Көн башында Русиянең Азәрбайҗандагы Илчесе Михаил Евдокимов белән эшлекле очрашу узды. Илшат Фазрахманов Бакуда делегациянең 3 көнлек эше нәтиҗәсендә билгеләнгән хезмәттәшлекнең төп перспективаларын билгеләде.
Русия Президенты Владимир Путин һәм Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев 22 апрельдә очрашканнан соң, ике илнең сәүдә-икътисади хезмәттәшлегендә яхшы күтәрелеш көтелә, дип билгеләп үтелде.
Спикер сүзләренчә, Башкортстан аграрийлары делегациясе Бакуга бик вакытлы килде. Болар барысы да АПКның барлык юнәлешләрендә уңышлы хезмәттәшлеккә өмет уята.
Фото: pravitelstvorb.ru