Көзге бөртекле культуралар (бодай, тритикале, арыш) 31,5 процентка күбрәк булачак. Агымдагы ел уңышы өчен барлыгы 390 мең гектардан артык мәйданнар чәчелгән.
Язгы бөртеклеләргә 1,365 миллион гектар бүлеп бирелгән (узган ел белән чагыштырганда, 6,8 процентка кимрәк).
Техник культуралар мәйданнары 13,5 мең гектарга арттырылачак һәм 481 мең гектар тәшкил итәчәк. Нәтиҗәдә, шикәр чөгендере - 51 мең гектарга якын, майлы культуралар - 430 мең гектардан артык, бәрәңге - 44,4 мең гектарда һәм яшелчәләр 9 мең гектарда чәчеләчәк.
- Республика чәчү кампаниясен оптималь агротехник срокларда уздыруга тулысынча әзер, - дип ассызыклады Илшат Фазрахманов. - Алдан исәпләүләр буенча, апрельнең икенче декадасында кайбер районнар кыр эшләренә керешә алачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров авыл халкына чәчү кампаниясен уңышлы уздыруны теләде.
– Бу азык-төлек хәвефсезлегенең мөһим өлеше, шуңа күрә язгы кыр эшләрен башкаруга җаваплы карарга кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Чәчү барышы турындагы докладларны оператив киңәшмәләрдә даими тыңлаячакбыз.
Фото: bashinform.ru