+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 июнь , 12:25

Шикәр “бумы”на сәбәп бармы?

Җиләк-җимеш хәзерләү чоры якынлашканда имеш-мимеш тарату кемгә отышлы?

Шикәр “бумы”на сәбәп бармы?
Шикәр “бумы”на сәбәп бармы?

Русиянең аграр экспортында ашлык белән беррәттән шикәр комы сәүдәсе дә мөһим роль уйный. Тәүгесе белән илебез бөтендөнья сәүдә базарында “төп уенчы”ларның берсе булып тора һәм, ел игенчелек тармагы өчен ничек кенә катлаулы килгән очракта да, аграрийлар эчке базар ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерергә сәләтле булуын күрсәтте. Гомумән, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бөртекле культуралар орлыгына мохтаҗлык кичергәне булмады. Шикәр комы белән хәл башкачарак. Русия аны экспортлау күләмен елдан-ел арттыра килсә дә, чәчү материалы белән чит илләргә бәйлелек дәвам итә. Кыскасы, “татлы тамыр” плантацияләре мәйданының үсә баруы чәчү ма­териалларының читтән сатып алу мөмкинлегенә дә бәйле. Әйтергә кирәк, соңгы елларда сәүдә базарындагы көндәшлек кенә түгел, ә шикәр чөгендере орлыгын башка илләрдән хәстәрләүдә дә киеренкелек саклана. Һәм шундый шартларда илебез шикәр комы җи­тештерүдә һәм аны экспортлауда ирешелгәннәрне югалтуга юл куймаска тырыша.

Быел чимал җитештерүчеләр өчен язгы һава шартлары да җитди сынау тудырды. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы белеш­мәсеннән күренүенчә, чәчүдән соңгы язгы салкыннар илнең кайбер төбәкләрендә “татлы тамыр” плантацияләренә җитди зыян салган. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы быелгы авыл хуҗалыгы елында (2023 елның октябреннән 2024 елның сентябренә кадәрге чорда) дөнья күләмендә шикәр комы җитештерүнең узган елдагы дәрәҗәдән 3,6 миллион тоннага кимеп, 175,5 миллион тоннага калачагы турында хәбәр итте. Сәбәбе — әлеге продукцияне күпләп җитештерүче Таиландтагы һәм Һиндстандагы корылык.

Идел буе федераль округы төбәкләрен исәпкә алмаганда, Русиянең әлеге культураны игү белән шөгыльләнүче барлык төбәкләрендә дә узган көздәге көйсез һава шартлары үстерелгәнне чимал эшкәртүчеләргә озатуда зур проблема тудырган иде. Һәм бу хәл аграр хуҗалыкларга да, чимал эшкәртүчеләргә дә өстәмә финанс югалтулар китерү белән бергә, сәүдә базарында киеренкелек тудыру куркынычын да арттырды.
Бүген сатуда хәл тотрыклы. Ил келәтләрендә запас яңа уңышка кадәр генә түгел, киләсе ел ихтыяҗлары өчен дә җитәрлек. Шул ук вакытта, дөнья сәүдә базарындагы хәл-шартлар һәм плантацияләрнең язгы салкыннарда берникадәр зыян күрүе илдә шикәр комына бәяләр артуга китермәсме? Башкортстанда “шикәр сәясәте” ничек тормышка ашырыла һәм чимал эшкәртүчеләр аны республика ихтыяҗларына җитәрлек күләмдә җитештерәме?

Русиянең үзен төп туклану продуктлары белән тулысынча тәэмин итүе һәм экспорт күләмен елдан-ел арттыра баруы турында Хөкүмәт дәрәҗәсендә күптапкырлар бел­де­релүенә карамастан, халык һаман да имеш-мимешләргә ышанып бара. Күптән түгел, мәсәлән, үзәк матбугат бас­ма­ларының бер­сендә җәй башына янә шикәр комы бәясе кыйммәтләнә яисә сатуда зур кытлык туачак, дигән хәбәргә бәйле белгечләр үз фикерен белдерде. Ә инде Русия Хөкүмәтенең быел 31 августка кадәр шикәр комы экспортлауны туктатып тору кирәклеге турында карар кабул итүе, гомумән, әлеге имеш-мимешләрне көчәйтеп кенә җибәрде. Әмма бу хәл һич тә әлеге продукция кытлыгы белән бәйле түгел. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы әзерләгән бе­лешмәгә караганда, узган елның 1 августыннан бу елның март ае башына кадәр илнең шикәр комын экспортлау күләме 700 мең тоннадан артты, ягъни, аннан алдагы авыл хуҗалыгы елында озатылган дәрә­җәдән 3,3 тапкырга үсте. Әйтергә кирәк, Хөкүмәтнең шикәр комын экспортлауны вакытлыча чикләү турындагы карары Евразия икътисади берлегенә кергән (ЕАЭС) илләргә кагылмый һәм аларга поставкалау элекке килешү­ләргә ярашлы дәвам итәчәк. Эксперт­лар фаразларына кара­ганда, быел авыл хуҗалыгы елында илдә тулай шикәр комы җитештерү күләме 6,8 миллион тоннага җитүе ихтимал. Бу – аннан алдагы сезон күрсәткеченнән 9,8 процентка күбрәк.

Шунысы да мәгълүм булсын — дөнья базарында Русия продукциясе башкалар тәкъдим иткәннән арзанрак һәм сыйфатлырак булуы белән аерыла. Сәүдә география­сенең елдан-ел киңәюе дә шуны дәлилли. Узган елда безнең шикәр комын Төрекмәнстан, Әфганстан, Төркия, КНДР һәм Сенегал дәү­ләтләре импортлый башлады. БДБ илләреннән тыш, Русия шикәр комын Монголия һәм Сербия күпләп ала.

Русиянең шикәр комына еллык эчке ихтыяҗы 6 миллион тоннадан артмый. Мөмкинлекләрне исәпкә алып, яңа уңышка кадәр без кимендә 200 мең тонна продукция экспортлый алачакбыз, ди федераль министрлык чиновниклары.

Белешмә. 2017 елдан башлап, Русиядә һәр кеше елына уртача 39 килограмм, ягъни, санитар нормада каралганнан 11 килограммга күбрәк шикәр комы куллана.

Әлеге вакытта, шикәр чө­гендере илнең 26 төбәгендә, шул исәптән Башкортстанда да игелә. Әлеге табышлы культура, нигездә, рес­публи­каның Урал алды дала һәм Көньяк урман-дала зонасына караган районнарында үстерелә. Туфрак-климат шартларының тиешле таләпләргә туры килмәве аркасында аны калган дүрт зонада үстерү мөмкинлеге юк. Соңгы елларга кадәр татлы тамыр игүче хуҗалыклар аңардан зур керем ала.

— Башкортстанда шикәр чөгендере үс­терү мөмкинлекләре 1930 еллардан ныклап өйрәнелә башлый һәм күмәк хуҗалык­ларның табышлы яңа культура үстерергә өйрәнүе, го­мумән, респуб­ликаның аграр тармагын үс­терүгә, керемне арттыруга зур йогынты ясады. Шунысы куанычлы, бүген Башкортстан илнең аграр экспортны үстерүгә зур өлеш кертүче тө­бәкләре исемлегендә. Узган елда, мәсәлән, республикадан гомум бәясе 48,9 миллион сумлык 71 мең тонна шикәр комы чит илләргә озатылды. Натураль берәмлектә исәпләгәндә, бер ел эчендә экспорт күләме өч тапкырга артты. 2022 елда күр­сәткеч 23,5 мең тонна иде. Сыйфатлы продукция Әфганстанга, Казахстанга, Кыргызстанга, Монголия, Таҗикстан һәм башка илләргә озатылды. Билгеле, чит дәүләтләр белән бәйләнешләр үсешенә әлбәттә, соңгы елларда республика җитәкчелегенең дус­танә дәүләтләр белән хез­мәттәшлек һәм сәүдә мөнә­сәбәтләрен ныгытуга юнәлтелгән эшлекле сәфәрләре мөһим роль уйнады, — ди Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Дамир Исламгулов.

Белешмә. Авыл хуҗа­лы­гы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, узган ел шикәр чөгендере рес­публиканың 19 районында игелде. Әлеге культураның гомум мәйданы 47,5 мең гектар, ә тулай җыемы 1,6 миллион тонна тәшкил итте. Узган сезонда чималдан эш­кәртелгән шикәр комы республика их­ты­яҗыннан берничә тапкырга артты.

Күптән түгел Г. В. Плеханов исемендәге Русия икътисад университеты доценты Елена Мясникова илдә шикәр комына кытлык “фараз”ларын кире кагып, әлеге продуктны ихтыяҗдан күбрәк җитештерүнең сәүдә базарында бәяләр тотрыклылыгын тәэмин итүгә генә түгел, ә ваклап сату сәүдәсендә аның хакы кимүгә китерү ихтималлыгын да белдерде.

— Сәүдә кануннары шундый, — дип бил­геләде ул. — Әгәр тәкъдим ихтыяҗдан артып китә икән, бу хәл бәяләр төшүгә китерә. Ил күләмендә җитештерү артуын һәм аерым дәүләтләргә экспорт күләменең вакытлыча чикләнүен күз уңында тотканда, ихтимал, бу фаразлар дөрескә дә туры килер. Әгәр сәүдәдә дефицит күзәтелсә, җитештерүчеләр бер сүзсез продукция бәяләрен күтәрүгә йогынты ясаучы чаралар күргән булыр иде. Бу мәсьәләдә, минемчә, Хөкүмәттә иң дөрес юлны сайлаганнар, ягъни, дөнья базарына экспортлау юллары тулысынча ябылмаган һәм ул эчке базардагы хәлгә карап көйләнә.

Әлеге вакытта республикада шикәр чөгендере эшкәртү белән ике завод шөгыльләнә — Чишмә һәм Раевка предприятиеләре. 2022-23 авыл хуҗалыгы елында алар 1,35 миллион тонна чимал эшкәртте. Күрсәткеч 2021 елдагы дәрәҗәдән 41 процентка артты.

Әйткәндәй, байтак еллар элек республикада киң билгеле Мәләвез шикәр заводының туктап калуы да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә берникадәр борчылу тудырган иде. Куәтле предприятиенең ябылуы республикада “татлы тамыр” плантацияләре мәйданы кимүгә ки­те­рмәсме, шикәр чөгендереннән яхшы керем алучы аграр хуҗалыкларны табышлы шө­гыльләреннән баш тартырга мәҗбүр итмәсме, дигән сораулар да туды.
Мәсьәләгә ачыклык кертеп, республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов:

— Мәләвез шикәр заводы кабат тергезелмәячәк, аның төп сәбәбе — Чишмә һәм Раевка шикәр заводлары модер­низа­ция­ләнгәннән соң һәркайсы сезонга 1әр миллион тонна чимал һәм кимендә 320 мең тонна продукция җитештерергә сәләтле. Республика ихтыяҗлары өчен аның яртысы да җитә. Без шикәр комын таләп ителгәннән байтакка күбрәк җитештерәбез, — диде.

Берничә көн элек республика Хө­күмәтенең оператив киңәшмәсендәге чыгышында Илшат Илдус улы июнь башына аграр хуҗалыкларда шикәр чөгендере чәчүнең төгәлләнүе турында хәбәр итте. Быел ул 57 мең гектардан күбрәк мәйданны биләячәк. Бу — планга карата 113 процент.

Күренүенчә, илдә һич тә “шикәр бумы” көтелми. Сәүдә нокталарында бәяләр тотрыклылыгы да “барометр” кебек шуны күрсәтә. Хәер, җиләк-җимеш чоры якынлашканда мондый имеш-мимешләрнең таралуына гаҗәп­ләнәсе түгел. Бер икътисадчы әйтмешли, кибет­ләрдә дә кыш буе җыелган продукцияләрдән арынырга, яңа уңышка кадәр киштәләрне бушатырга кирәк. Шуңа күрә, юк-бар “коткы”га бирелеп, шикәр комын һич тә капчыклап алып куярга ашыкмагыз. Монысы чынлап та кытлыкка яисә бәяләр күтәрелүгә сәбәпче булырга мөмкин.

Олег Төхвәтуллин.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: