Төбәк ведомстволары һәм аграр юнәлештәге оешмалар вәкилләре, авыл хуҗалыгы башлыклары урынбасарлары, идарәләр (бүлекләр) башлыклары, фән вәкилләре катнашуы планлаштырыла.
Семинарда гидромелиоратив чаралар буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре турында фикер алышачаклар, Хәбибрахманова Ш.М. хуҗалыгы базасында техник киндер, чөгендер үстерү технологияләре турында сөйләячәкләр.
Моннан тыш, 2 августта Бүздәк районында Русиядә беренче булып сәгатенә 1 тонна чимал, шулай ук сәгатенә 250-300 кг әзер җепсел эшкәртү куәте булган, үзебездә җитештерелгән киндер җепселләрен беренчел эшкәртү заводы рәсми рәвештә ачылачак.
Чара 10-00 сәгатьтә башлана.
Фото: agriculture.bashkortostan.ru