Чишмәлеләр елны туйдырыр көннәрнең кадерен белә һәм җиң сызганып эшкә керешкән. Биредә быел да, үткән елдагы кебек, 76,6 гектар мәйданда чәчү эшләре планлаштырылган. Район басуларының 45,2 мең гектарында — бөртекле һәм кузаклы культуралар, 10,2 мең гектар мәйданда — көнбагыш, 8,1 мең гектарда — шикәр чөгендере һәм 7,4 мең гектарда мал азыгы культуралары үсәчәк. Бәрәңге һәм яшелчәләр 2,3 һәм 0,59 мең гектарда утыртыла.
Көзге культуралардан бодай – 13467 гектарда, арыш – 616 гектарда һәм тритикале 283 гектарда чәчелгән һәм барлык чәчүлек мәйданының 18,7 процентын, ягъни 14366 гектарны тәшкил итә. Чишмә районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Эрнес Кәримов белдерүенчә, көзге культураларның 70 процентының торышы яхшы, калганнары — канәгатьләнерлек.
— Быел язгы чәчү эшләренә 13 апрельдә үк керештек. Барлык хуҗалыклар җәлеп ителде, эш оешкан төстә бара. Чөгендерне дә чәчә башладык. Ягулык та, ашлама да бар, — ди Эрнес Әлфир улы.
Быел Чишмәдә язгы чәчү 57,1 мең гектарда башкарылачак. Кыр эшләренә күңел биреп һәм җаваплы карыйлар биредә. Дым каплату 13650 гектарда башкарылган, ягъни — 39 процент. 7685 гектарда уҗымнар тукландырылган — 53,4 процент. Күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм тукландыру да, орлыкларны агулау да планга ярашлы бара.
Минераль ашламалар кертү барлык хуҗалыклар планына ярашлы, 90 процентка башкарылган. Әле бу эш дәвам итә.
Орлыклар белән тәэмин ителү 100 процент тәшкил итә. Быелгы сезонда 300 тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар, элита орлыклар алынган. Орлыклар тиешле таләпләргә җавап бирә.
Эрнес Кәримов билгеләвенчә, барлык техника төзек хәлдә, ягулык запасы 500 тоннадан артык.
— Аграрийларыбызга яхшы һава торышы һәм вакытында, кыска агротехник срокларда чәчү эшләрен башкаруларын телибез, — ди Эрнес Әлфир улы.