-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 июнь , 14:15

Нәзек билләр күзәтү астында

“Бал корты” операциясе урындагы бөҗәкләрнең авырулары белән бәйле хәлне яхшыртуга булышлык итәчәк.

Нәзек билләр күзәтү астында
Нәзек билләр күзәтү астында
Билгеле булуынча, Башкортстанда 22 майдан 21 июньгә кадәр “Бал корты” операциясе үтте. Ул төбәккә бал кортларын законсыз рәвештә кертүгә юл куймас өчен оештырыла, чөнки чит төбәкләрдән китерелгән бал кортлары белән төрле авырулар таралуы ихтимал. Моны булдырмас өчен республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Башкортстан Республикасы буенча “Россельхознадзор” идарәсе, Ветеринария буенча дәүләт комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе белгечләре белән берлектә төрле чаралар оештырыла. Кырмыскалы районы биләмәсендә узган чираттагы рейдта киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре дә катнашты.

Башкортстан бал җитештерү буенча Русия төбәкләре арасында лидерлар исемлегендә. Гомумрусия күләмендә республикабызның өлеше 10,5 процент тәшкил итә. Умартачылыкны үстерү төбәк программасын тормышка ашыру чик­ләрендә товар балын җитеш­терү безнең төбәктә 10 процентка арткан. Үткән елда республикада ул 5900 тонна җитештерелгән, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприя­тиеләрендә – 116,1, крестьян-фермер хуҗалыкларында — 600, авыл халкы тарафыннан 5184 тонна бал җыеп алынган. Бу ел башына алынган статистик мәгълүматлар буенча, респуб­ликаның барлык төр хуҗа­лыкларында 284 мең бал корты гаиләсе исәпләнә.
Әйе, тармак үсештә, ләкин проблемалар да җитәрлек. Кортларның инфекцион һәм инвазион авырулары нәтиҗәсендә югалтулар да күп була, шулай ук урындагы урта урыс токымлы кортларның башка төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән законсыз һәм контрольсез кер­телгән бал кортлары белән аралашуы популяцияне югалтуга китерә.
“Безгә үзебезнең территорияне якларга, республикада бал корты пакетларын җитештерүне арттырырга кирәк, — дигән иде авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов агымдагы елда узган умартачылар форумында. – Елына 30-35 меңнән ким булмаган күләмдә бал корты пакетлары җитештерергә кирәк. Бу төбәкне тулысынча тәэмин итәчәк һәм бал кортларын чит төбәкләрдән кертү нәтиҗәсендә килеп туган проблемалардан азат итәчәк”.
Әйе, менә инде байтак еллар дәвамында Башкортстанга Урта Азия һәм Русиянең көньяк төбәк­ләреннән токымлы бал кортларын кертү бара. Еш кына бу бернинди контрольсез һәм ветеринария таләпләрен санга сукмыйча башкарыла. Ә бит читтән кертелүче бал кортлары авыру булырга мөмкин. Кайбер авырулар барлык умарталыкны юкка чыгару куркынычы белән яный. Шуңа белгечләр республикага бал кортларын законсыз рәвештә кертүне тыю яклы. Әлеге рейдлар да, тәү чиратта, нәкъ шул максаттан үткәрелә.
Рейд Уфа — Ырынбур автотрассасында башланып китте, белгечләр әйтүенчә, бал корты пакетлары, башлыча, читтән шушы юл буенча кертелә.
“Россельхознадзор”ның Башкортстан Республикасы буенча дәүләт инспекторы Рөстәм Акбашев билгеләвенчә, быел илебездә һәм безнең республикада бал кортлары бик күпләп үлгән. Бу исә чит илдән законсыз кертелгән бал кортлары белән инфекция таралуга бәйле, дип исәпли ул. Хәзер белгечләргә нинди авыру булуын билгеләргә кирәк. Узган елда Үзбәкстан, Казахстан һәм Кыргызстаннан бал кортларын кертүгә чикләүләр бар иде. Ләкин агымдагы елның апреленнән Үзбәкстанның кайбер төбәкләреннән бал кортларын кертүгә рөхсәт бар, шулай да бу очракта барлык таләпләр үтәлергә тиеш. Менә бу көнне дә Юл хә­рәкәте хәвефсезлеге инспекторлары юлдагы машиналарны туктатканнан соң, бергәләп нинди йөк булуын, озату документларын тик­шерделәр.
Рөстәм Рәшит улы әйтүенчә, бал корты пакетлары каядыр озатуга бер ай кала әзерләнергә һәм барлык документлары булырга тиеш. Санитар-ветеринар кагый­дәләргә ярашлы, чит илдән кер­телгән бал кортлары гаиләләре башка умарталыклардан 5 километр ераклыкта урнашкан аерым биләмәләргә карантинга куела. Бу вакытта 30 көн эчендә алар төрле авыруларга тикшерелә. Бал кортлары сәламәт дип табылганда гына аларны умарталыкта урнаштырырга рөхсәт бирелә. Кәгазь документлар булмаган очракта, алар электрон форматта булуы ихтимал. Моны исә “Меркурий” программасы ярдәмендә тикшерергә мөмкин. Әгәр дә инде бернинди дә документлары да булмаса, йөк кире озатыла яисә муниципалитетлар тарафыннан әзерләнгән карантин умарталыгына урнаштырыла.
Рөстәм Рәшит улы билге­ләвенчә, быел шундый рейдлар барышында һәм Русия Умартачылар җәмгыяте ярдәме белән берничә очрак ачыкланган. Документларсыз кертелгән бал кортлары махсус умарталыкларга урнаштырылган һәм, бер өлеше анализга алынып, Чиләбе өлкәсендәге лабораториягә озатылган. Ике умарталыкта авыру ачыкланган һәм аларда чикләүләр кертелгән, бал кортларына дәвалау курсы үткәрелә. Гадәттә, күпчелек авырулар дәвалауга бирешә, ди белгечләр.
Мондый эшләр ветеринария хезмәтләренә йөкләнгән. Ветеринария буена дәүләт комитеты бүлеге начальнигы урынбасары Рәшид Гәрәев билгеләвенчә, республикада чит илдән кертелгән бал кортларын карантинга кую өчен 73 махсус урын бар. Шундыйларның берсе Кырмыскалы районының Бозаяз авылы янында урнашкан.
Биредә безне Кырмыскалы районы ветеринария станциясе белгечләре каршы алды. Мондагы “умарталык” алар карамагында. Ветеринария станциясе җитәкчесе Галинур Кунакаев билгеләвенчә, бу кортлар – 150гә якын умарта, аларның һәрберсендә икешәр пакет. Алар бирегә Ырынбур өлкәсенә китеп барган машина ватылу сәбәпле урнаштырылган. Бу мәйданчыкны ветеринария хезмәт­кәрләре урындагы умартачылар белән сөйләшеп-килешеп сайлаган. Ник дигәндә, Кырмыскалы районында умартачылык белән шө­гыльләнүчеләр күп. Аларның кортларына зыян килмәсен өчен трассадан 5 километр ераклыктагы әлеге мәйданчыкны сайлаганнар, ул башка умарталыклардан да ерак урнашкан. Бал кортларын карантинга куйганнан соң, бер өлешен анализга җибәргәннәр. Кортларда “нозематоз” авыруы ачыкланган. Дәвалау вакытында ветеринария хезмәткәрләре даими дежурда торган.
Бозаяз участок ветеринария лечебницасы мөдире Рәзил Макаевны кортлар инде танып тора, дисәң дә була. Яланкул эшли ул монда, берәр корт чакса! Әлеге вакытта карантиндагы кортлар үзләрен тыныч тота, агрессив түгелләр, мондый халәт аларның токымына да бәйле икән. Яңадан алынган анализ кортларның сәламәт булуын ачыклаган. Димәк, аларны хуҗасына кайтарырга да мөмкин.
Авыл хуҗалы министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алмаз Галимов билгеләвенчә, мондый чаралар, шул исәптән “Бал корты” операциясе, киләсе елларда да дәвам итәчәк. Алар, тәү чиратта, урындагы популяцияне саклау максатын күз уңында тотып оештырыла. Шулай ук чикләү чаралары көньяк төбәкләрдән инфекция кертмәс өчен дә мөһим, чөнки төрле авырулар сәбәпле, бал кортлары күпләп үлә. Матди факторны да исәпкә алырга кирәк, ди ул. Документларсыз, билгесез токымлыларын законсыз рәвештә кертү бал кортлары пакетлары базарында сәламәт булмаган көндәшлек шартларына китерә. Нәтиҗәдә, кышны яхшы үткәрүгә, чын башкорт балын күпләп җитештерергә сәләтле үзебезнең уңган бал кортларын чыгару белән шөгыльләнүчеләр авыр хәлдә кала. Шул ук вакытта үзебезнең умартачылар елына бал корты пакетларын, аграр ведомство тарафыннан 30-35 меңнән ким булмаган күрсәткеч планы куелса да, 100 меңгә кадәр җитештерергә сәләтле.
Дәүләт ягыннан да умартачылык тармагына зур игътибар бүленә. Шулай, соңгы өч елда гына да тармакны үстерү өчен 57 миллион сум бүленгән. Болар — “Агростартап” грантлары, умартачылык кооперативларын үстерүгә юнәлтелгән чаралар, техника һәм җиһазлар алуга субсидияләр. Шулай ук, узган елда республикабызда беренче тапкыр чолык умартачылыгын үстерүгә дә дәүләт ярдәме күрсәтелде.
Умартачылык — авыл хуҗа­лыгында иң мөһим тармакларның берсе. Ә хуш исле, искиткеч тәмле һәм файдалы башкорт балы, чын мәгънәсендә, республикабызның визит карточкасына әверелде. Аның сыйфаты киләчәктә дә шик уятырлык булырга тиеш түгел. Шуңа, башка тармаклар кебек үк, умартачылыкка да игътибар ныклы булырга тиеш. Менә мондый чаралар да югары сыйфатлы татлы ризык җитештерүче үзебезнең бал кортларын саклауга һәм тармакның үсешенә булышлык итми калмас.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Нәзек билләр күзәтү астында
Нәзек билләр күзәтү астында
Нәзек билләр күзәтү астында
Нәзек билләр күзәтү астында
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: