Финанс ярдәме алу, шул исәптән федераль һәм төбәк ярдәм чаралары кысаларында, авылда кече хуҗалыкларны үстерүдә мөһим факторга әверелде. Соңгы 5 елда игенчеләр 12 мең баштан артык терлек, 6 мең баш кош-корт, 2 мең баш умарта оясы, 3 мең берәмлек төрле авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алган. Бу хуҗалыкларның тотрыклы үсешен, шулай ук үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерүнең яхшы динамикасын тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Быел кече хуҗалыкларга ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыруга 422 миллион сумнан артык акча каралган. Шуларның 300 миллион сумга якыны "Русия Президентының “2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы Указына ярашлы, “Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга юнәлтеләчәк.
Авыл хуҗалыгы кооперациясе тотрыклы үсеш динамикасы күрсәтә. Бу юнәлеш буенча Башкортстан Русия лидерлары рәтенә керә. Әйтик, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары саны биш ел эчендә - 1,3 тапкыр, ә пайчылар саны ике тапкырдан күбрәккә арткан. Республикада барлыгы 445 авыл хуҗалыгы кооперативы эшли, шуларның 259ы авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү белән шөгыльләнә.
Оператив киңәшмәдә шулай ук урып-җыю эшләренең барышы каралды. Бүгенгә игенчеләр 350 мең тоннага якын бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алганнар. Лидерлар өчлегендә - Стәрлетамак, Авыргазы һәм Дәүләкән районнары. Хуҗалыклар шулай ук көзге культураларны җыюны һәм терлек азыгы әзерләүне дәвам итә.
Илшат Фазрахманов билгеләп үткәнчә, туфракның артык дымлануы аркасында бу атнада гадәттән тыш хәл турында документлар әзерләргә планлаштыралар. Бу агрокредитларны озайту, ташламалы лизинг һәм страховка компанияләре белән эшләү өчен кирәк. Башкортстан Башлыгы авыл халкына урып-җыю кампаниясен уңышлы тәмамлауны теләде.
- Әлегә без хәлне драмалаштырмыйбыз. Гадәттән тыш вәзгыятьне игълан итәбез, әмма барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.