+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
17 Май 2024, 05:30

Балтачта эшне кызу тоталар

“Мичуринский” хуҗалыгында моңа яңа куәтле техника ярдәмендә ирешелә.

Балтачта эшне кызу тоталарБалтачта эшне кызу тоталар
Балтачта эшне кызу тоталар
Майдагы яңгырлар чәчү эшләрен тоткарлады. Шулай да игенчеләр һава шартларына яраклашырга тырыша. “Мичуринский” җәмгыятендә яңгырлар белән бәйле тәнәфесләр булып алса да, игенчеләр 700 гектарда авыл хуҗалыгы культураларын чәчәргә өлгерде.

– Узган ел басулардан 110 мең центнер ашлык җыеп алган идек. Уртача уңыш 25 центнер тәшкил итте. Быел да моннан ким булмаган уңышка ирешергә исәп. Эшкә ныклы әзерлек белән килдек. Орлыкларыбыз югары репродукцияле. Һәр гектар җиргә йөз килограмм күләмендә катнаш минераль ашламалар кертәбез. Үсемлекләрне саклау чараларын да алдан хәстәрләп куйдык, – ди агроном Илшат Әхтәриев.
Моннан тыш, быел авыл хуҗалыгы техникасы паркы да тулыландырылган. Тагын бер “МТЗ-20.22” тракторы, “Быстрица” чәчү комплексы, “Компактор” культиваторы сатып алганнар.
Әле төп куәт Тушкыр-Асавка звеносында тупланган. Биредә 1700 гектарда бодай чәчү бурычы тора. Узган көздә звенода 500 гектарда тритикале культурасы чәчелгән. Әле Тушкыр авылы янындагы басуларда “Телемастер” культиваторларын хезмәтләндергән механизатор Альберт Галләмов, Фирдүс Хөсәенов бодай чәчү өчен туфракны әзерли.
– Шәвьяды звеносы кырларында арпа һәм бодай чәчеләчәк, – ди Илшат Әхтәриев.
Бу көннәрдә звено басуларын “Агратор” төрендәге – ике, “Кузбасс” төрендәге бер чәчү комплекслары иңли. Петр Лебедев, Алик Яппаров, Альберт Галләмов аларның куәтен тулы файдалана.
– “СЗ-5.4” төрендәге чәчкечләр заманча чәчү комплекслары белән ярыша алмый. Алар белән басуны бер урап килгәч, янә орлык белән заправкаларга туры килә. Бу кыйммәтле вакытны ала. Мин хезмәтләндергән “Агратор”ның бункеры 4 тонна сыйдырышлы. Бер заправкалангач, туктамый 20 гектар җир чәчәм. Һава шартлары ягыннан тоткарлык булмаганда сменага 60-70 гектарда чәчәм. Электроника белән жиһазландырылган техника орлыкларны тиешле тирәнлеккә төшерә, туфракны да үзе тыгызлый. Приборларны күзәтеп барырга гына кирәк, – ди оператор Алик Яппаров.
– Быелгы кебек озакка сузылган язда вакытны нәтиҗәле файдаланып калырга кирәк. Көннәр салкын, дип, көтеп чәчми тору дөрес түгел, минемчә. Вакытны кире кайтарып булмаячак. Әле яңгыр, ә аннары корылык булса... – ди Петр Лебедев.
Шәвьяды звеносында хезмәт куйган Илдар Вәлиев, Михаил Нанышев та яхшы кәеф белән эшлиләр.
“Мичуринский” җәмгыяте – районның аграр сәнәгать комплексында ышанычлы инвесторларның берсе. Ул 2021 елдан үз эшен җәелдерде.
Бизнес проектларын тормышка ашыру барышында биредә үсемлекчелек тармагын үстерүгә 250 миллион сум акча юнәлтелгән. Арендаланган җир мәйданы – 7 мең гектардан артык.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.
Балтач районы.
Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас