-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 июль , 12:33

“Алга” алдынгылыкны бирми!

Краснокама районындагы үрнәкле хуҗалык сөт җитештерүдә дә, токымчылык эшендә дә әйдәп бара.

“Алга” алдынгылыкны бирми!
“Алга” алдынгылыкны бирми!

Краснокама районының алдынгы хуҗалыкларының берсе “Алга” токымчылык заводында эш кайный. Елның иң җаваплы чорында хуҗалык белгечләре мәшә­кать­ләргә чумган, ә алар җитәрлек: кыштан соң фермаларны ремонтларга кирәк, яшел урак кыза, бүгенге көндә маллардан мул сөт алу да мөһим, чөнки хуҗалыкка ай саен акча шуннан керә.

Бүгенге көндә “Алга”да җәмгысы 1760 баш мал асрала. Алар әлеге вакытта җәйге лагерьларда: савым сыерлары дүрт лагерьда урнашкан. Яшь бозаулар – Иске Бөртек һәм Кирәмәт лагеренда. Малларны дүрт көтүче чиратлап көтә. Хуҗалык рәисе әйтүенчә, елның биш аенда терлекләр саны, узган ел белән чагыштырганда, 7 процентка арткан. Шулай ук, сөт җитештерү күрсәткечләре дә былтыргыга караганда 19 процентка югарырак.

Хуҗалык сөтне Хаҗи сөт комбинатына тапшыра, аны беренче сорт белән алалар. Бүгенге көндә терлекчеләрнең бөтен көче күбрәк сөт савып алуга юнәлтелгән. Машина белән сыер саву операторлары һәм мал караучыларның намуслы хезмәте, сөт җитештерүне механикалаштыру һәм автоматлаштыру да моңа булышлык итә.

– Җәйге чор – аеруча җаваплы сөт чоры. Май башында терлекләрне җәйге лагерьларга күчердек. Әлеге вакытта фермаларны, саву аппаратларын һәм җиһазларны әзерлибез, яңартабыз. Узган ел фермаларның барысына да сөтүткәргеч урнаштырылды, моңарчы бер генә фермада бар иде. Шулай ук, сөт күләме артуга бәйле, ике тонналы һәм бер тонналы ике сөт суыткыч сатып алдык. Фермаларны, лагерьларны механикалаштыру алга куелган бурычны үтәргә ярдәм итә, эшне җиңеләйтә, – ди хуҗалык рәисе Альберт Вострецов.

Хуҗалыкта тәүлегенә якынча ун тонна сөт савыла. Савучылар алга куелган бурычны намуслы үтәп килә. Хуҗалыкның алдынгы савучысы, узган ел савучылар арасында үткән район ярышында җиңүче Лидия Атыева быел Сабантуйда югары бүләккә – Краснокама районы хакимиятенең Рәхмәт хатына лаек булды.

– Яратып башкарган эшнең авырлыгы юк. Без коллективтан да, җитәкчеләрдән дә, эшебездән дә уңдык, – ди Лидия Афанасьевна.

Хуҗалык рәисенең җәйге лагерьга карата үз фикере бар:
– Тора-бара малларны лагерьларга чыгарудан баш тартырга дигән план да бар. Сөт күрсәткече бик “сикерә”, кышын ул – бер төрле, җәйгә, болыннарга чыккач, беренче айда – яхшы, ә соңыннан азая. Киләчәктә малларны фермада гына тотарга дип уйлыйбыз. Билгеле, моның өчен яхшы шартлар тудырырга кирәк, шулай ук, азык базасы югары сыйфатлы булырга тиеш, маллар витаминын да, барлык кирәкле элементларны да алырга тиеш. Бу юнәлештә эшлибез, – ди Альберт Анатольевич.

Хуҗалыкта тагы бер юнәлеш – токымлы маллар үстерү. Биредә голштин нәселле терлек үрчетелә, хуҗалык ел саен 70-75 баш бозау сата. Моның өчен орлыкландыру, терлекләрне балансланган мал азыгы белән тәэмин итү югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Бу юнәлештә хуҗалыкның тәҗрибәсе зур. Билгеле булуынча, “Алга” токымчылык заводын озак еллар Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рифкать Хатмуллин җитәкләде. Ул токымлы мал үрчетүгә ныклы нигез салган кеше. Бүгенге яшь һәм энергияле җитәкче Альберт Вострецов әлеге эшне дәвам итә. Киләчәккә дә хуҗалыкның планнары зурдан, токымлы мал үрчетү күрсәткечен арттырырга ниятлиләр.

Бүгенге көндә хуҗалыкта уртача йөз кеше эшли. Кадрлар мәсьәләсендә берникадәр кытлык булса, техника биредә елдан-ел яңартыла. Алдынгы хуҗалык кирәкле техниканы яңартуга үзаллы ирешеп килә, узган ел гына да тырма, культиватор, пресс-җыйгыч, чәчкечләрне йөкләүче сатып алынган. Боларның барысы да эш процессын, нәтиҗәсен яхшырту өчен мөһим.

Яшел урак чорында хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү кызганнан-кыза. Альберт Анатольевич әйтүенчә, быел печән калын, мул. Малларны уңышлы кышлату өчен хуҗалык алдында 76 мең центнер сенаж, 25 мең центнер силос, 7 мең центнер печән хәзерләү бурычы тора. Һава торышы уңай булып, хуҗалык кирәкле күләмдә мал азыгы хәзерләр, дигән теләктә калабыз. “Алга”да башкача булуы мөмкин дә түгел, хуҗалыкның атамасы ук алга әйди.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: