+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 июнь , 12:05

Көнбагыш мае белән эш җайлы!

Һәрхәлдә, яшь малтабар Илвер Хәбибуллин бу юнәлештә табышлы производство булдыруга ирешкән.

Көнбагыш мае белән эш җайлы!
Көнбагыш мае белән эш җайлы!


Стәрлебаш районы үзенең көнбагыш мае белән дан тота. Сыйфатлы басу продукциясенең даны хәтта республика чикләрен дә узган. Районда табышлы культура игүче хуҗалыклар саны да елдан-ел арта. Аларның үзара көндәшлек шартларында эшләве республиканың эчке сәүдә базарын экологик чиста продукция белән тәэмин итүне яхшыртырга этәргеч бирә. Илвер Хәбибуллин — алар арасында булдыклы яшь малтабарларның берсе.

Илвер һөнәре буенча автослесарь һәм электрик. Соңгы елларга кадәр ул ерак Себер якларында эшләп, яңа шөгыль өчен башлангыч капитал туплаган. Аннары туган ягына кайтып, булдыклылыгын башка юнәлештә сынап карарга уйлый. Шәхси автосервис ача. Әмма бу эш кенә канәгать­лән­дермәвен аңлагач, үзен җитди­рәк бизнеста сынап карарга була. Аның мондый тәвәккәл карары гаиләсендә дә яклау таба.
Уйланып йөргән арада район үзәге читендәге буш торган бинага күзе төшә. Ул аның әлегә кадәр бер эшкуар карамагында булуын да ишеткән.
— Мин элек биредә көнбагыш мае сыгу цехы эшләгәнен белә идем, — ди Илвер Илмир улы.
— Тик ул соңгы елларда ниндидер сәбәп белән эшен туктатты. Әлеге буш торган бина белән яхшылап танышкач, мин дә биредә көн­багыш мае сыгу производствосын тергезергә уйладым.
Бүген инде Хәбибуллиннарның җитештерү цехы районда уңышлы эшләп килүче кече предприя­тиеләрнең берсе. Эшкуар чималны бары тик урындагы фермерлардан гына сатып ала. Ә инде әзер продукцияне сатуда кыенлыклар юк.
— Тәүге продукциябезне авыл хуҗалыгы ярминкәләренә алып чыгып тәкъдим иттек. Үзебезнең көнбагыш маен сатып алучылар хөкеменә чыгардык. Даими клиентлар белән элемтә шулай башланды. Аннары әкренләп кибет­ләр белән хезмәттәшлекне җайга салдык. Хәзер безнең марка белән тәкъдим ителгән продукция күрше шәһәр-район кибетләренә дә озатыла. Уфа һәм Стәрлетамак сәүдә нокталарында да безнең көн­багыш маена яхшы бәя бирелүе мәгълүм. Әйткәндәй, чимал эшкәртүдән соң калган продукциягә дә сорау зур, — ди Илвер Хәбибуллин.

Фаягөл Йосыпова.
Стәрлебаш районы.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: