1926 елда Хәйбулла районының Таштугай авылыннан берничә гаилә җирләрне үзләштерә һәм Чуртан-Үзәк авылын төзи, алар арасында Солтанмәхмүт Үтәшев тә була.
1937 елда туган Илдус Үтәшев тә бабасы эзләреннән бара. Яшь чагында Самарада тракторчы булырга өйрәнә һәм лаеклы пенсиягә чыкканчы җирдә эшли: урып-җыю чорында - комбайнда, ә калган вакытта - тракторда. Ул 40 елга якын «Башкирский» совхозының алдынгы комбайнчысы, берничә ел районның урак өсте чемпионы булган. Аның мактау грамоталары, фидакарь хезмәте өчен медальләре күп.
Улы Илшат Илдус улы Үтәшев тә үз гомерен җиргә багышлаган. Бишенче класстан әтисендә комбайнчы ярдәмчесе була, ә җиденче класстан ул инде мөстәкыйль эшли. Мәктәпне тәмамлаганчы, ул ел саен совхозның урып-җыю эшләрендә катнаша. 1979 елда Илшат Үтәшев республика комсомол конференциясендә катнаша, ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Заманында Илшат Үтәшев, әтисе Илдус Абүбәкер улы киңәше буенча, үз эшен башлый: ферма сатып ала, ремонтлый һәм крестьян-фермер хуҗалыгы ача. Ә инде бүген үк крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илшат Үтәшев хатыны Гөлнара һәм олы улы Илфат белән бергә иңгә-иң куеп эшли, кече улының да ярдәмен тоя. Игенчеләр династиясен Илфат Илшат улы Үтәшев дәвам итә. 2020 елда алар мөгезле эре терлек сатып алуга грант алганнар – 3 300 000 сум. бу суммага симменталь токымыннан 49 баш бозау сатып алганнар. Шулай ук 100 башка исәпләнгән механикалаштырылган сыер абзары. КФХ сөт сату белән шөгыльләнә: көн саен сөт кабул итү пунктына тапшыралар.
Күптән түгел Илфат Үтәшевнең күп балалы гаиләсе Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан «Торак шартларын яхшырту буенча авыл территориясен комплекслы үстерү» программасы буенча торак төзелешенә сертификат алды.
Игенче эше җиңел түгел, әмма техниканы белү, династия буенча һәм югары уку йортында алган күнекмәләр эшне җиңеләйтә. Үтәшевләр династиясенең төп миссиясе - «Районның иң яхшы игенчеләре» исемен лаеклы йөртү.
Фото: "Зилаирские огни"