+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 сентябрь , 19:34

4 проект «Агротуризм» грантын откан

Агымдагы елда Башкортстаннан 4 проект «Агротуризм» грантына сайлап алынды. Конкурс Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында узды. Республика вәкилләре барлыгы 36,7 миллион сум откан. Чагыштыру өчен: былтыр бу күрсәткеч 22,7 миллион сум тәшкил иткән, грантларга шулай ук 4 проект ия булган.

4 проект «Агротуризм» грантын откан
4 проект «Агротуризм» грантын откан

2025 елга сайлап алуны крестьян-фермер хуҗалыклары: Борай районыннан Р. Р. Шакировның - «Клевое место», Чишмә районыннан Д. С. Идиятуллинның - "Йола – башкорт традицияләре», Гафури районыннан Л. Г. Сөләймановның - «Башкорт тирәнлегеннән» һәм Баймак районыннан А. А. Ракаевның «Канифа юлы» проектлары узды.

Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында билгеләп үтүләренчә, 2022 елдан «Агротуризм» грантларын алучылар 53 төбәктә 121 проектны гамәлгә ашыра башлаган инде. Федераль ярдәмнең гомум суммасы 1,5 миллиард сум тәшкил итте.

Быелгы җиңүчеләр арасында Калининград өлкәсеннән алып, Приморье краена кадәр 40 төбәк вәкилләре бар. Бу төрле юнәлештәге хуҗалыклар – сөт фермаларыннан алып, крафт шәрабханәләренә кадәр. Алар кунакларга экскурсияләр, осталык дәресләре, дегустацияләр һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим итә.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: