Илеш районы аграрийлары иң актив эшли, анда эшләр барлык мәйданның 27 процентында башкарылган. Икенче урында Авыргазы һәм Стәрлетамак районнары (26 процент), өченче урында - Чишмә һәм Дүртөйле районнары (23 процент).
Кичә Дүртөйле кырларында традицион эш сәфәре белән Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов булды.
Ул район хуҗалыкларында чәчү кампаниясе белән танышты. «Еникеев» авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында сыек аммиак кертеп, туфракны баету технологиясен карады. Шулай ук ул “Киров”, “Победа”, “Ленин”, “Баиш Агро” һәм “Калинин” хуҗалыкларында булды.
Бу көнне Илшат Фазрахманов шулай укЧакмагыш районында булды.
Фото: pravitelstvorb.ru