-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
31 Май , 11:37

Бодайлар башак чыгара, арышлар да калышмый!

Федоровка районының һәр җәһәттән алдынгы Фрунзе исемендәге хуҗалыгы басуларын кукурузның яңа сортын сынаучылар да үз иткән.

Бодайлар башак чыгара, арышлар да калышмый!
Бодайлар башак чыгара, арышлар да калышмый!

28 майда хуҗалыкта без булганда биредә язгы чәчү эшләрен тәмамлап кына торалар иде.

– Егерме бер ел хуҗалык рәисе вазыйфасында эшләп быелгыдай язны һәм чәчү эшләренең шулай озакка сузылуын хәтерләмим. Уҗым культураларын өстәмә тукландыруга һәм дым каплатуга 20 апрельдә чыккан булсак, чәчүне кичә 27 майда гына тәмамладык. Эш шунда: 25 апрельдән башланган салкын һава торышы, төнге якта булган туңдырулар, аның арасындагы яңгырлар, беренчедән, эшләрне элеккечә ике сменада алып бару мөмкинлеге бирмәде. Нигездә, көндез җир җилләгәч кенә чәчтек. Икенчедән, басуларда дым күп булу, чокырлырак урыннар тигез кипмәү сәбәпле, берсеннән икенчесенә күченеп чәчәргә, сулы урыннар өлгергәч, аларга янә әйләнеп кайтырга туры килде. Өченчедән, май башыннан яңгырлар эшләрне берничә көнгә туктатып та торды. Шулай булуга карамастан, чәчүгә һәрвакыттагыча көчле техник әзерлек һәм хезмәт ресурслары ярдәмендә барлык эшләрне дә тиешле агротехник срокларда һәм бик югары сыйфат белән башкарып чыктык. Җирдә дым күп булуын һәм һава шартларының ашлык культураларының үсеше өчен уңай торуын исәпкә алганда, быел, гомумән, уңыш мул булыр дигән ышанычтабыз. Һәрхәлдә, безнең тарафтан моның өчен барлык тиешле җирлек әзерләнде, – диде быелгы чәчү үзенчәлекләре белән таныштырып, Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев.

Әйе, районның гына түгел, респуб­ликаның йөзек кашы булган алдынгы хуҗалыкта мул уңыш үстереп алу өчен барлык тиешле чаралар күрелгән. Мәсәлән, ашлык культураларын өс­тәмә тукландыру өчен быел хуҗа­лыкта 650 тонна ашлама сатып алынган. Шул рәвешле, һәр гектар басуга 120-130 килограмм исәбеннән тукландыручы матдә кертелгән.

– Уҗымнарны тукландыруда ике агрегат эшләде. Ашламаны без СЗ-3 чәчкече ярдәмендә фәкать үсен­теләрнең тамырына кертәбез. Тәҗрибә күрсәтүенчә, болай эш иткәндә нәтиҗәлелек бермә-бер арта. Бу җәһәттән аеруча Т-70 тракторын иярләгән алдынгы механизаторыбыз Риф Кантимеров зур уңганлык күр­сәтте. Ашлама кертү эшен ул 908 гектарда башкарды. Гомумән, алдагы елларда һәр гектар җиргә 150 килограмм исәбеннән ашлама кертү максаты куябыз. Моның өчен безнең мөмкинлекләребез дә, куәтләребез дә бар, ә иң мөһиме бу үзен тулысынча аклый, – ди һәрдаим алга карап эш итүче булдыклы җитәкче Фәйрүз Заһретдин улы.

Хәер, мондый эшчәнлекнең нәти­җәлелеге хуҗалыкта инде бүгеннән күз алдында. Без хуҗалыкка килгәндә май ахыры гына булуга карамастан, арышлар башакланырга әзерләнсә, бодайлар инде башак чыгара башлаган да иде. Бер чүп әсәре дә булмаган яшел келәмдәй җәйрәп яткан басу­ларның мул уңыш белән сөендерәчәге бүгеннән үк кычкырып тора! Бирсен Ходай!

Үсентеләрнең тигез чыгышына карап, язгы культуралар да, һичшиксез, сынатмас дияргә ныклы нигез бар. Язуыбызча, моның өчен алдынгы хуҗалыкта барлык тиешле чаралар күрелеп, уңдырышлы җирлек әзер­ләнгән. Әйтик, дым каплатуда басу батырлары Флүз Сабитов һәм Михаил Фадеев ал-ял белми эшләгәннәр. Куәтле К-739 һәм К-700 тракторларында 21 метр киңлектәге тырма белән алар һәркайсы 1513 гектар һәм 1435 гектар җир эшкәрткән.
Тырматуда исә Риф Әдеһәмов (МТЗ-1221 тракторында 1785 гектар) һәм Алексей Иванов (МТЗ-82 тракторында 1280 гектар) өлгерлек күрсәткән. Әйткәндәй, басулар дымлы булу сәбәпле, быелгы чәчү кампаниясендә өстенлек җирне тырматуга бирелгән, баштагы чорда кәтүкләү бөтенләй булмаган. Шул сәбәпле, финанс яктан тотрыклы һәм җитеш хуҗалык сезон башында тагын бер яңа тырма да сатып алган.

Культивацияләүдә шулай ук ике агрегат эшләгән. Т-150 тракторларын иярләгән басу батырлары Фәнис Шәрипов һәм Алексей Данилов һәркайсы 596 гектарда һәм 561 гектарда культивацияләү эшен башкарган. Кәтүкләүгә соңрак керешсәләр дә, бу мөһим агротехник чараны чәчкәннән соң Хөсәен Сабитов – 819 гектар мәйданда, Олег Сабитов 437 гектарда башкарырга өлгергән. Әле исә пар җирләрен эшкәртү бара.

Хәер, чәчү эшләренә әйләнеп кайтыйк. Фрунзе исемендәге хуҗалыкта быелгы язда бөртеклеләр җәмгысы 3323 гектарда чәчелгән. Шуның 1800 гектарын – язгы бодай, 657 гектарын – арпа, 194 гектарын – солы, 476 гектарын – борчак, 235 гектарын вика-солы били. Тагын да 206 гектарда җитен чәчелгән. Бу эшкә хуҗалык уңганнары 29 апрельдә керешеп, һава шартларының катлаулы булуына карамастан, ай тулыр-тулмастан башкарып чыгуга ирешкән. Бу җәһәттән хуҗалык җитәкчесе аеруча К-739 тракторында 16 рәтле “Кинзя” чәчү комплексы белән 1117 гектарда көнбагыш, 380 гектарда кукуруз чәчкән Флүз Сабитовны, язгы чәчүдә К-742 тракторында 1137 гектарда эш башкарган Михаил Фадеевны, К-700 тракторында 704 гектарда чәчкән Юрий Ивановны, шундый ук техникада 655 гектарда һәм 603 гектарда эш башкарган Фәнис Каһармановны һәм Альберт Хәйбул­линны мактап телгә алды. Җаваплы чорда аларны өзлексез рәвештә орлык һәм ашлама белән исә “КамАЗ” машиналарында алдынгы водительләр Җәмил Хәйбуллин, Флүз Галиев, Илдар Фәйзуллин, Наил Кантимеров һәм Петр Петров тәэмин итеп торган. МТЗ-82 тракторына урнаштырылган кран корылмасында ашлама һәм орлыкны төяп-бушатып торучы Сергей Канаров, чәчү комплексын заправкалап торучы басу ветераны Мөнир Сәйфуллин да җаваплы чорда мөһим бурыч башкарган. Аерым мактау һәм рәхмәт сүзләрен исә Фәйрүз Заһретдин улы баш инженер Илнур Кантимеров һәм баш агроном Ринат Сәйфуллин адресына юллады.

– Аларның эшне зур җаваплылык белән башкаруы нәтиҗәсендә һәр механизм сәгать кебек эшләде. Ватылып, туктап тору да, ниндидер өзеклекләргә юл кую да булмады. Афәрин егетләргә! – диде ул зур канәгатьлек белән.
Әйткәндәй, без килгәндә Ринат Сәйфуллин басу батырлары Флүз Сабитов, Сергей Канаров, Петр Петров һәм Мөнир Сәйфуллин белән тәҗрибә участогында сынау өчен кукурузның яңа орлыгын чәчәләр иде. Үзебезнең ил орлык җитештерүчеләренең берсе аны сынау өчен махсус рәвештә төбәктә даны киң таралган Фрунзе исемендәге хуҗалыкка алып килгән. Әлеге сорт орлык көзен мул уңыш белән сөендереп, үзенең нәтиҗәле булуын раслаячак икән, киләсе елларда ул тагын да зуррак мәйданнарны биләп, киң таралыш алачак. Шул рәвешле алдынгы хуҗалык бүген аерым культуралар буенча әлегә кадәр өстенлек иткән импорт орлыгын үзебезнекенә алыштыру эшенә дә лаеклы өлеш кертә.
Игенчелектә хуҗалык уңганнары шулай итеп язгы чәчүне тәмамлап, шушы көннәрдә химик эшкәртүгә керешергә торсалар, терлекчелектә дә иң кызу чор. Чөнки яшел хәтфәгә төренгән май, белүебезчә, беренче чиратта, сөт ае буларак билгеле. Һәм Фрунзе исемендәге хуҗалык терлек­челәре дә әлеге ай мөмкин­лек­лә­реннән нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Атап әйткәндә, ике фермада да маллар әле май башында ук җәйге лагерьларга чыгарылган. Наталья Ох­рименко, Фәридә Фәйзуллина, Фәһимә Хәби­буллина һәм башка алдынгы савучылар көн саен Мәләвез сөт заводына 3,5 тонна сөт савып озата. Марат Бохармәтов, Илшат Әдеһәмов, Дамир Әһлиуллин, Вафир Исхаков кебек терлекчеләр исә маллар тук булсын һәм мул сөт белән сөендерсен өчен бар тырышлыгын салып эшли. Бу җәһәттән биредә маллар кичке савымнан соң да яланга чыгарыла. Хуҗалык җитәкчесе шулай ук таналар көтүче тармак ветераны Кадыйр Хамматовны да мактап телгә алды.

Гомумән, Фрунзе исемендәге хуҗа­лыкта бар җирдә тәртип, хезмәт кәефе булуын, һәр тармак сәгать кебек эшләвен күреп, күңел шатлана. Шуңа да аларның районда гына түгел, республика, хәтта ил күләмендә дә күрсәтерлек мөһим хезмәт уңышлары бар! Бу уңайдан алдынгы хезмәт коллективына алдагы чорда да яңадан-яңа казанышлар юлдаш булсын, җир куенына салынган һәр орлык гәрә­бәдәй мул уңыш белән сөендерсен!

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: