+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 июнь , 03:45

Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам

“Чаткылар” агитбригадасы игенчеләргә хезмәт дәрте өстәде.

Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам
Басу батырларына җырлы-моңлы сәлам

Күркәм традиция буенча, ел саен яз җитү белән чәчү башлангач район мәдәният йортлары һәм авылларның сәхнә осталары аграр тармак хезмәтчәннәре өчен концерт программалары әзерләп, җырлы-моңлы чыгышлары белән басу батырлары янына бара.

Быел да, матур йоладан тайпылмыйча, район мәдәният йортының Гөлназ Сәлимова җитәкчелегендәге “Чаткылар” агитбригадасы үзешчәннәре “Алга”, “Герой”, Ленин исемендәге хуҗалыклар басуларында булып, игенчеләребезнең төшке аш вакытын җыр-биюләр белән бизәде.

Гөлназ Сәлимова, Ривенер Гобәев, Илсөяр Габдрахманова, Рүзил Гафаров, Рәсим Батыргәрәев, Альберт Арсланов, Айнур Шакиров, Руден Бәдретдинов, Илвир Әхъяров, Әлфия Шәфыйкова, Илдар Хәмидуллин, Эльвира Гайсина, Резеда Хәмәдиярова, Тәгъзимә Мөхәммәтдинова, Резида Әхмәтова, Тәгъзимә Мөхәммәтгәрәева игенчеләр алдында җыр-биюләр башкарып, күңелле ял минутлары бүләк итте.
“Хәерле сәгатьтә язгы басу эшләрен башлап, орлыкларны тәүге буразналарга салып, шушы чәчелгән игеннәрдән мул уңыш алырга язсын.

Җиң сызганып тырышып эшләп,
Үстереп алып зур уңыш,
Булып тугры вәгъдәгезгә
Үтәлсен изге бурыч”, – дигән теләкләрен җиткерде басу уңганнарына мәдәният хезмәткәрләре.

Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: