Мәгълүматлар буенча, түбән температуралар нәтиҗәсендә 13 мең гектар чәчүлек зыян күргән. Алар арасында сабан культуралары - җитен, көнбагыш, шулай ук 525 гектар чөгендер, 164 гектар рапс һәм 100 гектар көнбагыш һәлак булган. Чәчүлекләрне тикшерү дәвам итә.
Һава торышына карамастан, язгы чәчү план режимында дәвам итә, әмма темплар бераз кимегән: тәүлек эчендә 50 мең гектар чәчелгән. Бүгенге көнгә планлаштырылган мәйданнарның 43 проценты чәчелгән.
Фото: башинформ.рф