Төбәкнең Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, муниципалитетлар чәчү кампаниясенә кереште. Районнар басуларында дым каплату буенча эшләр тәмамланып, язгы чәчүгә керештеләр.
Аграрийлар тәүлек эчендә 70 мең гектарга кадәр чәчәләр, ә 6 майга бөртекле һәм кузаклы культуралар 278 мең гектар мәйданда чәчелгән. Бу - планның 20 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, хуҗалыкларда шикәр чөгендере, майлы һәм мал азыгы культуралары чәчелә.
Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, аграрийлар җитәрлек күләмдә орлык һәм техника белән тәэмин ителгән. Агымдагы елда басуларга, узган елга караганда, 150 чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатына күбрәк чыккан.
Фото: bashinform.ru