+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 сентябрь , 13:10

«Сөт иле»ндә терлекчелекне үстерү турында да сөйләштеләр

Ике көн дәвам иткән (21 һәм 22 сентябрьдә) сөт бәйрәмендә терлекчелекне үстерү стратегиясе турында фикер алыштылар. Терлекчелектән башка Башкортстанның агросәнәгать комплексын үстерү мөмкин түгел. Бу хакта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов фестивальнең эшлекле программасы кысаларындагы киңәшмәдә белдерде.

«Сөт иле»ндә терлекчелекне үстерү турында да сөйләштеләр
«Сөт иле»ндә терлекчелекне үстерү турында да сөйләштеләр

- Безнең климатик зонада әле - корылык, әле - артык дымлылык, - диде Илшат Фазрахманов. - Шуңа күрә терлекчелекнең заманча һәм нәтиҗәле системасын төзеп кенә без алга таба бара алачакбыз.

Илшат Фазрахманов, товар продукциясен җитештерүнең тотрыклы үсүен күздә тотып, соңгы елларда тармакта булган үзгәрешләрне глобаль дип атады. Элек сөт һәм башка терлекчелек продукциясен җитештерүнең зур өлеше шәхси хуҗалыкларга туры килсә, хәзер исә нисбәт авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары файдасына үзгәрде.

Бу елның 7 аенда төбәктә сөт җитештерү - 474 мең, ит җитештерү 211 мең тоннага кадәр арткан. Терлекчелек продукциясен җитештерү күләме 77,5 миллиард сум тәшкил иткән.

Фестивальнең пленар өлеше бай һәм танып-белү программасы белән сөендерде. Чара кысаларында Башкортстанда АПКның биологик иминлегенә, геном һәм эмбриональ проектларны интеграцияләүгә багышланган чыгышлар яңгырады.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: