-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 июнь , 09:10

Сыерның сөте телендә

Илеш районы хуҗалыклары мал азыгы хәзерләүгә кереште.

Сыерның сөте телендә
Сыерның сөте телендә

Районда терлекләрнең баш санын ишәйтү, сөт һәм ит җитештерүне арттыру буенча зур эш алып барыла.
Биредә саф токымлы терлек үрчетү белән 4 хуҗалык шөгыльләнә.
Билгеле булуынча, мал азыгы хәзерләү сроклары һәм сыйфаты техниканы ничек әзерләүгә бәйле, һәм бу авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең хезмәте нәтиҗәсендә –
савым һәм артымда турыдан-туры чагыла.
Югары продукция алуда малларны тиешенчә балансланган ризыклар белән тукландыруның әһәмиятен, отышлы мал азыгы культуралары игүнең өстенлекләрен яхшы аңлый илешлеләр.

Бүгенге көнгә, авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, 2,5 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәр, меңнән артык гектарда уҗым арышы чабылган һәм 20 мең тонна сенаж хәзерләнгән.
Мал азыгы туплау кампаниясендә иң яхшы нәтиҗәләргә “Урожай” токымчылык заводында, “Маяк” һәм Куйбышев исемендәге хуҗалыкларда ирешәләр.
“Маяк” хуҗалыгында мал азыгы культуралары 826 гектарны били, шуның 226 гектары – күпьеллык, 400 гектары – берьеллык үләннәр, 200 гектарда кукуруз үстерелә. “ДОН-680” комбайннары белән тәҗрибәле механизаторлар Булат Әхмәтшин, Айнур Имамов яшел массаны туратып, машинага төйи. Алар көн саен 50-60 гектарда эш башкара.
Уңган водительләр Рәфыйк Шәрәфетдинов, Рифат Сәетов, Илдус Фаязов, Айдар Кашапов, Радмир Йосыпов, “КамАЗ” автомашиналарында аны ташуда өлгерлек күрсәтеп, көненә 10ар рейс ясый. “К-700” тракторларында намуслы хезмәт салучы механизаторлар Наил Шәгалиев белән Фән Нурыев, барлык таләпләрне төгәл үтәп, яшел массаны тыгызлап тора. Хисапчы Рамил Тибризов әйтүенчә, бүгенге көнгә җәмгыять эшчәннәре тырышлыгы белән Дөмәй фермасы янындагы базга 3000 тонна сенаж салынган.
Районның “Урожай” һәм “Маяк” хуҗалыклары, сенаж салу белән беррәттән, 425 һәм 50 тонна печән хәзерләргә өлгерде. Һава шартлары көйсезләнү сәбәпле (берничә көн рәттән көчле яңгыр яуды), күпмедер тоткарлык булды, әлбәттә. Ләкин аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга өйрәнгән авыл эшчәннәре һәр баш терлеккә 40 центнердан да ким булмаган күләмдә азык запасы туплап куячагына ышана.
Мал азыгын нәтиҗәле итеп кулланып, аларның сакланышын һәм рационнарны азык өстәмәләре, микроэлементлар белән баланслауны тәэмин иткәндә, продукцияне арттыру һәм кышлауны уңышлы уздыру өчен Илеш хуҗалыкларында мөмкинлекләр күп.

Лилия ЙОСЫПОВА.
Илеш районы.

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: