+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 июнь , 13:03

Сыйфатлы да, туклыклы да булсын!

“Герой” кооператив-колхозында мал азыгы хәзерләү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә үтте.

Сыйфатлы да, туклыклы да булсын!
Сыйфатлы да, туклыклы да булсын!

Районда мал азыгы хәзерләү мәсьәләләренә багышланган чарада район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Илгиз Ихсанов, ”Герой” кооператив-колхозы рәисе Фәргать Ваһапов, хуҗалыклар җитәкчеләре, баш белгечләр, мал азыгы хәзерләү буенча җаваплы хезмәткәрләр, аграр компанияләр вәкилләре катнашты.

“Герой” кооператив-колхозы – республиканың алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә биш меңнән артык сыер малы асрала, көн саен 70 тонна сөт җитештерелә. Быел алар беренче тапкыр уҗым арышы гибридын да үстерә.

Семинар-киңәшмә сыек ашламалар ясау өчен заманча эремәләр узелын караудан башланды. Белгечләр тәүлегенә якынча 150 тонна җитештерү куәтенә ия булган заманча җиһазлар белән танышты, аларның эш рәвешен карады һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

Чараның практик өлеше басуда үтте. Монда аларны җаваплылыгы чикләнгән “КВС РУС” җәмгыятенең Башкортстандагы һәм Татарстандагы төбәк җитәкчесе Александр Желтухин каршы алды. Әлеге компания белән якыннанрак таныштырып үткәннән соң, ул уҗым арышы гибридлары турында сөйләде. Шулай ук, Александр Владимирович силос эшкәртү технологиясенең үзенчәлекләренә тукталды һәм сорауларга җаваплар бирде.

Җаваплылыгы чикләнгән “Экопрод” җәмгыяте вәкиле Аделия Каһирова сенаж һәм силос салганда файдаланылучы махсус консервантлар турында чыгыш ясады, аларны куллануда файдалы киңәшләр бирде.

Чара ахырында семинарда катнашучылар силос, сенаж траншеяләрен карады, андагы эшләр барышын күзәтте. Район ветлабораториясе белгече Гөлшат Вилданова җитештерелгән азыкның сыйфатын контрольдә тотуны тәэмин итү турындагы статистика саннарына тукталды, лабораториядә үткәрелгән тикшерүләр турында тулы мәгълүмат җиткерде.

— Малларның сәламәтлек торышын күзәтү, авыруларны кисәтү һәм продуктлылыкны арттыру максатында лабораториядә 21 параметр буенча биохимик кан анализы үткәрәбез. Барлык тикшеренүләр дә ГОСТ таләпләренә туры килгән заманча приборларда һәм җиһазларда үткәрелә. Лабораториядә азыкның сыйфатын һәм туклыклылыгын билгеләү өчен биохимик, химик-токсикологик тикшеренүләр үткәрү өчен бөтен шартлар да бар, – диде Гөлшат Рәшит кызы.
Чара авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт салучылар өчен бик фәһемле һәм эчтәлекле булды. Гомумән, ел саен үткәрелүче мондый семинарлар район аграрийларына мөһим кампаниягә әзерлектә эшлекле ярдәм булып тора.

Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: