+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 апрель , 21:06

Тугызынчы майга кадәр өлгерегез!

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2024 елда «Агростартап» грантлар конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Тугызынчы майга кадәр өлгерегез!
Тугызынчы майга кадәр өлгерегез!

Документлар 9 майга кадәр кабул ителәчәк. Әлеге юнәлеш буенча дәүләт ярдәме күләме 149 млн сум тәшкил итәчәк, бу узган елгы күрсәткечтән бер ярым тапкырга артыграк.

- Башкортстанда ел саен «Агростартап» конкурсына гаризалар күп. Барысы да мөмкин кадәр ачык булсын өчен, без Конкурс комиссиясе эшен ведомство ресурсларында туры эфирда трансляциялибез, – ди Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Иң мөһиме, быел беренче тапкыр «Электрон бюджет» системасында электрон формада гаризалар формалаштырырга кирәк.

2023 елда «Агростартап» грантларын 24 кеше алды, аларга бизнес-проектта белдерелгән суммага ярашлы рәвештә 7 млн сумга кадәр акчалата ярдәм керде. Аларның берсе Вил Билалов, ул Борай районының Яңа Бикмәт авылында сөт юнәлешендәге эре мөгезле терлек үрчетү белән шөгыльләнә. Ул үз хуҗалыгын җитәкли, малларның җитештерүчәнлеген арттыру өчен кирәкле шартлар тудыра. Узган ел дәүләт ярдәме алгач, фермер кара-чуар токымлы таналар сатып алган. Аның предприятиесе чимал сөт сату хисабына керем ала.

- Мин һәрвакыт авыл хуҗалыгы белән бәйле идем, чөнки авылда туып үстем. Маллар белән эшләү мине һәрвакыт җәлеп итте, бу минем тормышым эше дип әйтергә була, – ди ул.

«Агростартап» программасы турында Вил Билалов урындагыхакимияттән белә. Анда аңа документларны рәсмиләштерүдә ярдәм итәләр. Әзерлек дүрт айга якын вакытны ала. Ул проектны уңышлы яклый һәм 2,8 млн сумнан артык күләмдә дәүләт ярдәме ала.

Билалов хуҗалыгында 300 гектар җир биләмәсе бар. Хәзер аның 70 баш мөгезле эре терлеге бар, һәм күптән түгел тагын 27 сыер алган. Якын арада фермер яшь бозаулар үстерергә һәм шуның белән сыерлар санын арттырырга, димәк, сөт һәм ит җитештерүне дә арттырырга ниятли.

Исегезгә төшерәбез, «Агростартап» программасы буенча дәүләт ярдәме 7 млн сумга кадәр тәшкил итә, әмма сөт һәм ит терлекчелеге проектларын гамәлгә ашыручы чыгымнарның 90 процентыннан артмый.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: