-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 июль , 11:39

Нуриман районында "Басу көне" узачак

Төп аграр вакыйга бу җомгада Башкортстанның Нуриман районында узачак.

Нуриман районында "Басу көне" узачак
Нуриман районында "Басу көне" узачак

Чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, министрлык вәкилләре, хакимият һәм авыл хуҗалыгы идарәләре (бүлекләре) башлыклары, баш агрономнар һәм баш инженерлар, республиканың барлык муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре катнашачак.

Катнашучылар авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында эксперименталь кишәрлекләрне караячак, уҗым һәм сабанашлык культураларын үстерүнең иң яңа технологияләре белән танышачак. Ә белгечләр төбәкнең климат шартларында теге яки бу сортларның һәм гибридларның ничек ныгып китүе турында сөйләячәк.

Моннан тыш, "Басу көне"ндә «Экосалат» компаниясенең яшелчә һәм яшел культуралар җитештерү буенча уңышлы тәҗрибәсе белән танышачаклар.

Чара дәвамында югары нәтиҗәле заманча авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләре белән күргәзмә дә эшләячәк, экспонентларга, шулай ук, авыл хуҗалыгы культураларының заманча сортларын, селекция, агрохимия һәм үсемлекләрне химик яклау һәм саклау өлкәсендәге өр-яңа эшләнмәләрне тәкъдим итәчәкләр.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: