+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
16 Май 2024, 12:33

Уңдырышлы туфрак мул уңыш бирсен!

Шунысы яхшы: язгы чәчү мәйданнары күләме көзге культуралар исәбенә кимегән. Алар көздән 650 гектарга чәчелгән. Әлеге вакытка уҗым басуларын һәм күпьеллык үләннәрне тырмату, ашлама кертү тәмамланган.

Уңдырышлы туфрак мул уңыш бирсен!Уңдырышлы туфрак мул уңыш бирсен!
Уңдырышлы туфрак мул уңыш бирсен!

Барлык республика хуҗалыкларындагы кебек үк, Бакалы районында да язгы кыр эшләренең иң кызу мәле. Игенчеләр өчен язгы басу эшләре быел чын мәгънәсендә җитди имтихан булып тора. Бакалы районында “Г. П. Марков” фермер хуҗалыгы эшчәннәренең әзерлекне көздән үк башлавы сынауларны ышанычлырак үтәргә ярдәм итте. Чәчү чорына кадәр үк алда барлыкка килергә ихтимал булган барлык сораулар җентекле уйланылды.

Тырматуны тәҗрибәле механизаторлар Борис Ефимов, Николай Григорьев, Раил Әхмәтов, Инсаф Фәрвәҗевка ышанып тапшырганнар, алар аны намус белән башкарган.
22 апрельдә аграрийлар оешкан төстә чәчүгә төште. Аны кузаклы культуралардан башладылар. “Нарат” сортлы борчакны беренче тапкыр сатып алганнар, шуңа күрә аңа зур өмет баглыйлар. Ул, белгечләр тәкъдиме буенча, перспективалы сортларның берсе булып санала.
Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Геннадий Марков – күпьеллык стажлы җитәкче. Ул хуҗалыкны алып бару буенча эшне оста оештыра. Урынбасарыннан да уңган. Андрей Давыдов — аның уң кулы. Ул барлык производство мәсьәләләрен яхшы белә. Андрей Николаевич үзе дә механизаторлар белән беррәттән басуда эшли — узган елда сатып алынган яңа төягечтә тракторны ягулык белән тәэмин итеп торуны үз өстенә алган.
Фермер хуҗалыгы башлыгы урынбасары Андрей Давыдов якын көннәргә планнары белән уртаклашты.
— Чәчү заманча “Кузбасс” чәчү агрегатында алып барыла. Аны без биш ел элек лизингка сатып алдык. Басуда эшне ике сменада оештырдык. Кыр эшләрендә катнашучылар өчен матди дәртләндерү чаралары да каралган. Өлкән пешекче Наталья Рыцева һәм пешекче Ләйсән Мифтахова әзерләгән тәмле төшке һәм кичке ашлардан барысы да канәгать.

Сүз уңаеннан, Мифтаховлар гаиләсе Үмәр авылына күченеп килде. Хуҗалык җитәкчесе аларга торак бирде. Гаилә башлыгы Филүс Мифтахов үзен бик җаваплы, грамоталы механизатор итеп күрсәтте.
– КФХның барлык эшчәннәре дә бурычларын намуслы башкара. Эшләр план буенча, чәчү әйләнешен саклап алып барыла. Борчак чәчүне тәмамлаганнан соң, 140 гектарда — арпа, аннан соң 100 гектарда — солы, 140 гектарда — бодай, 300 гектарда — көнбагыш, 500 гектарда вика чәчтек, 200 гектарда рапс чәчүгә керешәбез. Орлыклар җитәрлек, минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары да кирәкле күләмдә кайтарылды, — диде ул.
Игенчеләр эш кәефендә. Алар барлык сабан һәм мал азыгы культураларын иң яхшы агротехник срокларда һәм сыйфатлы чәчәргә ниятли.
Мәрьям ТИМЕРГАЛИЕВА.

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас