Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техника ремонтлау, авыл хуҗалыгы машиналарын, барлык чәчү комплексын эшкә әзерләү — көнүзәк мәсьәлә. Күптән түгел Илеш районының “Урал” хуҗалыгында кыр эшләрендә катнашачак трактор һәм агрегатларны техник тикшерү үткәрелде. Анда, билгеле, төп игътибар техника төзеклегенә юнәлтелде. Инспекторлар мондый чара вакытында техниканың һәр узелын “энә күзеннән үткәрә”. Язгы техник тикшерү нәтиҗәләре буенча сөйләшү булды, башкарылган эшләргә бәһа бирелде. Бу юнәлештә хуҗалыкның үрнәкле эш тәҗрибәсе билгеләнде.
Әзерлек сызыгында
“Урал”да сиксәнгә якын кеше ел әйләнәсенә эш белән тәэмин ителгән, язгы-көзге чорда эшчеләр саны 100гә җитә. Уртача хезмәт хакы 31 мең сум, яхшы эшләүче савучыларныкы күбрәк, әлбәттә. Урып-җыю чорында 90 мең сумга кадәр акча эшләүчеләр дә бар.
Шуны билгеләү мөһим, “Урал” хуҗалыгы җитәкчелегенең дистәләрчә еллар дәвамында алып барган социаль сәясәтенең асылы шуннан гыйбарәт: хәләл хезмәтен сарыф иткән сыер савучыга да, җир эшкәртүчегә дә лаеклы һәм гадел хезмәт хакын түләргә кирәк. Авыл халкы җирдә сөенеп эшләргә тиеш. Җир кешеләренә ярдәмнең төрлесен күрсәтергә кирәк: хуҗалыкта эшләүчеләргә, яңа тормыш башлаган кешегә өй төзергә ярдәм итәргә һәм башкасы.
Хуҗалык башлыгы Елена Ибраһимова әйтүенчә, язын чәчү өчен орлыкларны узган ел урып-җыю вакытында ук әзерли башлаганнар. Бары тик югары репродукцияле, сыйфатлы орлыклар гына чәчеләчәк. Аларны чүп үләннәренә, төрле авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртүгә зур игътибар биргәннәр. Минераль ашлама җитәрлек күләмдә кайтарылган. Аны һәр басуга картограмма буенча азот кирәк туфракка азотлысын, фосфор җитмәгәненә – фосфорлысын, калийсызга калийлысын кертәчәкләр.
– Әлегедәй техник тикшерү-семинарлары – гомум эш процессының мөһим өлеше. Механизаторлар алдынгы технологик процессларга төшенергә һәм агротехник срокларны үтәргә тиеш. Моның өчен техниканың көйле булуы шарт. Чәчү эшләрен барлык матди ресурсларны, ягулык-майлау материалларын, техниканы, орлыклар һәм минераль ашламаларны кулланып, кыска вакыт эчендә башкарырга исәп тотабыз, – ди Елена Роберт кызы.
Хуҗалыкның машина-трактор паркы даими рәвештә заманча яңа техника белән тулыландырыла. Күптән түгел янә бер “Кировец” тракторы (монысы шундый куәтле техниканың сигезенчесе), эшчеләрне йөртү өчен ике УАЗ “буханка” автомашинасы сатып алганнар. Техник яктан кораллануны “Урал”да һәрвакыт өстенлекле максат итеп куялар. Мәсәлән, биредә республикада беренче булып Германиядән “Амазон” чәчү комплексы алып кайтып кулланышка керттеләр. Шунысын да ассызыкларга кирәк, яңа техниканы хуҗалык хак артуга китерә торган финанс инструментлары аша түгел, ә бәяне тулысынча үзе түләп ала.
Гомумән, игенчелектә дә, хуҗалыкның төп икътисади иминлеген тәшкил иткән терлекчелектә дә “Урал” җәмгыятенең уңышлары күпләргә үрнәк. Егерме ел дәвамында хуҗалык токымлы терлек үрчетү белән шөгылләнә. Бүгенге көндә биредә 1700гә якын мөгезле эре терлек асрала, шуларның 650се – савым сыерлары. Бу кадәр малга, әлбәттә, тиешле азык базасы туплау зур оешканлык таләп итә. Хуҗалык 500 гектарда – кукуруз, йөзләрчә гектарларда берьеллык үләннәр үстерә, кыскасы, мул азык запасы туплана.
Әти мәктәбе
Аграр тармакта киң билгеле шәхес, гомерен авыл хуҗалыгы производствосын һәм авыл инфраструктурасын ныгытуга багышлаган данлыклы колхоз рәисе, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Роберт Габит улы Ибраһимовның кызы ул Елена.
Ифрат бай хезмәт биографияле Роберт Ибраһимов хаклы рәвештә үз чорының чын герое исәпләнә. Шуны дәлилләү өчен аның дәүләт бүләкләренең берничәсен санап үтү дә җитә: “Почет билгесе” ордены, В. И. Ленинның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале, СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медале, “Илеш районының шәрәфле шәхесе” дигән мактаулы исем... Шулай ук ул җитәкчелек иткән чорда “Урал” колхозының дистәләрчә уңганы хезмәт уңышлары өчен Хөкүмәтнең һәм республиканың югары бүләкләренә лаек булды.
Хуҗалыкның бүгенге казанышларын күздән кичергәндә, уңышка ирешү өчен нигез 40 еллап элек салынуны, даими камилләшү юлыннан баруны ассызыкларга кирәк. Роберт Ибраһимов җитәкчелек иткән еллар биредә зур икътисади һәм социаль күтәрелеш чоры булды. Җыеп әйткәндә, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге алдынгы технологияләр, заманча махсус машиналар һәм җиһазларны, җир эшкәртүнең инновацион алымнарын куллану нәтиҗәсендә продукция җитештерү күпкә артты.
Терлекчелек тармагына караган бер генә мисал. “Урал” колхозы тарихы сәхифәләрен карасак, шундый саннарга тап булабыз: 1981 елда уртача савым 2752 килограмм тәшкил иткән. 1997 елда күрсәткеч – 3200, 1998 елда – 3300, 1999 елда 3800 килограммга җитә. Кайбер савучылар бишмеңчеләр рәтенә баса. Хәзер инде хуҗалык буенча һәр сыердан уртача савым 6564 килограмм тәшкил итә. Бер елда барлыгы 30 мең центнерга якын сөт җитештерелә, хуҗалык көн саен 10 тонна сөт сата.
Үсемлекчелек тармагында исә, җәмгыять, орлыкчылыкка махсуслашып, югары репродукцияле орлыклар үрчетә. Биредә яңа технологияләргә нигезләнгән производство күләме динамикалы рәвештә үсә, продукция сыйфаты югары дәрәҗәдә. “Урал”ның басуларына сокланмаган кеше юк. Күзләрне иркәләп җәйрәп яткан басуларда тук башакларын салмак җилдә дулкынландырып игеннәр күкрәп утыра...
Гомумән, бу хуҗалык эшне оештыру, югары продуктлылыкка ирешү буенча тәҗрибә мәктәбенә әверелде, дисәк тә була. Җир эшен, терлекчелек үзенчәлекләрен яхшы белү, тупланган тәҗрибәгә таянып, һәрвакыт белемне күтәрү, даими яңалыкка омтылу нәтиҗәсе бу.
– Әтинең эшен дәвам итәргә булдым. Башта терлекчелек тармагын өйрәндем, әкренләп бусучылык серләрен үзләштерәм. Ләкин барысына да “әти мәктәбе”нә таянып, күңел биреп эшләп, тәҗрибә туплап кына төшенеп була, – ди Елена Ибраһимова.
Эш кешесе – алгы планда
Әйе, берничә югары уку йортында туплаган теоретик белемне Елена Роберт кызы практик эшчәнлек белән ныгыта. Энергиясе ташып торган яшь җитәкче чагыштырмача кыска вакыт эчендә үзенең булдыклы, эшкә сәләтле булуын күрсәтте. Аның эшендә дөрес карар кабул итү һәм кешеләр белән аралашу төп үзенчәлек санала. Итагатьле, матур итеп сөйләшү, уртак тел таба белү һәм халыкны ышандыру көче – аның зур өстенлеге.
Ул югарыдагы җитәкчеләр белән һәрвакыт килешеп эшли, белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр фикеренә игътибарлы. Язгы кыр, урып-җыю эшләре барганда һәрчак басуда. Игенчеләрнең һәрберсенә җылы сүз таба, гомумән, эш кешесен алга куя, аны зурлый, олылый белә. Чөнки авыл кешеләренең хезмәте бик тынгысыз. Ул вакыт кысаларына сыешмый. Һәр ел фасылының үз кануннары. Эшне вакытында башкарырга өлгермәсәң, уңышка, продукциянең сыйфатына зыян килә.
Яшәсен минем авылым, яшәсен безнең “Урал”!
Ныклы хуҗалыкның чын йөзе төзек фермалар һәм техника паркында, тәрбияле басуларда, җитештерүдәге югары саннарда, социаль инфраструктурада, Рсай авылы халкының күркәм йорт-ихаталарында ачык күренә. Хуҗалык көче белән монда берничә тапкыр авыл мәдәният йортына капиталь, мәктәпкә, балалар бакчаларына ремонт үткәрелә, Роберт Ибраһимов һәм Ришат Галиев тырышлыгы белән мәһабәт мәчет үсеп чыга. Әйтергә кирәк, Рсайдагы социаль объектларның күбесе үз вакытында шушы “Урал” хуҗалыгы көче белән төзелгән, асфальт юллар салынган, районда беренчеләрдән булып йортларга газ үткәрелгән. Кыскасы, “колхозныкы булмаган” эшләр белән күп шөгыльләнергә туры килә Роберт Габит улына. Һәм, алда билгеләнгәнчә, бу эшчәнлек үзен тулысынча аклый, җитештерүчәнлекне үстерүгә хезмәт итә.
Бүгенге шартларда да, “Урындагы үзидарә турында”гы закон буенча социаль мәсьәләләр авыл Советы хакимиятенә яки дәүләткә күчүгә карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесенә барыбер зур җаваплылык йөкләтелә. Хуҗалык урнашкан авылларда яшәүчеләрнең көнкүреш ихтыяҗларын хәстәрләми мөмкин түгел. Елена Ибраһимова барысына да ярдәм итү мөмкинлеген таба: урта мәктәп, мәдәният йорты җитәкчеләренең үтенечләрен бервакытта да кире какмый.
Якташ яугирләргә ярдәм
Махсус хәрби операция (СВО) зонасындагы яугирләргә “Урал” җәмгыяте УАЗ автомобиле һәм шуңа төяп шәхси гигиена әйберләре, азык-төлек, медицина ярдәме күрсәтү препаратлары һәм башка бик күп кирәк-ярак җибәрде. Әлеге вакытта Рсайдан да ир-егетләр хәрби операция зонасында хезмәт итә. Якташ яугирләргә гуманитар ярдәм оештыру өчен хуҗалык берничә йөз мең сум акча сарыф итә һәм итәчәк. Гуманитар миссия белән Елена Ибраһимова СВО зонасына үзе дә барырга җыена.
***
...Бу хуҗалыкта биш ел элек булырга туры килгән иде. Әле килгәч директор бүлмәсендә һәрнәрсәнең элеккечә, Роберт Габит улы эшләгән чордагыча булуына игътибар иттем.
– Бу обстановка ошый миңа. Кечкенә чакта әтинең кабинетына керә идем, ул миңа тәмле кәнфит-печеньелар бирә иде... – дип Елена Роберт кызы балачак хатирәләренә бирелеп, ихлас елмайды. Аның сүзләре: “Сабый чактан ук әтинең эшен күреп үстем, ул миңа һәр нәрсәдә үрнәк бит!” – дигәндәй ишетелде...
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.