-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 июнь , 10:40

“Нәзек бил”ләр ярдәм сорый

Быел бал кортларының күпләп үлүенә нәрсә сәбәпче булды?

glavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Быелгы яз бал кортлары өчен дә аномаль дәрәҗәдә катлаулы булды. Республика умартачыларының борчылулары урынлы. Башкортстан быел да бал җитештерү буенча илдә лидерлык дәрәҗәсен саклап кала алырмы, дигән сорауның еш кабатлануы да очраклы түгел. Әйтергә кирәк, республика товар балы җитештерү күләме буенча Русиядә беренче урынны били һәм аның өлеше тулай җитештерүдә мәсәлән, узган елда 10,5 процентка якынлашты, ә Идел буе федераль округында бу күрсәткеч 31 процент тирәсе. Былтыр республика умартачылары 6 мең тонна сыйфатлы продукция җитештерде. Форсаттан файдаланып шуны да билгеләргә кирәк, 15 ел элек республика еллык бал җитештерүне 12 мең тоннага җиткергән иде. Галимнәр, Башкортстандагы табигый мөмкинлекләр елына 535 мең тонна бал алырлык куәткә ия, шуның нибары өчтән бер өлеше генә кешеләр тарафыннан файдаланырлык, дигән фикер дә белдергән иде 2009 елда.

Әмма Башкортстанда бал җитештерүне арттыруда табигый мөмкинлекләрнең зур булуы гына җитәрлекме? Кызганычка каршы, соңгы елларда илнең үзәк төбәк­лә­рендә, шул исәптән Башкортстанда да бал кортларының күпләп үлүе күзәтелде. 2017 һәм 2018 елларда умартачылар югалтуларны, нигездә, аграр предприятиеләр­нең чәчүлекләрне эшкәртүдә химик препаратларны куллануда тиешле таләпләрне үтәмәвендә күргән булса, быелгысы башка сәбәпләр белән аңлатыла. Умартачылыктагы бүгенге югалтулар алга куелган максатны тормышка ашыруга аяк чалмасмы?

Башкортстан балы соңгы елларда республика бренды буларак кына түгел, чит илләр тарафыннан да яратып кабул ителгән экспорт продукциясе сыйфатында да танылды. Соңгы биш елда аны җитештерү кү­ләменең 10 процентка артуы да шуны күрсәтә. Узган елда мәсәлән, экологик яктан чиста табигать күчтәнәче дөньяның җиде иленә барлыгы 111 тонна озатылды. Чагыштыру өчен, 2022 елда бу күрсәткеч 43,6 тонна иде. Үткән ел Башкортстан балы, нигездә, Сербия, Польша, Литва, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстанга озатылды. Аннан алдагы елларда әлеге исемлектә АКШ, Франция, Германия, Вьетнам кебек илләр дә бар иде. Шунысын да ассызыкларга кирәк: Башкортстан балы Русиядә иң беренче булып “Роскачество” стандартларына җавап биргән таләпләр буенча “Хәләл” сертификатын алды. Бу исә республиканың сәүдә хезмәттәшлеген ил чикләреннән читтә — бигрәк тә ислам дөньясы илләре белән ныгытырга да яңа мөмкинлекләр ача.

— Без республикада умартачылык тармагын кайсы юнәлештә һәм нинди чаралар белән үстерергә кирәклеген яхшы аңлыйбыз. Безгә эре сәнәгать умарталыгын үстерергә, умартачылык продукциясен эшкәртүгә күбрәк игътибар бирергә һәм экспорт күләмен арттырырга кирәк. Моңа ирешү өчен бездә барлык мөмкинлекләр дә бар. Башкортстан илдә умартачылык буенча лидер һәм шулай булып калачак та, — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров быел кыш башкалабызның “Торатау” конгресс-холлында узган сәнәгать умартачыларының I халыкара съездындагы чыгышында.

Әйтергә кирәк, узган берничә елда республикада чолыкчылык умартачылыгын үстерүгә аерым игътибар бирелә башлады. Республика җитәкчесе тәкъдиме белән эш­ләнгән махсус программа башкорт токымлы бал кортлары популяциясен арттыруны һәм төбәкнең әлеге юнәлеш буенча туристлык имиджын күтәрүне күз уңында тота.

Белешмә. Быел чолык бал кортлары гаиләсен — 2,4 меңгә, ә 2030 елга аны 5 меңгә җиткерү бурычы куела. Республика төбәкләрендә шулай ук 134 умарталык булдыру күз уңында тотыла. Республи­каның Авыл хуҗа­лыгы министрлыгы белгечләре фаразларына караганда, 6 елдан соң Башкортстанда чолык балы җитештерү күләме кимендә 30 тоннага җитәчәк. Әйткәндәй, Башкортстан — планетада чолык умартачылыгы борынгы чордагы хәлдә сакланып калган бердәнбер урын.

Кызганычка каршы, тоташ ил күләмендә умартачылык тармагы әледән-әле көтелмәгән проблемаларга дучар булып тора. Моңа кадәр Русиянең Умартачылар берлеге рәисе Алексей Самойлов, гомумән, тармактагы иң көн­үзәк мәсьәләнең, җәй һәм көз алдыннан аграр хуҗалыкларда плантацияләргә кер­телгән пес­тицидлар белән бәйле булуын билгеләгән иде. Быел “нәзек бил”ләрнең уңыш җыю чоры якынлашканчы ук ил күләмендә күпләп үлүе башка сәбәпләргә дә игътибарны арттырырга кирәклеген күрсәтте.

Республиканың төрле районнарыннан умартачыларның үзләрендәге бал кортла­рының күпләп үлүләре турындагы хә­бәрләр хуҗалыкларда басу эшләре башланганчы ук тарала башлады. Димәк, пробле­маның асылы һич тә чәчүлекләрне яисә урманнарны корткычларга каршы химик эшкәртүгә генә бәйле түгел.

Кискен хәл турында беренчеләрдән булып Башкортстанда туризмны үстерү үзәге директоры урынбасары Артур Иделбаев “чаң сукты”. Чиновник фикеренчә, “нәзек бил­ләр”нең күпләп үлүенең сәбәбе берничә: беренчесе — җимеш агачларының, бигрәк тә юкә агачының соң чәчкә атуы һәм төньяк районнарда аның салкында туңуы булса, икенчесе — ефәк күбәләге салган зыян. Артур Иделбаев сүзләренә караганда, күбәләк кортының күпләп таралу куркынычы узган елдагы кебек быел да саклана һәм аның тагын да зуррак югалтуларга китерүе ихтимал.

— Минемчә, бал кортларының күпләп үлүенең төп сәбәбе — республикага чит төбәкләрдән аларның еш кына контрольсез китерелүе. Читтән кертелгәннәренең урындагы бал кортлары белән кушылуы башкорт токымлы бал кортларының төп өстенлегенең берсен — салкынга бирешмәүчәнлеген югалтуга китерде. Читтән китерелгәннәренең төрле йогышлы чирләр таратуы да зур югалтуларга китерде, — ди ул.

Белгечләр Башкортстанда бал кортла­рының күпләп үлүенең төп сәбәпләренең берсен аларның Русия төбәкләреннән генә түгел, чит илләрдән күпләп сатып алынуы белән дә бәйли. Рес­публи­ка­ның кара урман бал корты белән шөгыль­ләнүчеләр берләшмәсе координаторы Александр Соколов белдерүенчә, башкорт токымлылар башка “среднерусские” токымлылар кебек үк, көньяк “туганнары”на караганда озын, салкын кышка чыдамлы һәм бирешми. Урындагы “нәзек бил”ләрнең миллионнарча еллык эволюция үсешендә организмнары үзенчәлекле фермент — каталаза эшләп чыгаруга яраклашкан. Ул — бал корты эчәкләрендәге төрле инфекцияләр үсешен тоткарлый. Аерым очракларда безнең шартларга яраклашканнары, хәтта, кыш айларында да ашказанын умартасыннан чыгып бушатырга сәләтле. Ә көньяктагы “туганнары” Башкортстанның кырыс климатик шартларында болай эшли алмый, суыкта тиз үлүчән һәм шул сәбәпле, бал кортларының умарта эчендәге тазарынуы анда төрле инфекцияле чирләр барлыкка китерә.

Русия сәнәгать умартачылары берлегенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Александр Кудашев узган ел республикада Умарта­чы­ларның халыкара форумында ил төбәк­ләреннән җыелучы делегатларга безнең табигый шартларга яраклашмаган бал кортларын кертүне тыю буенча катгый чаралар күрергә кирәклеген белдергән иде. Бу мәсьәләдә төбәкләргә генә түгел, беренче чиратта, федераль дәрәҗәдәге таможня хезмәткәрләренә дә контрольне көчәйтү бурычы куелды.

— Әгәр чит илдән шикле бал кортларын кертүне тыюга ирешсәк, без дәүләт ярдәме белән бергә ике ел эчендә үзебезнең эчке базарны урындагы һәм сәламәт бал кортлары белән тулысынча тәэмин итә алачакбыз, — ди Александр Кудашев.

Белешмә. Республикада башкорт токымлы кара урман бал кортларын саклау һәм аларны үрчетү максатында “Алтын солок” автономияле ком­мерциягә карамаган оешма һәм Башкорт дәүләт аграр университеты берлектә нәтиҗәле эш алып бара. Ике ел дәвамында телгә алынган бал кортлары токымының 11 мең үрнә­геннән алынган генетик банк формалаштырылган. Галимнәр, шулай ук, алар күпләп асралган төбәкләрдә бал кортлары популяциясенең 20дән күб­рәк үрнәген алып өйрәнгән һәм чолык умарталыкларында аларның генетик сафлыгын контрольдә тоту алымын эшләгән.

— Икенче ел инде Русиягә Үзбәкстаннан һәм Казахстаннан бал кортлары кертүне тыю буенча “Россельхознадзор” күрсәтмәсе эшли. Узган елда илнең аерым төбәкләрендә бал кортлары өчен аеруча куркыныч тропилелапсоз белән чирле үрчем кертү очраклары күзәтелде. Әгәр ул республикага керсә, умартачылык тармагына зур югалту алып киләчәк. Йогышлы чирле бал кортларын Башкортстанга керткән һәм аның таралуына юл куйган гаепле кешеләргә карата җаваплылыкны закон белән билгеләргә кирәк, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл ху­җалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Башкортстанда умартачылык белән шөгыльләнүче фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар саны арту яхшы. Әмма табыш артыннан куып, яисә күпмедер акчаны янга калдыру максатында гына чит илләрдән китерелгән арзанлы бал кортларына “алдану” үзен акламый. Әлегә кадәр Азия илләреннән аларның контрольсез диярлек кертелүе дә бүген республикада бал кортларының күпләп үлүенә китерде. Югарыда телгә алынган йогышлы чирнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуы шуның белән дә аңлатыла — әгәр ул умарталыкка эләгә икән, инфекциянең биредәге барлык бал корты гаиләләрен юкка чыгарачагы шиксез.

Читтән алмыйча да, республикада үзе­безнең бал кортлары исәбенә хәлне яхшыртып буламы соң? Әлеге сорауга җавап итеп, Илшат Фазрахманов:

— Нинди генә отышлы тәкъдим булса да, безгә чит илдән бал кортлары китерүне ныклы контрольгә алырга һәм арытаба баш тартырга кирәк. Безгә үзебезнең башкорт токымлыларын күбрәк үрчетергә, таратырга кирәк. Республикада елына кимендә 30-35 мең бал корты “пакеты” әзерләү бурычы куелырга тиеш. Ул безгә үзебезнең ихтыяҗларны канәгатьләндерергә һәм контрольсез кер­телгән бал кортлары тудырган проблемалардан сакланырга булышлык итәчәк, — диде.

Әлбәттә, алга карап фикер йөрткәндә, аграр хуҗалыкларның тиздән чәчүлекләрне химик эшкәртү чоры башлангач та бал кортла­рына тискәре йогынты ясавы күзәтелергә мөмкин. Узган елларда төрле районнардан умартачыларның бу мәсьәләдә дәгъвалары урынлы булды. Әмма, умартачыларның да, шулай ук, җир хуҗаларының да Башкортстан Республикасының “Умартачылык турында”гы законы белән хәбәрдар булулары мотлак. “Нәзек бил”ләр үлеменә юл куймау максатында пестицид белән эш итүчеләрнең дә җаваплылыгы каралган ул законда.

“Кызыл таң” эксперты фикере

Рәсүл Госманов,
Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы:

— Республикада соңгы елларда бал кортлары үлү сәбәпләрен комплекслы яссылыкта карарга кирәк. Әйтергә кирәк, Башкортстан авылларында умартачылар саны арту күзәтелә. Бу яхшы күренеш. Ышанычлы табыш чыганагы. Ләкин сәүдә базарындагы ихтыяҗны бик уңышлы тоеп өлгергән сәүдәгәрләрнең халыкка чит илләрдән, атап әйткәндә, Азия дәүләтләреннән арзанлы бал кортлары гаиләләрен тәкъдим итүе хәвефле хәл тудырды. Кызганычка каршы, ил күләмендә таможня да, ветеринар хезмәтләр дә мондый сәүдәне тиешле дәрәҗәдә вакытында контрольгә ала алмады. Илнең барлык төбәкләрендә дә диярлек чит илдән китерелгәне күпләп таралды. Дөресрәге, алар әлләни таралып өлгермәде. Ә менә үзләре белән төрле чир “бүләк итү”ләре эзсез калмады. Үзбәкстан, Казахстаннан китерелгән, шулай ук, кавказ, карпат токымлы бал кортлары һич тә безнең Башкортстан шартларында эшли, яши алмый.
Мин шуны да ассызыкларга телим: телгә алынган бал кортлары үсемлек-агач чәчәкләрен серкәләндерергә генә сәләтле, алар үзләренә бал җыймый. Быел ни сәбәпле республикада бал кортлары күпләп үлде, дигән сорауга төп җавап — үзебезнең ышанычлы башкорт токымлыларының кимүе һәм читтән кергән чирләргә бирешүе. Икенче проблема — соңгы елларда умартачылык белән башлап шөгыльләнүчеләрнең бу эштә тәҗрибәсе, белеме җитмәү. Моннан 15-20 ел элек умартачыларның мәшәкате азрак иде. Чөнки, аларның барысы да бал кортларын асрау, дөрес тукландыру һәм кышкы чорга әзерләү кагыйдәләрен белеп, төгәл үти иде. Кызганычка каршы, читтән китерелгән күч алып, бакчага урнаштыру белән генә эш бетми. Күзәтүләргә караганда, соңгы елларда бу шөгыльне үз итүчеләр яңа тәҗрибәләр белән дә таныш түгел. Узган ел миңа берничә умартачының кышкылыкка бал кортларына азык рәвешендә көнбагыш чәчәге балын куюлары мәгълүм булды. “Нәзек бил”ләр өчен аңардан да куркыныч ризык юк. Көнбагыш балы нинди генә сәламәт бал кортларының да эчләре китүгә сәбәпче булачак. Бүген умартачылыкта эшне элекке иске алымнарга нигезләнеп оештырып булмый. Умартачы аларны асрауда, тәрбияләүдә, сыйфатлы продукциясен алуда яңа алым-технологияләрне өйрәнергә тиеш. Сәүдәгәрләр сүзенә ышанып, һич тә “яңа” токымлылар белән мавыкмаска киңәш итәм.
Билгеле, умарталыктагы югалтуларга кышлатуга җавапсыз карау да сәбәпче булырга мөмкин. Әлеге проблемалар янәшәсендә авыру бал кортларын дөрес дәвалау да мөһим урын тота. Умартачыларның барысы да тиз арада профессионал булып китә алмый. Аңа вакыт һәм еллар дәвамында тупланган тәҗрибә дә кирәк. Форсаттан файдаланып, шундый тәкъдим кертер идем: авыл умартачыларына югарыда телгә алынган проблемаларны җиңелрәк хәл итү өчен махсус белешмә әзерләргә кирәк. Бу мәсьәләне Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлангычы белән дә хәл итәргә була. Ул белешмә умартачыларга эш барышында килеп туган сорауларга җавап табуда, иң мөһиме — янәшәдәге ярдәмче булыр иде. Ветеринар белгечләрнең, юристларның һәм тәҗрибәле умартачыларның киңәш-җаваплары авылда әлеге шөгыльне уңышлырак оештыруга да булышлык итәр иде.


Олег Төхвәтуллин.

Читайте нас: