+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
4 апрель 2024, 07:46

Аграр сәясәт дөрес юнәлештә!

Бүген Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров Дәүләт җыелышы-Корылтайда 2023 елда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады. Чарада республиканың аграр тармагы белән бәйле мәгълүмат та яңгырады.

Аграр сәясәт дөрес юнәлештә!Аграр сәясәт дөрес юнәлештә!
Аграр сәясәт дөрес юнәлештә!

Агросәнәгать комплексы — Русия икътисадында әйдәүче, илебезнең куәтен һәм азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итүче төп тармак.

- Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю буенча утыз еллык максимумнар күп тапкырлар яңартылган. Хәзерге вакытта эшкәртү мөмкинлекләрен булдыралганча арттыру һәм заманча саклау инфраструктурасын үстерү мөһим. Бу яклап республика өчен уникаль булган «Сакла һәм эшкәрт» программасын төзибез. Бездә яхшы эш эшләнде. Көзге арыш, язгы бодай, борчак, карабодайның республика сортларына Русиянең күп төбәкләрендә ихтыяҗ бар, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Республиканың аграр комплексы традицион рәвештә икътисади үсеш драйверларының берсе булып тора. Биш ел эчендә, узган елның бик катлаулы һава торышы шартларына – туңу һәм корылыкка карамастан, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 40 проценттанка артты. Ә 2023 елда аның күләме 225 миллиард сумнан артып киткән.

— Соңгы елларда аграр предприятиеләр генә түгел, шәхси ихаталар, фермер хуҗалыклары һәм җитештерү белән бәйле башка кече бизнес вәкилләре үзләрен республика халкын азык-төлек белән тәэмин итүдә ышанычлы тыл буларак күрсәтте, — дип үз фикерен белдерде “Кызыл таң” гәзите эксперты, Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Госманов. — Бездәге авыл хуҗалыгы территорияләре хәвефлеләргә керүгә (һава торышы үзгәрүчән булуга) карамастан, без шаккаткыч нәтиҗәләрне күрсәттек. 2023 елда һава торышы шартлары катлаулы булуга карамастан, безнең аграрийлар рекордлы уңыш җыеп алды. Республиканың азык-төлек иминлеге югары дәрәҗәдә, моны Премьер-министр да ассызыклады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең республика илебезнең башка төбәкләрен дә авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итә.

Авылны үстерү - азык-төлек иминлеген тәэмин итүнең нигезе. Шуңа күрә ил Президенты куйган бурычка ярашлы, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне 1/4 өлешкә күтәрергә һәм аның экспорты күләмен 1,5 тапкыр арттырырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан икътисадында мөһим урын тоткан һәм республика халкын азык-төлек белән ышанычлы тәэмин итүче аграрийлар көчен әлеге вакытта 600дән артык авыл хуҗалыгы предприятиесе, сигез меңгә якын КФХ, 400дән күбрәк авыл хуҗалыгы кооперативы һәм 700 мең чамасы шәхси хуҗалык билгели.

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәләрнең берсендә билге­ләвенчә, ирешелгән уңышлар – тармактагы барлык һөнәр ияләренең тырышлыгы, федераль һәм республика казнасыннан бүленгән дәүләт ярдәме нәтиҗәсе. Министр сүзләре­нә караганда, быел республика үзенең эчке ихтыяҗларыннан 1,5 тапкыр күбрәк күләмдә продукция җитештерә. Шикәр комы, көнбагыш мае, сөт һәм сөт продукциясе, сыер малы һәм дуңгыз ите байтакка артыграк җитештерелә.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас