корты кебек тырышып эшләве хакында сөйли: Кырмыскалы районында 77 тоннадан артык бал җитештерелгән. Бу – 182 умартачының тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Шул ук вакытта бал корты гаиләләренең күп өлеше – 3900дән артыгы – шәхси хуҗалыкларга, ә 824е – крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә.

Бәлки күпләр умартачының эше бал кортларын читтән күзәтү һәм, вакыты җиткәч, бал җыюдан гына гыйбарәт, дип уйлыйдыр. Бу һич кенә дә алай түгел. Югары уңышка ирешү, мул уңыш алу өчен умартачыларга ел әйләнәсе эшләргә туры килә, чөнки кышкы чорда да бал кортлары тәрбия сорый. Шул ук вакытта умартачылар эшчәнлеген алып барганда төрле авырлыкларга да юлыга. Беренчедән, климат шартларының үзгәрүе тискәре йогынты ясаса, авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән килешеп эшләмәүнең дә начар нәтиҗәләргә китерүе ихтимал. Шундый хәлне булдырмас өчен район хакимияте умартачылар һәм аграр сектор вәкилләре катнашлыгында очрашулар үткәрә.
Менә агымдагы елда да җаваплы чорга аяк басар алдыннан шундый җыелыш узды. Байтак сорауларга ачыклык кертү, мөһим мәсьәләләрне ике як өчен дә уңышлы хәл итү һәм конструктив диалог булдыру өчен анда республиканың “Россельхознадзор” идарәсе, Умартачылык һәм апитерапия буенча фәнни-тикшеренү институты бел­гечләре, “Урожай” җәмгыяте юристы да катнашты.
Узган елларда бал кортларының күпләп үлүе, умартачыларның авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән үзара хезмәттәшлек итү тәртибе, гербицидлар куллану һәм аларның бал кортларына йогынтысы, мондый очракта эш алгоритмы булдыру турында сөйләште җыелышта катнашучылар һәм бергәләшеп агымдагы елда бал бирә торган культураларның урнашу схемасын карады.
Һичшиксез, мондый мәсь­ә­ләләрне әнә шулай кара-каршы утырып, бергәләшеп хәл итү мөһим. Бу бик дөрес юл. Чөнки умартачылык – икътисадның мөһим тармагы, һәм ул бер урында гына тормый, үсешә.
Шунысы куанычлы, Кырмыскалы умартачылары да, авырлыкларга карамастан, эшчәнлекне үстерү һәм киңәйтү өстендә эшли. Шулай, узган елда бу өлкәдәге бердәнбер кооператив – “Тау балы” 2 миллион сумга якын җиһазлар сатып алган. Ә кооператив әгъзасы Андрей Гаврилов Үзбәкстанда узган “Uzfood” күргәз­мәсендә катнашкан. Ул, шулай ук, Владимир Макаров һәм Радик Кәримов – районда чолыкчылык белән шөгыльләнүче умартачылар. Ә Радик Рәис улы, эшчәнлеген киңәйтеп, балавыздан сувенирлар да җитештерә.
“Башкорт балы” бренды күптән инде республиканың визит карточкасына әверелде. Шуңа умартачылыкны үстерүгә һәм тармакка ярдәм күрсәтүгә зур әһәмият бирелә. Менә шундый очрашулар, ки­ңәшләшеп эшләү дә бу тармакны үстерүгә булышлык итәр һәм киләчәктә сыйфатлы товарны күпләп җитештерү өчен яңа мөмкинлекләр бирер, дип ышанасы килә.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас