-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 июнь , 10:49

“Азат”та инде Сабантуй кәефе!

Язгы кыр эшләрен май ахырына тәмамлаган алдынгы хуҗалыкта бүген химик эшкәртү дә соңгы гектарларда башкарыла.

“Азат”та инде Сабантуй кәефе!
“Азат”та инде Сабантуй кәефе!

Бу атна ахырында республиканың күп кенә районнарында Сабантуй бәйрәмнәре үтәчәк. Аңлашыла, ашланган җиргә сыйфатлы орлык салып, чәчү эшләрен төгәл агротехник срокларда башкарган, шул рәвешле елның-елында мул уңыш үстереп алучы хуҗалыклар хезмәткәрләре әлеге бәйрәмне аеруча күтәренке кәеф, күңел көрлеге белән каршы ала. Тармакның йөзек кашы бул­ган шундый алдынгы хуҗалыклар арасында Федоровка районының “Азат” җәмгыяте дә бар.

Хуҗалык җитәкчесе Азат Әминев белдерүенчә, “Азат” җәмгыятенең чәчүлек җирләре җәмгысы 9341 гектар тәшкил итә.

– Язгы кыр эшләрен 26 апрельдә башлап, 29 майда тәмамладык. Һава торышының тотрыксыз булуы, яңгырларның төнге яктагы туңдырулар белән чиратлашып баруы быелгы чәчү кампаниясенә үз төзәтмәләрен кертте. Шулай булуга карамастан, чәчү эшләрен һәр елдагыча оешкан төстә һәм барлык тиешле агротехник срокларда башкарып чыгуга ирештек. Һәр гектар җиргә 100 килограмм исәбеннән ашлама кертелде, җир куенына сыйфатлы орлыклар гына салынды. Шуңа да быелгы ел уңышына зур өметләр баглыйбыз, – диде эшләр торышы белән таныштырып, Азат Вахит улы.

Аерым алганда, хуҗалыкның быелгы чәчү структурасында арпа — 200 гектарны, язгы бодай — 2595, солы — 200, соя — 100, көнбагыш — 2000, кукуруз — 450, берьеллык үләннәр — 300, күпьеллык үләннәр 870 гектарны били. 653 гектар җир исә парга калдырылган.

Көздән 384 гектарда чәчелгән арыш һәм 1586 гектардагы уҗым бодае да мул уңыш вәгъдә итә.

— Уҗымнар бик яхшы кышлады, бер генә гектар мәйданны да бозып чәчү булмады. Бүген инде арыш һәм уҗым бодае культуралары башак чыгарырга әзерләнә. Һава шартлары уңай булып, алар да мул уңыш белән сөендерер дигән өметтә торабыз, — диде бу җәһәттән Азат Әминев, басуларга киң караш ташлап.

Май ахырында без хуҗалыкта булганда биредә үсемлекләрне химик утау эшен башлап кына торалар иде. Бүген исә бу мөһим эш тә хуҗалыкта ахырына якынлашкан. Шул рәвешле әлегә эшләр тәмамланып, башка мөһим кампанияләр башланганчы “Азат” җәм­гыяте уңганнары Сабантуй кәефе белән яши дисәк тә хата булмас. Әйе, уттай кызу чорда басуда янып эшләгән алдынгы механизаторлар Илдус Сөя­р­гулов, Илһам Әлибаев, Юрий Кулаков, Павел Никитин, Степан Селяев, Илдар Кинҗәгулов, Вилдан Халитов, Петр Улядаров, Евгений Федоров, Федор Юдин, аларны орлык һәм ашлама белән өзлек­сез тәэмин итеп торучы тәҗрибәле водительләр Олег Асабин, Иван Сальников, Василий Евдокимов, Юрий Николаев, Николай Русаков, склад мөдире Альбина Якупова һәм, әлбәттә, бу чорда чын-чыннан көнне төнгә ялгап эшләгән хуҗалык бүлек­чәләре идарәчеләре Алмаз Гобәйдуллин һәм Евгений Даниловка Сабантуйны күкрәк киереп бәйрәм итү өчен ныклы нигез бар. Чөнки Сабантуй ул, беренче чиратта, нәкъ алар кебек чын басу батырлары бәйрәме һәм аның үзәгендә дә нәкъ шундый хезмәт кешеләре тора!
Хуҗалык җитәкчесе терлекчелек тармагында җиң сызганып эшләүче алдынгы савучылар Надежда Петрова, Зоя Русакова, Валентина Петрова, Ирина Анискова, Валентина Маметгурбанованы, тер­лекчеләр Радик Халитов, Умед Самандаров,

Александр Михайлов һәм Алексей Дашковны да матап телгә алды.

— Нәкъ алар тырышлыгы белән бүген көн саен 7,5-8 тонна сөт савып алына. Аны Мәләвез сөт заводына озатабыз. Терлекчеләр һәм савучылар мул сөт чорының һәр көнен нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша, — диде бу уңайдан Азат Әминев.

Кыскасы, “Азат” җәмгыяте уңганнары Сабантуй бәйрәменә шушы рәвешле кайсы тармакта да югары эш күрсәткечләре белән килә. Аларга алдагы чорда да уңышлар гына юлдаш булсын!

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: