+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 июнь , 11:50

Яңа министр дилбегәне кайсы якка тартыр?

Илнең агросәнәгать тармагы алдында 2030 елга кадәр нинди бурычлар куела?

Яңа министр дилбегәне кайсы якка тартыр?
Яңа министр дилбегәне кайсы якка тартыр?


Русиянең авыл хуҗалыгы тармагы ышанычлы үсеш чоры кичерә. Илебез көнбатыш илләренең сәяси-икътисади басымы башланганчы ук үзенең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин иткән иде. Әйтергә кирәк, күптән түгел федераль аграр ведомство башлыгы Дмитрий Патрушевның тагын да җаваплырак вазыйфага — Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары итеп тәгаенләнүен, гомумән, илдәге аграр сәясәтне яңа шартларда алып бару һәм тармакка дөнья күләмендәге глобаль проблемалар яссылыгында тагын да җитдирәк бурычлар куелуы дип кабул итәргә кирәк.
Министрлыкның яңа җитәкчесе итеп, әлегә кадәр ведомство башлыгының беренче урынбасары вазыйфасында эшләгән Оксана Лут тәгаенләнде. Илнең аграр тармагында аны төпле белгеч һәм таләпчән җитәкче итеп беләләр. Экспертлар, шулай ук, Оксана Николаевнаның хуҗалык итүнең кече формалары эшчәнлегенә өстенлекле карашта булуын да билгели. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә кооперацияләр эшчәнлеген җанландыру юнә­ле­шендә һәм кооперацияне үстерүгә булышлык итүче программалар кабул ителүдә Оксана Лутның өлеше зур булуын да ассызыклыйлар.
Шул ук вакытта, югары финанс белеменә ия яңа федераль ми­нистрның илдә аграр сәясәтне тормышка ашыруда көче җитә алыр микән, дигән фикер белдерүчеләр дә бар. Хәер, әлеге вазыйфага тәгаенләнгәнче, Оксана Николаевна башкарган эшләрдән чыгып, аның зур ышанычны аклаячагына шик юк. Әйткәндәй, яңа вазыйфага Оксана Лут кандидатурасын Дәүләт думасы депутатлары каравына Хөкүмәт Премьер-министры Михаил Ми­шустинның шәхсән тәкъдим итүе дә аның дәүләт “имтиханы”н уңышлы тапшыруы турында сөйли.
Әйе, эшчәнлеге белән байтак еллар шушы ведомствода “кайнаган” җитәкче “эшне нәрсәдән башларга?” дигән сорау куя торган чиновник түгел. Оксана Лут, министр вазыйфасына керешкәч үк алдагы алты елда илдә агросәнәгать тармагын үстерү буенча өстенлекле бурычларны билгеләде.
Алар моңа кадәр дәвам иткән аграр сәясәттән кайсы ягы белән аерыла һәм аларны тормышка ашыру өчен алшартлар бармы? Башкортстанда авыл хуҗалыгын үстерүдә кайсы юнәлешләргә өстенлек биреләчәк?

Яңа җитәкче министрлык дил­бегәсен кулына алу белән эшне кызу тотарга булды. Ихтимал, ил дәрә­җәсендә билгеләнгән бурычлар шуны таләп тә итә торгандыр. Оксана Лут алдагы алты ел дәвамында ил агросәнәгать тармагының яңа гомум­дәүләт проектлары кысаларында үсәчәге турында хәбәр итте. Яңа документ 2025 ел башыннан гамәлгә керәчәк. Гомумдәүләт проекты сигез юнәлештәге федераль программаларны үз эченә алачак. Әлеге документта, шулай ук, тармакны тиешле дәрәҗәдә чәчү орлыгы, ветеринария препаратлары һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү юнәлешләре билгеләнә. Әйтергә кирәк, соңгы елларда әлеге мәсьәлә­ләрне хәл итүгә Хөкүмәт дәрәҗәсендә игътибар һәм ярдәм булса да, аларның гомумдәүләт проектларында максатлы күрсәткечләр белән билге­ләнгәне юк иде һәм, экспертлар фикеренчә, яңа юнәлешләр аграр тармакның моңа кадәр арткы планда калган проблемаларын хәл итүгә зур этәргеч бирәчәк.
Ил башлыгы Владимир Путинның яңа “май” указлары арасында аграр комплексны яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгару бурычы белән бәйле күрсәт­мәләре аерым игътибарга лаек. Оксана Лут белдерүенчә, 2030 елга кадәр аграр тармак үсешендә өч юнәлешкә басым ясалачак: шушы чорга кадәр авыл хуҗалыгы җитеш­терүен (2021 елдагы дәрә­җәдән) 25 процентка арттыру; аграр экспортны 1,5 тапкырга арттырып, 55 миллиард долларга җиткерү; тармакның технологик бәйсезлеген тәэмин итү һәм авыл территория­ләрендә яшәү­че­ләрнең тормыш хәлен яхшыртуга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру.
Аграр җитештерүне арттыру турында сүз барганда, әлбәттә, иген­челектә, терлекчелектә селекция һәм генетик материаллар буенча бәйсез­леккә ирешү мөһим. Кызганычка каршы, соңгы елларга кадәр Русия бу мәсьәләдә еш кына импорт мөм­кинлекләренә бәйле булып яшәде. Көнбатыш илләренең икътисади басымы башлангач кына ниһаять, әлеге проблемаларга игътибар артты.
Белешмә. Узган ел агра­рийларның үзебезнең илдә җи­тештерелгән чәчү материалы белән тәэмин ителеше 32,5 проценттан артмаса, яңа гомум­дәүләт проекты кысаларында бу күрсәткеч 2030 елга 75 процентка җитәргә тиеш. Узган ел, шулай ук, хуҗа­лыкларны үзе­безнең шикәр чөгендере орлыгы белән тәэмин итү дәрәҗәсе — 2,5, ә бәрәңге орлыгы белән 9 проценттан артмады. 2030 елга бу саннар 50 процентка җи­тәргә тиеш.
Федераль проектлар арасында авыл хуҗалыгы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү буенча да җитди бурычлар куела. Әлеге документта, шулай ук, төбәкләрдә агротехнологик класслар оештыруга һәм агросәнәгать югары уку йортларында белем алучылар санын арттыруга зур игътибар бирелә. Әйт­кәндәй, узган ел ахырында илнең авыл хуҗалыгы тармагында эшләү өчен 200 мең кеше җитмәве хәбәр ителгән иде. Проект кысаларында мәктәпләрдә 8-11 сыйныф укучылары өчен агрокласслар оештырыла башлавы да, ихтимал, якын елларда уку йортларында авыл белгечләре әзерләүгә уңай йогынты ясар.

Белешмә. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы бе­леш­мәсенә караганда, 2030 елга кадәр урта махсус белем бирү йортларында белгечләр әзер­ләп чыгару әлеге дәрәҗәдән 4,4 мең кешегә артып, 13158гә, ә югары уку йортын тәмам­лаучылар саны 25,4 меңгә артып, 68744 кешегә җитәргә тиеш.

— Башкортстанның агросәнәгать комплексы республикабыз икътисады үсешендә традицион рәвештә ышанычлы драйвер булып кала. Соңгы биш елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү 40 проценттан да күбрәккә артты. Узган елда аның күләме 225 миллиард сум булды, — диде Премьер-министр Андрей Назаров Хөкүмәтнең 2023 елдагы эшчәнлек йомгаклары буенча отчет чыгышында.
Хөкүмәт башлыгы белдерүенчә, Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән бурычларны тормышка ашырып, аграр продукция җитеш­терүне — 25 процентка, ә аны экспортлау күләмен тагын 1,5 тапкырга арттыру максаты куела. Әлбәттә, республика агросәнәгать тармагының төп юнәлеше һәм азык-төлек хәвефсез­леген тәэмин итүнең нигезе туклану продуктлары җитеш­терүдәге тотрыклылыкка бәйле.

Белешмә. Соңгы биш елда республикада телгә алынган азык продуктлары җитештерү күләме 2 тапкырга артты. Узган елда 160 миллиард сумлык азык сәнәгате продукциясе җитештерелде. Аннан алдагы ел күрсәткече белән чагыштырганда үсеш — 106,5 процент.

Русия Президентының илдә аграр экспортны арттыру буенча билгеләгән бурычларын тормышка ашыруга Башкортстан лаеклы өлеш кертә. Узган елда, мәсәлән, республика дөньяның 44 иленә гомум бәясе 328 миллион долларлык продукция озатты. Гому­мән, республиканың авыл хуҗалыгы экспорты күләме соңгы биш елда өч тапкырга үсте.
Бүген илнең аграр сәясәтендә яңа бурычлар билгеләнә икән, Башкортстанда аларны тормышка ашыру буенча алшартлар ышанычлы һәм республика хезмәт ияләре аларны, һич­шиксез, үтәячәк, дигән ышаныч бар. Төп юнәлешләрне күз уңында тотканда, әлбәттә, җитештерү күләме үсе­шен билгеләргә кирәк. Авыл хуҗа­лыгы продукциясе җитештерү индексы, мәсәлән, 2030 елга 2020 ел дәрәҗәсеннән 125,6 процентка үсәргә тиеш.
— Башкортстанның агросәнәгать комплексы дөньяда дүртенче “аграр революция”гә юнәлеш алу шартларында барлык төп юнәлешләр буенча да үсештә, — диде Хөкүмәт башлыгы Андрей Назаров быел яз Уфада узган Агросәнәгать форумын ачу тантанасындагы чыгышында.
Билгеле, сүз тармакта ясалма интеллект технологияләрен куллану турында бара. Әйтергә кирәк, дөнья күләмендә җитештерү, үзара көн­дәшлек соңгы елларда нәкъ шушы юнәлештә башланды.
— Бүген без төрле сынаулар яисә кайсыдыр илләрнең икътисади басымы дәвам иткәндә яшәү өчен көрәшү яисә стагнация турында уйламыйбыз, безнең бурыч — авырлыкларга бирешмичә һәм аларга ничектер “яраклашып”, тотрыклы үсеш­не тәэмин итү. Әйтергә кирәк, соңгы еллардагы илдәге, дөньядагы хәл-торыш безне яңача шартларда эшләргә өйрәтте. Бүген без тармакта трансформация мөмкинлекләрен ышанычлы куллана башладык. Барлык эш процесслары санлыга көйләнә. Яңалыклар безгә хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, Русия һәм чит илләр компанияләре белән кооперациягә керүгә һәм идарә итүнең яңа системасын камилләш­терүгә этәргеч бирә, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Башкортстанның аграр сәясәте, беренче чиратта, илнең, респуб­ликаның эчке сәүдә базарындагы тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәл­телгән. Әгәр бүген Башкортстан үз продукциясен дөньяның 44 иленә озатырга сәләтле икән, димәк, аграрийлар үз “марка”сын югары тота, дигән сүз. Шунысы да игътибарга лаек: Башкортстанның аграр сәнәгате республика ихтыяҗыннан өч тапкыр артыграк күләмдә продукция җитеш­терүгә сәләтле.

Олег Төхвәтуллин.
 

 

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: