Республиканың агросәнәгать комплексы вәкилләре анда халыкара һәм партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең Азәрбайҗан белән товар әйләнешен арттыру максатыннан килде.
Илшат Фазрахманов Русия Федерациясенең Азәрбайҗандагы Сәүдә вәкиле Руслан Мирсаяпов һәм Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Азәрбайҗан Республикасындагы вәкиле Никита Гончаренко белән очрашты. Яклар төрле мәсьәләләр турында фикер алышты.
Башкорт балы җитештерү үсеше өчен яхшы перспективалар бар, дип билгеләп үтелде. Биредә аңа ихтыяҗ зур. Азәрбайҗан базарында «Башспирт» компаниясе дә үз сәүдә киштәсен алга таба баетырга ниятли. Шулай ук уртак терлекчелек проектларын гамәлгә ашыруда перспективалар бар.
Фото: pravitelstvorb.ru