+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 июль , 21:54

Уфада «АписБРИКС+» халыкара умартачылар конгрессы узачак

Чарада умартачылык өлкәсендә әйдәп баручы галимнәр, практик умартачылар, эре агрохолдинглар, кече һәм урта предприятиеләр катнашачак. Алар Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән умартачылык өчен төрле техника, җайланмалар һәм инструментлар тәкъдим итәчәк.

Уфада «АписБРИКС+» халыкара умартачылар конгрессы узачак
Уфада «АписБРИКС+» халыкара умартачылар конгрессы узачак

Конгресс кысаларында шулай ук сәнәгать умартачыларының II халыкара съезды һәм Русия тарихында беренче тапкыр халыкара бал конкурсы узачак.

— Республикада халыкара чараларны уңышлы уздыру өчен уңай тәҗрибә, җайга салынган инфраструктура, мәдәни һәм матди-техник база булуы мөһим, - диде Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Конгрессны катнашучыларга максималь фәнни-гамәли файда алуга юнәлтелгән чаралар белән мөмкин кадәр күбрәк баетырга ниятлибез. Умартачылык - бик мавыктыргыч тармак, һәм форум, дистәләгән илдән умартачылар булган барлык потенциаль катнашучылар исемлеген исәпкә алып, бик кызыклы һәм бай булырга вәгъдә итә.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: