+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
3 Май 2024, 14:49

Югары уңыш - комплекслы чаралар нәтиҗәсе

Бүген Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов төбәкнең Кырмыскалы, Архангельск һәм Гафури районнарында чәчү эшләренең барышы белән танышты.

Югары уңыш -  комплекслы чаралар нәтиҗәсеЮгары уңыш -  комплекслы чаралар нәтиҗәсе
Югары уңыш - комплекслы чаралар нәтиҗәсе

Кырмыскалы районының «Артемида» хуҗалыгы җитәкчесе Евгений Пожидаев арпа, рапс, көнбагыш чәчү барышын Илшат Фазрахмановка күрсәтте.

- Монда без орлыклар, сыек һәм каты ашламалар белән дөрес эшләүне, югары төгәллектәге игенчелекне куллануны күрдек, - диде Илшат Фазрахманов. - Без аграрийларның базарга юнәлеш алуын күрәбез. Арпа, бодай, соя, борчак, җитен, ясмык кебек югары табышлы культуралар чәчү структурасында артты.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада язгы чәчү яхшы темпларда бара, апрельдә һава торышы уңай торды, туфракта дым каплату яхшы барды, ә май салкыннарыннан җитди нәтиҗәләр булмаячак. Бүгенге көнгә эшләр 405 мең гектарда башкарылган, бу - барлык күләмнең 20 проценты. Чәчүгә 53 район аграрийлары чыкккан.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас