+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 апрель , 21:11

Күгәрченлеләр сынатмас!

Авыл хезмәтчәннәре һәр аяз көнне нәтиҗәле файдалана.Күгәрчен районында беренчеләрдән булып “Октябрь”, “Тәвәкән” авыл хуҗалыгы кооперативларында, Николай Криваткин крестьян-фермер хуҗалыгында язгы кыр эшләренә керештеләр.

Күгәрченлеләр сынатмас!
Күгәрченлеләр сынатмас!

Әлеге вакытта хуҗалыкларда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру, тырмалау, дым каплату, иртә язгы культураларны чәчү эшләре алып барыла.
Һава торышы үзгәреп тора, шуңа күрә беренче мөмкинлек булу белән игенчеләр басуга чыга. Авыл хезмәтчәннәре аяз көннең һәр минутын нәтиҗәле файдаланырга тырыша.

“Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативында механизатор Александр Ермолаев — шундый уңганнарның берсе. Ул Виктор Белоус белән бергә “Агратор 4800” чәчү комплексы белән “Т-150” тракторында солы чәчә. “Агратор 8500” белән “Кировец”та республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Вячеслав Пестеха нәтиҗәле эшли, ә орлыкны “КамАЗ”да Вадим Устинов ташып тора. Орлыклар махсус агрегатта — Әхмәт Бохармәтов һәм “МТЗ” тракторында йөк төягеч белән ярдәм итүче Юлай Үзәнбаевның тырышлыгы белән агуланган.

“Тәвәкән”дә механизаторлар Әнвәр Габбасов “Джон Дир”да һәм Марат Әлмөхәммәтов “Клаас Ксерион”да дым каплату белән шөгыльләнә. Волостнов бригадасында Ринат Гадляев, Филүс Алсынбаев “Кузбасс Н” чәчү комплекслары белән заманча “Бюлер” тракторында солы чәчә. Орлыкларны аларга “КамАЗ”да Фәнил Ягафәров ташып тора.
Тракторлар артыннан Максим Ермолаев тәгәрмәчле “МТЗ-82.1” белән кәтүкләп бара, ә Сәгыйть Гафаров “МТЗ-80.1” белән басу эшкәртә.
Күгәрчен районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматлары буенча, 23 апрельгә район буенча барлыгы 1115 тонна бөртекле культуралар орлыгы агуланган, шулардан “Тәвәкән”дә — 600, “КуАПО”да — 220, “Утар”да — 190, “Октябрь” кооперативында — 55, “Иртүбәк” агрофирмасы” хуҗалыгында — 50 тонна.
“Иртүбәк” агрофирмасында һәм Николай Криваткин крестьян-фермер хуҗалыгында 820 гектар мәйданда көзге бөртекле культураларны минераль ашламалар белән тукландыру башкарылган.

Дым каплату 4420 гектар мәйданда уздырылган, шул исәптән “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативында — 950, “Иртүбәк” агрофирмасында — 700, Николай Криваткин крестьян-фермер хуҗалыгында — 600, “Тәвәкән”дә — 510, “КуАПО”да — 500, “Чапаев исемендәге колхоз” кооперативында һәм “Утар” җәмгыятендә — 300әр гектарда, башка крестьян (фермер) хуҗалыкларында 560 гектарда
башкарылган.

Көзге культураларны тырмалауны “Октябрь”, “Чапаев исемендәге колхоз” кооперативлары, “Утар” җәмгыяте игенчеләре — 140 гектарда, ә күпьеллыкларны — “Тәвәкән”, “КуАПО”, “Октябрь” һәм башка крестьян (фермер) хуҗалыкларында 538 гектарда тәмамладылар.
Кыр эшләре һәм орлык агулау дәвам итә.

Анатолий КАЗАКОВ.
Күгәрчен районы.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: