+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 июль , 22:27

Андрей Назаров: "Кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре әйләнешкә кертеләчәк"

Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне максатчан файдалану мониторингы турында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге утырышта фикер алыштылар.

Андрей Назаров: "Кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре әйләнешкә кертеләчәк"
Андрей Назаров: "Кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре әйләнешкә кертеләчәк"

Андрей Назаров сүзләренчә, илдә өченче ел дәвамында авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне әйләнешкә нәтиҗәле җәлеп итү һәм мелиоратив комплексны үстерү буенча 2031 елга кадәр исәпләнгән дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.

- Бу масштаблы эш безгә барлык авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр турында мәгълүмат бирәчәк һәм илдә кулланылмый торган 13 миллион гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертергә ярдәм итәчәк. Мәсәлән, 2023 елда 209 мең гектар файдаланылмый торган сөренте җирләр ачыкланган. Шул ук вакытта нәтиҗәсез файдаланыла торган участокларны тартып алу һәм аларны авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү өчен куллану бурычы төбәк Башлыгының Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында да куелды, – дип ассызыклады Премьер-министр.

Башкортстан буенча авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең гомум мәйданы якынча 7,2 миллион гектар тәшкил итә, 513 мең гектар потенциаль яраклы территорияләр ташландык хәлдә, бу - сөренте, чабынлык һәм көтүлек җирләре, дип билгеләп үтте "Россельхознадзор"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Руслан Байкеев.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: