+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 апрель , 23:35

“Урожай” егетләре басуга дәртләнеп чыкты!

Кырмыскалы районында язгы кыр эшләренә быел да әлеге җәмгыять уңганнары старт бирде.

“Урожай” егетләре басуга дәртләнеп чыкты!
“Урожай” егетләре басуга дәртләнеп чыкты!
Авыл хуҗалыгында иң җаваплы чорга аяк бастык. Басуларда — трактор гөрелтесе. Эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары, агымдагы елда да мул уңышка исәп тотып, бер-бер артлы кыр эшләрен башлап җибәрде. Әлбәттә, күп нәрсә һава торышына бәйле. Әлегә ул басу эшчәннәрен кояшы һәм җылысы белән сөендерә. Шуңа Кырмыскалы районында кыр эшләре быел уртача статистик сроклардан 8 көнгә иртәрәк башланды.

Язгы чәчү кампаниясенә быел да ”Урожай” җәмгыяте старт бирде. Бу көннәрдә Кырмыскалы авылы янындагы басуларда кошлар сайравына техника гөрелтесе дә кушылды – көздән сөрелгән басуларда дым каплатып, яхшылап тырмалап чыкканнан соң, сабан культураларын чәчүгә төштеләр.
“Урожай” җәмгыятенең Кырмыскалы районында ике бүлекчәсе эшчәнлек алып бара. Шулардан 6нчы бүлекчә хезмәткәрләре басуга тәүгеләрдән булып чыкты. Аның идарәчесе Радмир Миһранов билгеләвенчә, чәчү быел 18 мең гектарга якын җирдә башкарылачак. Шул исәптән, арпа 2800 гектарны биләячәк, бодай 3900 гектарда урнаштырылачак. 260 гектар мәйданны алып торучы уҗым культураларыннан тыш, 1800 гектарда – рапс, 2600 гектарда көнбагыш чәчеләчәк, ә калган өлешен соя белән силос өчен кукуруз биләячәк.
Хуҗалыкта чәчүне уңышлы үткәрү өчен барлык шартлар да булдырылган, югары җитештерүчәнле техника, чәчү комплекслары җитәрлек, заманча техникада эшләү өчен махсус белемле механизаторлар белән дә тәэмин ителгән алар.
Лаеклы хезмәт хакы яшьләрне дә җәлеп итә – тәҗрибәле игенчеләр янында яшь кенә егетләр дә бар. Алар эшкә әзерләнгән арада һәрберсе белән якыннан танышып чыктым. Фаил Колыкаев Абдулла авылыннан. Үзен төрле өлкәләрдә сынап караган, шулай да хезмәт биографиясенең күп өлеше авыл хуҗалыгы белән бәйле. Байтак еллар фермерларда хезмәт салган. Менә инде икенче ел “Урожай” җәмгыятендә эшли.
Динар Аскаров, узган елда Авыргазы күппрофильле колледжында механизатор белгечлеге алып чыкканнан соң, бирегә эшкә килгән. Бу инде аның икенче сезоны, шуңа быел үзен ышанычлы тота – ни генә дисәң дә, күпмедер тәҗрибәсе бар бит. Ә менә Роллан Рәхмәтуллин шул ук һөнәри уку йортының 3нче курс студенты гына әле. Тагын бер елдан ул “авыл хуҗалыгы производствосы мастеры” белгечлеге буенча диплом алачак. Өч ел дәвамында практиканы биредә үтә һәм, үзе әйтүенчә, эш аңа ошый. Өстәвенә, өлкән абыйларының кулы астында җайлап техниканы да, чәчү технологиясен дә үзләштерә. Шуңа практика тәмамлану белән җәйге чорга эшкә калырга да уйлый егет.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Руслан Зиннәтуллин белән басуның икенче башына юл тоттык. Икенче чәчкеч орлык салу өчен туктаган иде. Заманча “Амазоне” чәчү комплексын таккан “Кировец”ка Шамил Галиуллин идарә итә. Шамил Габделхәй улы хезмәт юлын “Победа” колхозында башлап, 27 ел шунда хезмәт салган. Колхоз таркалганнан соң торак-коммуналь хуҗалыкта, юл төзү-төзекләндерү идарәсендә эшләгән һәм янә күңеленә якын эшенә кайткан – ике ел “Урожай” җәмгыятендә хезмәт сала. Заманында нинди генә техникада эшләргә туры килмәгән аңа, ләкин үзе әйтүенчә, мондый заманча техникада җырлап эшләргә була. Һәм ул шулай эшли дә.
– Элеккечә, хәзер бер басуга 9 техника кертәсе юк, заманча бер техника берничә сәгатьтә эшне тәмамлап чыгарга сәләтле: тырмалый, чәчә, тыгызлый, – ди Шамил Галиуллин, шундый куәтле техникага идарә итүе белән горурланып.
Ул кузгалып китүгә бүлекчәнең агрономы Идеал Ишмөхәммәтов килеп җитте һәм чәчкеч артыннан орлык салыну тирәнлеген тикшерүгә кереште. – Барысы да нормада – 4 сантиметр, – ди Идеал Илдар улы.
Башка хуҗалыклар да уҗым культураларын өстәмә тукландыру, тырмалау эшләрен башкаралар һәм шушы көннәрдә арпа чәчәргә төшәчәкләр.
— Бу язда район буенча чәчү эшләрен 48 меңгә якын гектарда башкарып чыгарга исәп тотабыз. Бу мәйданнарның иң күп өлешен, әлбәттә, арпа һәм бодай тәшкил итәчәк. Шулай ук карабодай, орлык өчен кукуруз, көнбагыш, рапс, борчак, солы, соя, җитен дә лаеклы урын биләячәк. Шикәр чөгендере исә 415 гектарда чәчеләчәк. Табигать тә безгә уңай тора, механизаторларның кәефе яхшы, басуларда эш кайный башлады, — ди авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Руслан Зиннәтуллин, быел да мул уңышка исәп тотып һәм районның лидерлар исәбендә булуына ышаныч белдереп.
Әйе, һава торышы гына уңай килсен — игенчеләребез җиң сызганып эшләргә һәрвакыт әзер безнең. Быел да икмәкле булуыбызның шушы көннәрдә хәл ителүен алар яхшы аңлый. 

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: