+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 июль , 08:46

Басуларда комбайннар саны күбәйгән

Агымдагы елда урып-җыю кампаниясенә Башкортстанда 3,9 меңләп ашлык җыю комбайны чыгачак. Бу - үткән ел белән чагыштырганда 140 берәмлеккә күбрәк.

Басуларда комбайннар саны күбәйгән
Басуларда комбайннар саны күбәйгән

Беренче яртыеллыкта республика аграрийлары тарафыннан 5,1 миллиард сумлык 1,1 мең берәмлектән артык техника сатып алынган.

– 2019 ел башыннан бу елның июнь аена кадәр төбәк аграрийлары 12 миллиард сумлык 1,2 меңнән артык ашлык җыю комбайны сатып алдылар, - диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Бу тракторларның уртача яшен 18 яшьтән 16,7 яшькә кадәр киметергә, бөртекле культураларны суктырганда бер комбайнга йөкләнешне 510 гектардан 440 гектарга кадәр киметергә ярдәм итте.сезонлы кыр эшләрен оптималь агротехник срокларда башкарырга, һава торышы куркынычын киметергә һәм уңышны югалтуны киметергә мөмкинлек бирә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: