-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 июнь , 11:45

Кәҗә файдалымы, әллә сарык асраумы?

Авыл ихаталарында соңгы елларда сарыклар гына түгел, кәҗәләр дә күбрәк күренә башлады.

Кәҗә файдалымы, әллә сарык асраумы?
Кәҗә файдалымы, әллә сарык асраумы?
Сарыклар, гадәттә, элек-электән сыер маллары белән бер көтүдә йөри иде. Ә менә кәҗәләрне бер көтүгә туплау авыррак. Алар җитез, җитмәсә, сарыкларга караганда, күпкә хәйләкәррәк тә. Хәзер инде гомер буе сарык асраучылардан да, әллә кәҗә отышлырак микән, файдасы күбрәк түгелме соң, дигән сораулар ишетелгәли. Кем аларны нинди максат белән үстерә бит! Гәзит укучыларның да сорауларын исәпкә алып, әлеге ике хайванның кайсысын асрау файдалырак, дигән сорауга җавап эзләргә булдык. Безнең киңәшләр, бәлки, авылда сарыклар һәм кәҗәләр саны ишәюгә дә булышлык итәр.

Беренчедән, кәҗә-сарык асрау мәсьәләсенә килгәндә, аларның икесен дә ашатырга һәм тәрбияләргә кирәк. Билгеле, бу эш тырышлык таләп итә. Икесе дә сусыл азыклар ярата һәм, шунлыктан, кышкылыкка күп итеп печән хәзерләргә кирәк булачак. Авыл ихатасы шартларында аларның нинди тәрбия таләп итүен һәркем күз алдына китерә торгандыр.
Кәҗәне, нигездә, сөте өчен асрыйлар. Ул барлык яшьтәге кешеләр өчен дә файдалы. Әмма гади кәҗә сөтне бик аз бирә: көненә 500-700 граммнан артмый. Савымны арттырырга телисез икән, аның сөт юнәлешендәге токымлысын сайлап алырга кирәк. Мәсәлән, “Зааненская”, “Тоггенбурская” яки ак төстәге урыс токымлыларын. Әмма шунысы бар: күп сөт бирүче кәҗәләр тәрбияләүгә бик таләпчән. Аларга ошамаган яки теләгенә каршы гамәл булса, бу кәҗәнең сөт бирүендә чагылыш табачак.
Сөтле кәҗә көненә 1-5 литр, ягъни уртача 3 литрга кадәр шифалы эчемлек бирергә мөмкин. Башкортстанда бер литр кәҗә сөтенең бәясе уртача 100-150 сум тәшкил итә. Кәҗә елның ун ае дәвамында сөт бирергә сәләтле. Әгәр савып алынган көндәлек сөтне ун айга тапкырласак, лактация чорында ул 90-135 мең сумлык керем китерә дигән сүз. Сөттән тыш, кәҗә 1-3 баш яшь үрчем дә китерәчәк. Монысы да өстәмә табыш дигән сүз.
Сарыкның табышы башкачарак. Аның итен һәм йонын сату керемле. Кызганычка каршы, соңгы ике дистә ел чамасы инде сарык йонын авыллар буйлап җыеп йөрүче юк диярлек. Кулланучылар җәм­гыятьләренә дә, пима басучыларга да халыктан җыеп йөрүнең файдасы юк. Саткан кешегә аның бәясе түбән. Йон эшкәртүчеләр дә чималның сыйфатына таләпләрне көчәйтте. Кыскасы, сарык йонының үз ихтыяҗларыгызга гына кирәк булуы бар. Ни дисәң дә, авылда пима басучылар аз түгел, оек-оекбашларга да ихтыяҗ кимеми. Шулай да сарыкның ите генә ышанычлы табыш бирәчәк. Сарык, гадәттә, 20-22 килограмм авырлыкта була. Ит токымлылары, әлбәттә, авыррак тарта. Ләкин аларын крестьян ихаталарында асрау мәшә­катьлерәк. Югалса яисә “бүре ашаса” да, югалту зур.
Авылда “сарык бизнесы” оештыручылар аз түгел. Бигрәк тә дини, милли бәйрәмнәрдә, гаилә чараларында сарык итенә сорау да, хаклар да үсә. Соңгы вакытта аның килограммын 450-600 сумга саталар. Минем, мәсәлән, көзен Себер якларыннан килеп, авыллардан сарыкларны тереләй килеш җыеп алып киткәннәрен күргәнем бар.
Ихата сарыкларын ничек кенә тәрбияләп ашатсаң да, авырлыклары 25 килограммнан артмый. Суеп, итен сатканда да кереме 10-12 мең сумнан узмаячак. Тагын бер файдасы бар: елына 1-2, сирәк кенә өчәр баш бәрән китерә.
Кәҗә белән сарыкны чагыштырып, табыш алу өчен кайсысы отышлырак булуын гади генә мисаллар аша чагыштырып карадык. Кәҗә файдалырак кебек. Әмма кайсысына өстенлек бирергә икәнен һәркем үзе хәл итә.

Али Сәйфуллин.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: