+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 апрель , 10:40

“Күк турында хыялландым, җирдә калдым, әмма үкенмәдем...”

Кушнаренко районы уңганы Нәҗип Хисамов бәхетен туган авылында тапкан.Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе булу — бик җаваплы эш. Җиңел булмаган икътисади шартларда аның уңышлы, тотрыклы үсешен тәэмин итү өчен сәләт тә, зур көч салу да кирәк. Кушнаренко районының җаваплылыгы чиклән­гән “Роса” җәмгыяте эшчәннәре җитәкчедән уңдык, ди. Әлеге предприятие белән 2009 елдан Нәҗип Хисамов җитәкчелек итә.

“Күк турында хыялландым, җирдә калдым, әмма үкенмәдем...”
“Күк турында хыялландым, җирдә калдым, әмма үкенмәдем...”
Нәҗип Хисамов – Кушнаренко егете. 1991 елда беренче урта мәктәпне тәмамлый. Барлык балалар кебек үк, Нәҗипнең дә хыялы була — ул очучы булырга тели. Озак кына Пионерлар йорты каршындагы авиамодельләштерү түгәрәгендә мавыгып шөгыльләнә. Очучылар әзерләүче училищега укырга керергә тели, ләкин, кызганычка каршы, медицина комиссиясен үтми.
Егет күңел төшенкелегенә бирелми: документларын Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумының агрономнар әзерләүче бүлегенә тапшыра һәм студент булып китә.
— Мидхәт абыем “Большевик” колхозының Тарыбирде бригадасын җитәкләде, – дип искә ала Нәҗип. — Җәйге каникулларда күп вакытны мин аның янында үткәрдем. Бик теләп колхоз эшенә чыктым, складларны агартуда ярдәм иттем. Кызу печән чоры башлангач, өлкәннәр белән Агыйдел болыннарына печән хәзерләшергә йөрдем. Без, малайлар өчен, урып-җыю вакытында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләү иң зур мәртәбә иде. Бабам Фәттах белән аңа колхоз пенсионеры буларак бирелгән пай җирләрендә ат белән печән әзерләргә ярдәм итә идем. Мин аның бердәнбер оныгы идем, шуңа шәхси хуҗалыгын алып баруда уң кулы булдым.
Техникумда студент Хисамов трактор белән идарә итүне үзләштерә, тәҗрибә туплый, агрономия нигезләрен өйрәнә. Диплом алгач, хезмәт юлын шунда ук авыл хуҗалыгында башлый алмый. Узган гасырның туксанынчы еллары була бу, илдә, аграр тармакта тирән кризис күзәтелә, эш урыннары да, ә инде эш тапсаң, хезмәт хакы булмый. Шуңа күрә Нәҗип Хисамов Себер тарафларына чыгып китә, биш ел дәвамында Когалым яткылыкларында вахта ысулы белән эшли.
1998 елда Нәҗипнең тормышында ике мөһим вакыйга була, нәкъ менә алар аның арытабангы язмышын билгели. Беренчедән, ул өйләнә, икенчедән, үзенең фермерлык эшен ача.
– Ул вакытта яңа гына эшли башлаган фермерларга яхшы җирләр бирелмәде, — дип уртаклашты ул. — Миңа сазлыклы 25 гектар җир эләкте. Беренче елда басуга бодай чәчтем. Эш һәм киңәш белән абый ярдәм итте. Ярыйсы гына мул уңыш үстерелде. Иген кабул итү предприятиесенә тапшырылган ашлык өчен акча бирелмәде, ул вакытта исәп-хисапларның бер варианты гына эшли — бартер. Мин аларга бодай – алар миңа он бирде. Аннары аны халыкка сатып, уңышымны акчага әйләндердем.
Нәҗип Хисамов үз көченә таяна һәм үз мөмкинлекләрен дөрес бәяли. Авыл хуҗалыгы шундый тармак инде: анда күп нәрсә табигать шартларына, көйсезлекләренә бәйле. Мәкаләм герое да, сынамышларга һәм үз тәҗрибәсенә таянып, фаразларга өйрәнә. Билгеләнгән максатка кечкенә адымнар белән, үз көчеңә һәм булган мөмкинлекләреңә генә исәп тотып, күркәм башлангычларны хәвеф астына куймый гына ныкышмалы рәвештә алга атлау — аның эш принцибы шундый. Табигате белән бик максатчан булганга, агрономиянең барлык серләренә акрынлап төшенә бара. Нәҗип бернинди эштән дә куркып тормый, биш сезон ул “Үзәк” машина-технологик станциясенең Дүртөйле филиалында комбайнчы булып та эшли, параллель рәвештә үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын да алып бара. Машина-технология станциясендә эшләү аңа киләчәктә бик ярдәм итә.
— Җаваплылыгы чикләнгән “Роса” җәмгыятендә беренче чәчү иң авыры булды, — ди Нәҗип, хатирәләргә бирелеп. — Механизаторларга кытлык, орлык җитми, ләкин барыбер чәчүне аткарып чыктык. Әмма җанга үткән бер проблемадан озак котылып булмады: чәчүлекләрне Тарыбирде һәм район үзәге халкының терлекләре даими таптап, зыян салды...
— Иң уңышлы елга килгәндә, ул эссе 2010 ел булды. Уңыш әллә ни булмаса да, югары сатып алу бәяләре хуҗалык казнасын тулыландырды. Корылык белән бәйле рәвештә республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан аграрийларга көчле финанс ярдәме дә күрсәтелде.
Хуҗалыкта ныклы механизаторлар коллективы туплана, Нәҗип Хисамовның төп принцибы – эшчеләргә карата гадел, кешелекле мөнәсәбәттә булу. Намуслы җитәкче, иң беренче чиратта, үзенә карата бик таләпчән.
“Роса” җәмгыяте кредитка яңа техника сатып ала башлый. Бу мәсьәләдә ул вакытта “Башсельхозтехника”ның лизинг бүлеген җитәкләгән Валентин Старцев зур ярдәм күрсәтә. Бүген авыл хуҗалыгы предприятиесенең машина-трактор остаханәсе алдында алты берәмлек “Беларусь”, “Т-150Х”, “Кировец” тракторлары, өч ашлык җыю комбайны бар.
Бердәмлек, үзара аңлашып эшләү авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңышын тәэмин итә. Әлеге җәмгыять уңганнары районда һәрчак беренчеләрдән булып чәчүгә төшә, аны уңышлы башкарып чыга, урак кампаниясен дә тиешле вакытта аткара.
Әлеге авыл хуҗалыгы предприятиесенең төп эшчәнлек юнәлеше — игенчелек. Хуҗалыкта көзге һәм язгы бодай, арпа, көнбагыш үстерәләр. Шикәр чөгендере елның-елында яхшы уңыш бирә.
— Игенчелекне кайчандыр мин бик авыр эш дип санамый идем, — дип дәвам итте Нәҗип. — Үзем икмәк үстерә, игенчелек белән шөгыльләнә башлагач кына моның җиңел түгеллеген аңладым. Хәләл тирең белән ашланган алтын бөртекләр бураларны тутыргач кына күңелдә канәгатьлек хисе туа.
Барысы да командага бәйле, әлбәттә. Механизаторлар Равил Әбделганиевка, Рөстәм Садретдиновка, Артур Зиннәтуллинга, Василий Артемовка, бухгалтер Илфирә Әхмәтҗановага рәхмәтлемен. Бергә эшләгән хезмәт ветераннарыбыз Александр Старцев, Мөнир Кәримов, Сергей Чернов, Флорит Исламов, Алексей Чжен, Владимир Чистяков, Әнвәр Моратов, Рәфил Галәветдинов та мактау сүзләренә генә лаек.
Эльза һәм Нәҗип Хисамовлар кыз һәм ул тәрбияләп үстергән. Уллары Эльдар Уфа дәүләт авиация университетын тәмамлый, кызлары Йолдыз Башкорт дәүләт медицина университетында укый.
Инде чирек гасыр Нәҗип Хисамов аграр тармакта фидакарь хезмәт сала. Ул үзе һәм аның коллективы чираттагы чәчү сезонын тулы әзерлек, якты өметләр белән көтә.
Яшьлегендә очучы булырга хыялланган Нәҗип “Первушино” аэродромына барырга, парашют белән сикерергә да вакыт таба.

Альберт ВӘЛИЕВ.

Фото: А.Вәлиев.
Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас: