-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 Май , 09:45

Икмәкле төбәкне шикәр чөгендере дә үз итә!

"Илеш МТС” җәмгыяте басуларында быел бу техник культура 460 гектарны биләячәк.

Икмәкле төбәкне шикәр чөгендере дә үз итә!
Икмәкле төбәкне шикәр чөгендере дә үз итә!

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән белдерүләренчә, Илеш районында иртә культуралар чәчелеп бетте, техник культуралар үстереләчәк мәйданнарда да эшләр тәмамлану алдында.

Иртә башланыр дип көткән язгы кыр эшләре соңгарак та калып, яңгырларга да бүленеп, игенчеләрне шактый катлаулы хәлгә куйды. Шулай да, белгечләр агымдагы чагыштырмача суык килгән язны мул уңышка юрый. Әйе, борынгылар әйтмешли, юраганнар юш килсен!
“Илеш МТС” җәмгыяте игенчелек, техник һәм мал азыгы культуралары, терлекчелек продукциясе җитештерү буенча районда тотрыклы предприятиеләрнең берсе. Бүгенге көндә биредә сөренте җирләрнең гомум мәйданы ике мең гектардан артыграк тәшкил итә. Предприятие “Элиталы орлык җитештерү хуҗалыгы” статусына ия, ул шулай ук Русия селекциячеләре һәм орлыкчылары берлеге әгъзасы. Гомумән, нигез салынган көненнән башлап, яңа ысулларга һәм коллективның намуслы хезмәтенә таянып, инновацияләрне тәвәккәл рәвештә кулланышка кертеп, икътисади тотрыклылыкка ирешәләр биредә.
Агымдагы хуҗалык елының үзенчәлекләреннән, атап әйткәндә, авыл хуҗалыгы продукциясе базарындагы икътисади хәл-шартлардан чыгып, шикәр чөгендере игеләчәк мәйданнарны киңәйтергә карар иттеләр биредә. Быел бу культура 460 гектарны биләячәк.
– Узган ел 250 гектарда шикәр чөгендере үстергән идек, аның уңышы һәр гектардан 310 центнер булып, 7750 тонна татлы тамырны Чишмә шикәр заводына эшкәртү өчен озаттык. Безнең шартлар өчен әлеге күрсәткеч шактый югары. Мондый нәтиҗәгә механизаторларыбызның тырышлыгы, белгечләрнең уртак максатка намуслы хезмәт итүе белән ирешелде. Белүегезчә, хәзер импортны алыштыруга зур игътибар бирелә. Шуңа күрә, быел йөздән артык гектарда үз илебездә хәзерләнгән шикәр чөгендере орлыгын чәчәбез, бу мәйданнарны үзенчәлекле тәҗрибә басуы дип тә атарга була. Чөнки, шушы орлыкны тәкъдим иткән белгечләр белән тыгыз бәйләнештә эшлибез, – диде предприятие директоры, Салават Юлаев ордены кавалеры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәвис Зарипов.
Сүз дә юк, чөгендер үстерү – авыл хужалыгының күп хезмәт таләп итүче һәм технологик катлаулы тармакларыннан берсе. Монда тәвәккәл, хезмәт сөючән һәм максатчан кешеләр генә уңышка ирешә. Бүгенге көндә, әйтик, “Илеш МТС”ында заманча технологияләр, югары җитештерүчәнле техника, үсемлекләрне саклауның яңа ысуллары нәтиҗәле файдаланыла. Техника паркы яңа трактор, комбайн һәм автомобильләр белән даими тулыланып тора. Күптән түгел, мәсәлән, СТВ-12 маркалы заманча шикәр чөгендере чәчкече сатып алганнар.
Импортны алмаштыру дигәннән. Билгеле булуынча, авыл хуҗалыгында, атап әйткәндә, басучылык тармагында югары күрсәткечләр иң беренче чиратта сыйфатлы орлыкка бәйле. Бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгының 99 проценты үз илебездә җитештерелә, көнбагыш һәм кукуруз, бәрәңге орлыгының 50 процентка якын өлеше шулай ук үзебезнеке. Шикәр чөгендере орлыгы белән бәйле мәсьәлә катлаулырак, анда чит ил гибридлары өлеше 95 проценттан артып китә. Димәк, шикәр чөгендере үстерәсең икән, күпкырлы тынгысыз хезмәт һәм катлаулы технологияләргә импортка бәйлелек тә өстәлә.
Дөрес, импортны алыштыру җәһәтеннән республиканың бу төр орлыкка булган ихтыяҗын үзебезнең селекция сортларын һәм гибридларын куллану исәбенә ябарга ниятлиләр. Ил күләмендә дә үзебезгә яраклаштырылган татлы тамыр орлыгы проблемасын хәл итү өстендә эш дәвам итә. Мәсәлән, селекция һәм орлыкчылык үзәкләренә импортны киметү өчен 5 миллиард сум акча бүләнәчәк, дип хәбәр ителде.
Азык-төлек хәвефсезлеге Доктринасы нигезендә җиде елдан соң Русия базарында үзебезнең орлык өлеше 75 процентка җитәргә тиеш, дип фаразлана. Әмма авыл эшчәннәрен ерак перспективадан бигрәк, бүген тотынылган акчаларны көзен табышлы итеп кайтару мәсьәләсе борчый.
– Без, урындагы мөмкинлекләрдән чыгып, икътисади яктан отышлы һәм сорау белән файдаланучы культураларга өстенлек бирергә тырышабыз. Максатыбыз – техник мөмкинлекләрне арттыру, яңа технологияләрне кулланышка кертү, салынган инвестицияләрдән максималь табыш алу, хезмәтчәннәргә лаеклы эш хакы түләү, – ди бу уңайдан “Илеш МТС” директоры.
Биредә хуҗалык итүдә төрле алымнарны сынап карау, диверсификацияне теориядән практик яссылыкка күчерү тиешле нәтиҗә бирә. Диверсификация киң мәгънәдә – җитештерелгән продукция ассортиментын киңәйтү һәм хуҗалык итүнең нәтиҗәлелеген арттыру, икътисади файда алуны гарантияләү, яңа җитештерү төрләрен һәм технологияләрен үзләштерү ул. Бер юнәлештә генә эшләгән бизнесның да, һичшиксез, үз өстенлекләре бар. Ләкин факт факт булып кала: XXI гасыр башыннан климат үзгәрү авыл хуҗалыгы тармагын яңа сынауларга дучар итте. Ә заман сынауларына искечә эшләп каршы торып булмый.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,


Илеш районы.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: