Хуҗалыкның районда беренче булып чәчү агрегатларын эшләтеп җибәрүе беркем өчен дә яңалык түгел. Чөнки авыл хуҗалыгы предприятиесе утыз ел дәвамында районда барлык мөһим авыл хуҗалыгы кампанияләрен беренче булып башлый. Бу кагыйдәгә әверелде һәм башка коллективлар өчен үрнәк булып тора.
Бер атна элек күпьеллык үләннәр тукландырылды. Шул вакытта ук ленинлыларның зур уңышка дәгъва итүе аңлашылды. Элита борчак, бодай, көнбагыш, кукуруз һәм соя орлыклары сатып алганнар. Техника да яңартылган, әйткәндәй, бу эш хуҗалыкта өзлексез башкарыла. Туфрак эшкәртү өчен культиватор, 22 метр киңлектәге ике рәтле тырмату җайланмасы машина-трактор паркын тулыландыра. Орлык агулау эше тәмамланган. Ике агрегат бер гектарга 100 килограмм матдә исәбеннән кырларны тукландырган. Русиянең атказанган механизаторы, Салават Юлаев ордены кавалеры һәм күпбалалы гаилә башлыгы Илфир Хәмидуллин бу эшкә актив керешкән. Илфир Фрит улыннан бүгенге эшләр торышы хакында сораштык. Бар да яхшы! Бер сменага 250 гектар мәйданны эшкәрткән. Бу механизаторның осталыгы гына түгел, заманча техниканың мөмкинлекләре турында да сөйли. “ДТ” тракторында бу эшне башкару өчен биш смена эшләргә кирәк булыр иде!
Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов та механизаторлар янында. Ул игенчеләр өчен мөһим вакыйгадан читтә кала алмый.
– Барыбыз өчен дә мөһим чор җитте. Безнең күз алдында чәчү башланачак. Ул инде күптәннән башланган иде. Дым каплату, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, орлыкларны эшкәртү, басуларны чистарту эшләре башкарылды, – диде Риф Сәгъдәтулла улы. – Без югары уңышка өметләнәбез. Һәм шулай булырга да тиеш. Чөнки шулкадәр күп көч куелган, күпме эш башкарылган, һава торышы да безне шатландырырга тиеш. Һәрхәлдә, без моңа бик өметләнәбез һәм исәп тотабыз. Әмма “Аллаһка ышан, үзең эшлә”, дигәннәр. Шушы көннәрдә “Еникеев” җәмгыятендә чәчү алды семинары үткәрдек. Техника, амбар хуҗалыгы торышын, орлыкларның сыйфатын карадык, бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат тыңладык. Әлбәттә, болар барысы да авыл халкы алдында торган бурычларны хәл итүдә файдалы булачак. Хәерле сәгатьтә, дуслар!
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Ленин” җәмгыятенең генеральный директоры Альберт Дәүләтбаев хуҗалыктагы эшләр торышы белән кыскача таныштырды, гамәлгә кертелгән яңалыклар турында сөйләде. Төп басымны ул чәчүдә катнашучыларга ясады. Чөнки эшнең уңышы нәкъ менә аларга бәйле. Хәвефсезлек техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакырды. Альберт Рафаил улы кыр эшләрендә катнашучы механизаторның һәрберсенә югары бәя бирде.
Беренче буразнага пешкән йомырка салу – борынгы йола. Бу авыл халкының тырышлыгы, хезмәте мул уңыш китерсен өчен эшләнә. Әлеге эшкә Альберт хәзрәт Нурембәтов җитәкчелек итә.
Һәм менә куәтле тракторга утырган тәҗрибәле механизатор Фәрит Шәйхетдинов чәчүгә старт бирде.
Чынында, агрегатны “чәчкеч” дип атарга тел әйләнми. Бу – чын могҗиза. Киң колачлы “Томь” чәчү комплексы. Әйткәндәй, Русия конструкторлары эшләнмәсе. Ул җирнең нәкъ менә орлыклар һәм минераль ашламалар төшкән өлешен берьюлы эшкәртә. Бу үсемлекләрнең тигез чыгышын, димәк, тигез өлгерүен дә тәэмин итә.
– Механизаторның төп бурычы – басуның икенче башына туп-туры килеп чыгу, – дип аңлата хуҗалыкның баш агрономы, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ришат Гәрәев. – Аннан соң борылырга кирәк, һәм трактор автоном идарә итү режимына күчә. Барысына да Җиһан идарә итә, – Ришат Фәрит улы бармагы белән күккә күрсәтә. – Димәк, барысы да яхшы булачак!
Хәмит Нәбиев.
Дүртөйле районы.